поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.12.2011 Матбугат

Гамил НУР: “Азатлык” радиосының Казан бюросы ябылу – бюджетлы, грантлы милли матбугат кыры тагын да тарая дигән сүз

Казан бюросы ябыла диганне ике көн элек ишеттем. Ышанасы килмәде. Ни дисәң дә татар өчен дә, Американың гуманистик кыйммәтләре өчен дә, радионың үзе өчен дә кирәкле бюро иде. Бүген бу радио сайты татарча ирекле фикер алышу кыры. А радиога җимнең, мәгълүматнең күпчелеген Казан даими биреп тора. Татарстаннан сайтның 90 процент рейтингы тәэмин ителә иде кебек.

«Азатлык» кухняда танылды

1990 елларга кадәр Татарстанда Азатлыкны танымыйлар иде. Бездә бит диссидентлар да, милли радиопиратлар да күренмәде. Аннары милләтчеләр матбугатта яза башлагач, радио барлыгын, исемнәрен белә башладык. Шуннан соң Римзил Вәлиев Азатлыкны Казанга китертеп кухняларда эленеп торган челтәр радиосына чыгартты. Тапшыру иң файдалы кичке вакытта тыңланыла иде. Шулай иттереп могҗиза булды, Азатлык Татарстандагы барлык пенсионерлар, ягъни радио тыңлаучылар игътибарын яулый алды. Шул вакытта гына радиотапшыру популяр, гаммәви-массалы булып алды. Римзил абый халык тыңламаган тапшырулардан хит чыганак ясарга өлгерде. Аннары ул ФМ дулкынга һәм “Яңа гасырга” күчте, рейтингы да йөзләрчә мәртәбә кимеде кебек. Соңыннан аннан да “Азатлык”ның егерме минутлык тапшыруын алып аттылар. 2008 елда ул ФМ-эфирда ишетелми башлады. Пәйда булган тугъры тыңлаучылар (һәрвакыттагыча пенсионерлар) кибетләрдән УКВ яки КВ дулкынлы транзисторлар да эзләп карады, тик радионы алай тыңлау бик авыр нәрсә булып чыкты.

Эфирда да, сайтта да

Мин дә 2008-2010 елларда Казан бюросы белән хезмәттәшлек итеп алдым. “Азатлык” сайтына Римзил Вәлиев веб-рейтинг яулар өчен авыр моментта чакырган иде. Радио сайты электән үк эшләсә дә, 2008 елда ул ныгытып кулланучы өчен көрәш башлады. Мин ул вакытта үземне редакциядә мастер итеп хис итә идем. Эфирда тавыш белән эшләгән авторларга мине күрсәтеп Римзил Вәлиев веб-форматка, кыска яки провакатив, үтемле итеп текст язарга, фотолар куярга өйратте. Үзем дә аудиоязмалар ясарга өйрәндем. “Азатлык” журналисты - универсаль кеше. Аларда эшләп алуга горурланам. Коллективлары да дус, тату иде.

Өч кылычның дүртенчесе

Даими рейтинг пәйда булгач, минем аркада сайтның проблемалары да артты, әлбәттә. Чөнки укучы булгач, сайтка язучы да, аңа шикаят итүчеләр дә арта. Казан бюросы өч кылыч арасында яши иде: беренчедән, рейтинг да кирәк, демократик (аз рейтинглы) пафос та кирәк, шул ук вакытта көн саен бюроны Казан түрәләре ябачак дип тә куркып тордык. “Азатлык” хезмәткәре нык психикалы, тимер нервылы булырга тиеш. Аңа шизик яки радикал кулланучылар да, ябылу куркынычы да янап тора бит. Шул вәзгыятьтә бары тик оста менеджер һәм сабыр сәясәтче Римзил Вәлиев кенә бюроны саклап килде. Тик чынбарлыкта киресенчә килеп чыккан: урыс яки татар түрәләре түгел, бюроны Америка үзе ябып куйган. Мин үзем бюроны йә Россия, йә Шәймиев режимы яптырыр дип курка идем. Хәлбуки үзем язганда гел шуны истә тотып язарга тиеш идем.  

Чишмә башым

Интернеттагы милли даирә өчен Әлфия Миңнуллина аша яза башлаган идем. 2000 елга кадәр Татар-информның татар дөньясы атлы (ул вакыттагы Татворлд.ком) веб-чыганагына яза идем. Башта ул ябылды. Мин 2001 елда Миңнуллина белән Интертат.ру чыганагына күчтем. Ул газета милли мәгълүмат даирасендә веб-революция ясады. Миңнуллина кыю кеше, миңа да рейтинг ясарга комачауладамы. Үз хуҗабыз Казан хакимиятен белеп эшләдек, газетаны да яптырырлык итмәдек. Аннары Татарстанда матбугати чиновниклар алмашты. Интернет кырындагы милли хисне будылар. “Интертат”ны 2007 елда ябып куйдылар. Соңрак хәтта “Татар иле” һәм “Татарские края” исемле газеталарын да ябып куйдылар. Әлфия Миңнуллина исә көрәште, кабаттан “Интертат”ны  ачтыртты. Тик ул вакытта инде мин өй янынды гына урнашкан “Азатлык” сайтына Римзил Вәлиевка күчкән идем. Ә яңа “Интертат.ру” шәһәр үзәгеннән елга артына ташынды.

Юллары кала

Шунысы кызганыч, “Интертат.ру”дан быел Әлфия Миңнуллина үзе дә киткан. Ул бит мәгълүмати кырда Милли даирә тудыручы оста менеджерларныд берсе иде. Миңнуллина татарча матбугатны һәм укучыны Интернетка кертеп калдырды. Вәлиев та юктан бар ясап: ноль абунәле “Идел” журналыннан һәм  ишетелмәгән “Азатлык” радиосыннан тренд ясап тарихта калды. Могиканнар китә.

Дәүләт акчасын татар теленә бирсен


Кайберәүләр, шәхси сайтлар, радиолар, газеталар бар бит, дияр. Әйе, бар, яхшы эшлиләр. Тик ул гына җитми. Дәүләт коммерциягә сыймый торган милли, мәдәни, социаль чыганакларга акча бирергә тиеш. Хәер, популяр яки шәхси чыганакларга да дәүләт ярдәм итәргә тиеш. Нефтьне Ходай татар түрәләренә үз уллары милке булган каналларга яки ат ярышларына гына тотарга дип бирмәгән бит! Татар теле үлеп баручы тел, аны якларга кирәк, бар урында да. Хөкүмәттә туганнары булмаган шәхси татар нәширләренә дә бюджет акча бирсен. 

P.S.

Радио кала

«Азатлык»ның Прагада да баш бюросы бар. Алар да милли рухлы. Андагы шеф Рим Гыльфан: «Сайт та кала, редакция дә кала бит, көчәйтелә хәтта. Сүз бары тик Казан бюросын ябу турында гына бара. Ул FM чорында, беренче чиратта студия кирәк булганга ачылган иде. Хәзерге веб заманы өчен башка мөмкинлекләр эзлибез. Казандагы журналистларның бер өлеше кала, бер өлеше юк», дип минем «фейсбукка» язып калдырган.

http://www.facebook.com/gamil.nur


Гамил НУР
Матбугат.ру
№ --- | 07.12.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»