поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.12.2011 Икътисад

Халыкка коммуналь хуҗалык хезмәте өчен икеләтә түләү килгән

Татарстан халкының идарә компанияләренә ел башыннан 150 миллион сумнан артык бурычы җыелган. Бурыч суммасын киметер өчен, торак-коммуналь хуҗалыгы компанияләре намуслы кулланучыларны икеләтә түләтмәкче була.

«Ясалма» бурыч

 

Танышым Алсу счет-фактурадагы санга карап, электр өчен 130 сум урынына ник 430 сум түләргә килгәнен озак кына аңлый алмый тора. Җылы һәм салкын су өчен дә аңа ноябрь аенда норматив буенча түләү язганнар. «Мин счетчик белешмәләрен вакытында бирәм. Көнозын эштә, шуңа ут-суны аз кулланам. Норматив буенча түләү хәлемнән килми», дип уфтана Алсу.

 

Идарә компаниясендә дә хисаптагы саннарның ничек санап чыгарганлыгын аермачык аңлата алмаганнар. «Әлегә норматив буенча түләп торыгыз. Киләсе елга сезгә кабаттан санап чыгарачакбыз. Күрсәтелгән сумма тулысынча капланмаса, җитмәгән өлеше бурыч булып өстәлеп барачак, шуңа күрсәтелгән сумманы түләп торырга киңәш итәбез», - дип аңлатканнар.

 

Республиканың торак инспекциясендә дә, Тарифлар буенча комитетта да бу мәсьәләне бары тик идарә компанияләре белән генә чишәргә киңәш иттеләр. Шуңа хәлнең сәбәбен рәсми булмаган чыганаклардан белештем. Баксаң, идарә компанияләре кешеләрне күбрәк түләргә мәҗбүр итеп, газ, электр белән тәэмин итүчеләр алдында бурычларын киметмәкче. Еллык нәтиҗәләрне аларга гына түгел, тикшерү-күзәтү органнарына хәбәр итәсе була. Бурыч азрак күренсә, шелтә дә аның кадәр нык булмый бит.

 

 Күбрәк түләгез, һәрвакыт элемтәдә булачаксыз

 

Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында гына түгел, телефон компанияләре дә «түләргә киңәш итәбез» дип кулланылган исәптән ике тапкыр зуррак сан язып җибәрә. Элемтә компаниясе вәкиле «тәкъдим ителгән» икеләтә сумма кертелмәсә дә зыян юк, дип аңлатты. «Икеләтә сумманы түләсәгез, элемтәсез калмассыз», - диде хезмәткәр. Шәхсән үзем, өй телефонын озак еллар кулланам, файдаланган кадәрен түләп тә, элемтәсез калганым юк әле. Чөнки телефон өчен исәп аванс рәвешендә килми.

 

Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Эльвира Миролюбова сүзләренә караганда, өч ел эчендә халык торак-коммуналь хуҗалыгы эшенә бәйле 3 меңнән артык шикаять җибәргән. Шуларның яртысыннан артыгы 2011 елга туры килә. Шикаятьләр тикшерелеп, күп очракта идарә компанияләре хисапларны дөрес ясамавы ачыкланган. Андыйларга штраф салынган.

 

Намуслы идарә компанияләре кайчан оешыр?

 

Коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмаларның ачык эш итмәве интернет-форумнарда да яңгыраш тапты. Кайбер кулланучылар сүзләренә караганда, бу штрафлар кешеләрнең үзләренең җилкәсенә ук йөк булып төшәчәк. «Идарә компанияләре берни җитештерми, аңа акча каян килсен инде, халык исәбенә урлый, халык исәбенә штраф түли», - ди үзен «Гражданин» дип атаган берәү.

 

Җәмәгать эшлеклесе, кеше хокукларын яклаучы Игорь Веселов та Татарстан матбугатының берсендә 2-3 идарә компаниясеннән кала башкаларның намуслы эшләмәвен, аларда җитәкчелек алышынса да, әллә ни нәтиҗә күренмәвен тәнкыйтьләп чыккан иде. «Закон нигезендә һәр идарә компаниясе үзенең финанс эшчәнлеген үтә күренмәле итәргә тиеш», - дип ассызыклый Игорь әфәнде. «Электрон хөкүмәт» проекты нигезендә кайчан моңа ирешербез икән, әлегә төгәл билгеле түгел.

 

Идарә компанияләрнең үзләренең дә әйтер сүзе бар

 

Идарә компанияләре «үтә күренмәле» булмавын эш тыгызлыгына бәйләп аңлата. Ягъни янгын сүндерүчеләр, Роспотребнадзор, Ростехнадзор, Торак инспекция, административ комиссия аларга игътибарын арттырган заманда, андый «ялгышлар» китүе ачыкланды.

 

 «Аларның һәрберсе алдында хисап тотасы. Халык белән аралашканда да тынычлыгың бетә. Яшьләр үз хокукларын интернеттан өйрәнеп, белмәгән мәсьәләсенә өстәмә ачыклык кертә, ә өлкән яшьтәгеләр инде озак еллар көн саен шул ук мәсьәлә белән килә», - ди идарә компаниясендә эшләүче күршем. Аннан норматив буенча түләргә мәҗбүр ителү турында сорагач, идарә компаниясе җитәкчесе исеменә гариза язырга киңәш итте. Ләкин күпләр гаризага йә соң җавап бирелүенә, йә җавап аларны бөтенләй канәгатьләндермәвенә зарлана.


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 05.12.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»