|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2011 Җәмгыять
Котлау хатыСаклык банкы, Яңа ел белән котлап, хат җибәргән. Билгеле, бу гади котлау гына түгел: банк мине бүләкләргә дә уйлаган. Бүләк шуннан гыйбарәт: махсус шартларда минем исемгә 382 мең сумлык кредит ачу хупланган. Миңа бу банкның клиенты буларак, күрсәтелгән номер буенча шалтыратырга һәм, документлар әзерләп, 5 елга кредит рәсмиләштерү артыннан йөри башларга гына калган. Дөрес, кредитның процентлары турында хатта берни дә әйтелмәгән, тик аларның бик аз булмавын чамаларга мөмкин. Бу банк белән минем алыш-бирешем бик әллә ни зур түгел, ай саен банк картасына пүчтәк кенә акча кереп бара. Банкта, әлбәттә, финанс мөмкинлекләрем турында шул акчага карап белергә тиешләр. Башка керемнәрем хакында аларда мәгълүмат юк. Бу керемнәр белән генә мин банк алдындагы бурычымны биш елда да, унбиш елда да берничек тә түли алмаячакмын. Әҗәт процентсыз булганда һәм яшәү өчен бер тиен акча тотмаганда да, 60 айда банк картасына кергән айлык керемнәр белән генә кредитны каплап булмаячак. Кредит алу артыннан йөри башласам, башка керемнәрем турында да белешмә илтергә туры киләчәк. Бәхеткә, өстәмә керемнәрем бар һәм, теләгәндә, тәкъдим ителгән акчаны алып, тормышны бөтәйтү берни дә тормый. Әмма банк җибәргән хатта минем керемнәрем хакында бернинди дә сорау юк. Сорасалар, хезмәт хакы турында ялган белешмә табу да берни тормый. Күпләр шулай эшли дә, хезмәт хакы турында ялган белешмә табып рәсмиләштерәләр әҗәтне. Бер банкның әҗәтен икенче банктан акча алып түләүче, аннан соң өченчесенә теләнеп чабучы кредитоманнар байтак хәзер. Әҗәтләргә мондый бәйлелек җитди психик авыруга әйләнә соңыннан. Эчкечелек, наркоманлык, уен автоматларына бәйлелек кебек үк куркыныч чир ул – кредитоманлык. Ул чиргә каршы миндә ныклы иммунитет бар: процентлы әҗәт алудан иманым тыя, шуңа күрә төннәрем тыныч, телефоным кредит кайтаруны таләп итеп шалтырамый беркайчан да.
Банкларның кредит тәкъдим итеп активлашулары, әҗәт бирүне җиңелләштерүләре, үз хезмәтләрен клиентларга даими тәкъдим итеп торулары – гадәти хәл хәзер. Бу – бөтен дөньяда бара торган финанс кризисының бер билгесе, финанс базарының тараюына бәйле симптом. Мондый чакта кредит алудан аеруча сак булырга кирәк.
Банкларның кредит тәкъдим итеп мәш килүләре – процентлы әҗәт алырга теләүчеләр саны кимегәнлектән. Финанс хезмәтләре күрсәтү базарының кысылуы исә – котылгысыз күренеш. Тормышларын кредит белән алып барырга күнеккән потенциаль катлау инде болай да әҗәткә баткан, берише хәтта бурычын түли дә алмаслык хәлдә. Шуңа күрә аларның яңадан кредит рәсмиләштерерлек мөмкинлекләре юк. Банклар исә кредит тәгәрмәчен әйләндермичә һич тә яши алмый, чөнки бөтен табышлары процент акчасына бәйле. Куәтле банклар гадәттә мондый очракта башка илләрнең базарын яулап алырга тырыша. Кредит алучылар санының тотрыклы үсеше генә яшәтә ала аларны. Үсеш тукталу белән, банкның көймәсе комга терәлә. Бүген бөтен дөньяда шул хәлне күзәтәбез. Илләр әҗәткә баткан, ипотекага йорт сатып алучылар әҗәткә баткан, сәнәгать тармаклары әҗәткә баткан. Әҗәтләрне түләүнең ике генә юлы бар: берсе – күп итеп акча басу, икенчесе – чыгымнарны чикләү. Ике юл да котылгысыз рәвештә тупикка китерә. Беренчесен 2008 елда сынап карадылар. Бу өч елдан соң әҗәтләр кризисының кискенләшүе белән җавап бирде. Хәзер инде чыгымнарны киметү белән мавыгып алырга җыеналар. Чыгымнарны киметү исә, беренчедән, куллануның кимүе белән җитештерү кризисын көчәйтәчәк. Икенчедән, социаль тетрәнүләр чорын башлап җибәрәчәк. Дөньяда боларның хәзер икесе дә күзәтелә. Җитештерү кризисы дигәне үз чиратында эшсезлекнең үсүен тәэмин итәчәк. Бу – халыкның керемен киметеп, икътисадтан билләрне тагын да кысыбрак бууны сораячак. Бүгенге капиталистик икътисадның хәле сихерләнгән боҗра кебек. Проблемаларны хәл итү юллары яңа проблемалар тудыра, аларын хәл итү исә искеләрен кискенләштерә. Шуңа күрә бүген зур суммага кредит рәсмиләштерүченең иртәгә эшсез калмам дигән гарантиясе юк. Мондый хәл 2008 елда бер күзәтелде, әҗәтләрен түли алмау сәбәпле элмәккә менүчеләр саны кискен арткан иде ул елда. Күбесенең проблемасы нәкъ менә шул көтмәгәндә эшсез калуга бәйле иде.
Россиядә әлегә кризисның кискенлеге нык сизелми. Кара көнгә дип тупланган акчаның байтак булуы һәм нефть бәяләре күпмедер тотрыклылык тәэмин итә. Тик алдавыч тотрыклылык бу. Кризис глобаль рәвештә бара, шуңа аерым ил җитәкчеләре генә, нинди генә талантка ия булса да, үз илләрен аннан саклап кала алмаячак. Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы илдән капитал качу күләменең кискен рәвештә үсүен белдерде. Бу исә банкларда озакламый ликвидлык кризисы башланачак, ягъни кертем ияләренә акчасын кайтарып бирү мөмкинлеге чикләнәчәк дигән сүз. Саклык банкының котлау хатын укыганда, әнә шулар хакында уйландым.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|