поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.12.2011 Милләт

Тел һәм милләт Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгарга мөмкин

Халыкны милләт итеп торучы иң беренче билге – бу аның теле. Милләт белән тел аерылгысыз төшенчәләр булып хисапланалар. Аларның берсе бетсә, икенчесе дә юкка чыга. Ләкин беренче булып тел югалыр, аннан соң инде милләт. Кемдер теле барның – иле бар, дип әйткән.

Гаяз Исхакый, ике йөз елдан соң татар милләте, ассимиляцияләнеп, юкка чыгар, дип фаразлаган. Әле бу татарлар ассимиляциясенең башында әйтелгән сүз. Хәзер инде бу процесс шул кадәр тиз һәм көчле бара ки, аны туктатып булмаска охшый. Һәм тел белән милләтнең Исхакый әйткәннән алданрак та юкка чыгуы мөмкин. Процесс бара, әмма бу турыда мәдәният әһелләренең сүзе аз ишетелә, ә хакимияттәге түрәләр бөтенләй дә эндәшми. Әгәр татар теле белән татар милләте юкка чыкса, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм артистларның иҗат җимешләрен кем укыр да, кем карар һәм тыңлар икән.

 

Халыкның үз ана теленә хөрмәтсезлек, битарафлык күрсәтүенә һәм ассимиляциягә болай бирелүенә нинди сәбәпләр мәҗбүр иткән? Сәбәпләрнең беренчесе итеп югары уку йортларына керү имтиханнарының һәм алардагы укытуның рус телендә генә булуын күрсәтергә мөмкин. Балалары мәктәпне татар телендә бетереп, шул телдә имтихан тапшырырга һәм шул телдә укырга мөмкинлек булмагач, ата-аналар, нигә кирәк татар телендә уку, дип, балаларын русча укырга биргәннәр. Икенче сәбәп – барча эш кәгазьләренең һәм эштә, төрле учреждениеләрдә сөйләшү рус телендә генә алып барылуы. Бу сәбәпләр тәэсирендә татар теленең кулланылыш күләме тараеп, татарлар үзара да, хәтта гаиләдә дә рус телендә сөйләшә башладылар. Моның нәтиҗәсендә татар телендә китап укучылар да, телевидение тапшыруларын караучылар да азайды.   

 

Татар теленең абруен төшерү, аны хөрмәт итмәү XX гасырның 20 нче елларыннан башланып китә. Шул елларда кайбер тел «галимнәре» татар әдәби телен сөйләү теленә әйләндерү өстендә эшләп, телгә «реформа» үткәрәләр. Бу «реформа» барышында гасырлар буе тупланган тел традицияләрен исәпкә алмыйча, һич тә кирәк булмаган үзгәрешләр кертәләр һәм татар телен баетып торган гарәп-фарсы сүзләрен телдән чыгарып ташлыйлар. Бу үзгәрешләр нәтиҗәсендә телнең сүз байлыгы да, матурлыгы да кими. Ә бит без 1000 еллык мәдәниятебез бар дип мактанырга яратабыз. Реформаторлар исә, татар теле – традициясез, тарихсыз тел, аны ничек теләсәң – шулай үзгәртеп була, дип уйлаганнар, күрәсең. «Реформа» үз эченә нәрсәләрне ала? Минем кулымда ике китап: беренчесе – 1909 елда «Үрнәк» матбагасында басылган «Хикәяләр һәм пьесалар җыентыгы», икенчесе – 1926 елда чыгарылган «Борынгы Болгар хәрабәләре арасында» дигән туристлар өчен юл күрсәткеч белешмә. Аларның икесендә дә сүзләр, чыгыш килешендә булганлыгын күрсәтер өчен, «дан» һәм «дән» кушымчаларына тәмамланган. Шуның белән бергә, сүзне урын-вакыт килешендә икәнлеген «да» һәм «дә» кушымчалары белдергән. Шулай ук бу китапларда, күплекне күрсәтер өчен, сүз ахырына «лар» һәм «ләр» кушымчалары кушылган. 1929-30 елларда татар алфавитын үзгәрткәндә кайберәүләр телгә дә үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикергә килгәннәр. Менә шул реформа нәтиҗәсендә, хәзер чыгыш килешендә «дан» һәм «дән» белән бергә «тан» һәм «тән» кушымчалары, ә күплекне күрсәтүче «лар» һәм «ләр» белән беррәттән, «нар» белән «нәр» кушымчалары кулланыла башлый. Шулай ук урын-вакыт килешендә дә «да» һәм «дә» кушымчаларына тагын «та» һәм «тә» дә өстәлә.

 

Бездә «алып» һәм «калып» дигән сүзләр бар. Алар бер яктан, фигыльне белдерсә, икенче яктан, исемне дә белдерә. Татар телен мөстәкыйль өйрәнүче кешегә бу сүзләр очрый калса, аларның кайчан фигыль, кайчан исем булып килүен белер өчен, аңа артык баш катырырга туры килмәсме? Әгәр бу сүзләр фигыль булып килгәндә «алыб», «калыб» ә исем булып килгәндә «алып», «калып» дип язылса, һичнинди буталчыклык булмас иде. Тагын шуны әйтергә кирәк, шундый фигыль төре ахырында, тоташтан «б» урынына «п» язу нәтиҗәсе буларак, телдә «таптап», «каплап», «саплап» һ.б.ш. кебек «матур» сүзләр пәйда булган.

 

Тел «реформа»сының татар теленә файдасы сизелми. Ләкин зарары бар. Тел буталган, әдәби тел сөйләм теленә әйләндерелгән. Ләкин һәрбер телдә һәрвакыт әдәби тел дә, сөйләм теле дә булган. Аларны бертөсле итәргә тырышу – кирәкмәгән эш. Әдәби тел – тарихи мирасыбыз. Аны фәкать матурлау, аның сүз байлыгын арттыру гына мөмкин. Әдәби телгә кирәкмәгән үзгәрешләр кертү – зур хата. Бу үзгәрешләрне фәнни хезмәт дип түгел, ә башбаштаклык белән конъюктурага яраклашып яки административ-команда ысулы белән кылынган гамәл дип әйтергә була. Реформа үткәрер өчен, аның авторлары нинди «дәлил»ләр китергән икән? Әлбәттә, алар монда кайбер сүзләрдә «дан», «дән» кушымчаларының, «тан», «тән» кебек, күплек санда «лар», «ләр»нең «нар», «нәр» булып һәм кайбер фигыльләр ахырындагы «б» авазы «п» булып ишетелүен «дәлил» итеп күрсәткәннәр булса кирәк. Инглиз һәм француз телләрендә сүзләрнең бер төрле язылып, икенче төрле әйтелүе бик еш очрый. Безгә иң якын булган рус телен алыйк. Анда да «подпередь», «подскочить», «стрижка», «сторожка», «коровка» дип язылган сүзләр һәм «Иванов», «Петров» фамилияләре сөйләгәндә «потпередь», «потскочить», «стришка», «старошка», «каропка», «Иваноф», «Петроф» дип ишетелә. Бу халыкларга (инглиз, француз һәм рус) ничек ишетелсә – шулай язылсын дип һичкем тәкъдим итми. Әгәр хаҗәте булса, аларда да мондый реформалар үткәрер өчен акыллы башлар табылыр иде. Ә бездә мондый «реформа» үткәрергә була. Татар теленә бер дә кирәк булмаган «тан», «тән», «та», «тә», «нар», «нәр» кушымчаларын кертү телнең гасырлар буе төзелеп килгән тәртибен бозган, аны буташтырган. Татар телен болай реформалауның шома-ансат үтүен күреп, «татар теленең фәлән-фәлән җире алай түгел, болай булырга тиеш», дип, яңа реформалар үткәрергә теләүчеләр тагын табылмасмы, дип куясың...


Касыйм ХӘМЗИН, физика укытучысы
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»