поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.12.2011 Милләт

Язучы сәфәрдән кайтты

12-14 октябрь көннәрендә Төньяк Кыбрызда (Кипр) «Төрки Дөньядагы әдәби журналлар конгрессы» (Тurk Dunyasi Edebiyat Dergileri Kongresi) булып узды. Бу инде Дүртенче конгресс.

Ул кырым татарларының классик язучысы Чыңгыз Дагчының якты хатирәсенә багышланган иде. Мәрхүмнең ватанына кайта алмыйча җирсүе һәм чит-ят җирдә вафат булуы, васыяте буенча җәсәден Кырымга, туган туфрагына алып кайтып җирләүләре турында моңсу фильм күрсәтелде.

 

Җыенга утыздан артык төрки телле журналларның вәкилләре килгән иде. Анда Төркия, Казакъстан, Кырым, Иран, Гыйрак, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Башкортстан, Косово, Голландия, Кыргызстан, Румыния, Македония, Карачәй-Балкар, Татарстан вәкилләре катнашты. Мин җыенга «Казан утлары» журналының редколлегия әгъзасы һәм актив авторы буларак бардым. Аны ТӨРЕКСОЙ, Ауразия Язучылары Берлеге һәм Кыбрыз Төрек Якын Көнчыгыш университеты бергәләшеп оештырган иде.

 

Иң мөһиме шулдыр ки, төрки телле халыкларның вәкилләре бер-берсен сагынган, юксынган һәм һәркайсының бер-берсе турында беләсе, үзара аралашасы килә. Төрки телле милләтләрнең журналлары бу эшне үз өстенә алырга, бер-берсенең әсәрләрен бастырырга тиеш.

 

 Шушы өч көн аралашу гына да безне якынайтты, һәр милләт вәкиле үз ана телендә сөйләде, кайбер очраклардан башка, тәрҗемәсез аралаштык. Ачык итеп татарча сөйләсәң, сине төрекләр, балкарлар, карачәйләр, каракалпаклар, кумыклар, казакълар, үзбәкләр, кырым татарлары, кыргызлар, гагаузлар яхшы ук аңлаячак. Дәрдемәнднең, Тукайның, Заһир Бигиевнең иҗатын яхшы белгән (гомумән, ана телен яхшы белгән) һәр татар төрекчәне һәм башка төрки телләрне яхшы төшенәчәк.

 

Һәр халык вәкиле үрнәккә үзенең әдәби җурналын алып килгән иде. Мин дә үзем белән берничә журнал алдым. Шулар өстенә «Казан утлары»ның 1000нче санына багышлап чыгарылган энциклопедик китапны—«Сүнмәс утлар балкышы»н ике данә алып бардым. Университетның фойесына журналларны күргәзмәгә куйдылар. Тәнәфескә чыккач, күрдек: «Казан утлары» журналларын һәм «Сүнмәс утлар балкыш»ын кемдер чәлдергән иде. Ихтимал, университет студентларыдыр. Ярый әле «Сүнмәс утлар балкыш»ының бер данәсен ТӨРЕКСОЙга тапшырып өлгергән идем. Бу сөенеч, әлбәттә, чөнки «Казан утлары»быз башка утыз журнал арасында әллә каян күренеп, балкып тора, тышлык татар милләтенә кагылышлы рәсемнәр белән бизәлгән: берсендә Кол Шәриф мәчетенең мәһабәт рәсеме, икенчесендә «Акмулла» сурәте, өченчесендә Сөембикәбез хан сараенда дивани мәҗлестә катнаша. Күләме ягыннан да безнең журнал иң калыны һәм 1000 санына җитүе белән дә иң абруйлысы булып чыкты.

 

Алган тәэсирләрнең нәтиҗәсе: безгә—кардәш халыкларга еш аралашу зарури; төрки дөньядагы иң яхшы әсәрләрне һәр журнал һәрдаим тәрҗемә итеп бастырырга тиеш; уртак әлифбага мохтаҗлык хәттин ашкан; Гаяз Исхакый, Акдәс Курат, Садри Максуди, Баттал Таймас, Сәгадәт Чыгытай, Йосыф Акчура, Муса Акъегетзадә, Зәки Вәлиди һәм башка мәшһүрләребез турында Төркиядә тупланган мәгълүматны үзебезгә, мондагысын аларга тапшырырга кирәк; алар турында чыккан китапларыбызны һич тоткарлыксыз төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркия нәшриятларына тәкъдим итәргә вакыт; уртак шәхесләребез турында һәм документаль, һәм нәфис фильмнарны Төркия киночылары белән Татарстанныкылар уртак эш итеп башкарсын иде.

 

Бишенче конгресс киләсе елда Казакъстанда, Астана каласында узачак.


Рабит БАТУЛЛА
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»