поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.12.2011 Язмыш

Бер мәхәббәт кыйссасы

Ура! Ниһаять, отпуск бирделәр! Ике атнага! Ике көне кайтырга, ике көне килергә китсә, туган якларымда ун көн торырга мөмкин булачак. Бу ахмак нигә шатлана икән, дип тә уйлагансыздыр. Хәзер барысын да аңлатам.

Вакыйга әле моннан күп дистә еллар элек, нәкъ сугыш тәмамланган чорда, май аенда булды. Баштарак: “Барысы да фронт өчен!”, соңга таба “Җимерелгән хуҗалыкны күтәрү өчен!” дип, еллар буе бер ял күрмичә уникешәр сәгать туктаусыз эшләп, бик арыган идем шул.

 

Якшәмбе көнне бөтен эшләремне бетереп, кичен юлга чыгарга ниятләдем. Ару гына җыелган акчамны кесәләремә бүлгәләп урнаштырдым да, яңа гына сатып алган плащны өстемә киеп, көзге алдына килеп бастым. Күн фуражканың козырегы астыннан кара күзле, туры борынлы, озын буйлы шәп егет миңа карап тора...

 

Түбән Тагилдан Уфага бару өчен ике юл бар. Берсе - Свердловск - Чиләбе, икенчесе - Чусовой - Бердяуш аркылы. Мин икенчесен сайладым. Бу юл озынрак булса да, поездларга билет һәрвакыт була, диделәр.

 

Дүшәмбе көнне иртән тугызлар тирәсендә Чусовойда төшеп калдым. Поезд Бердяушка кичке 10да гына китә икән. Шунлыктан вакытым күп булгач, шәһәр белән танышырга кирәк дип уйладым. Кинога кереп ике сәгатьләп утырып чыгарга да була. Бәлки, музейлары да бардыр.

 

Вокзал тау өстендә урнашкан дияргә була. Ә шәһәр аста, елга буенда. Иртәнге салкын һаман таралып бетмәгән, май кояшы йомшак кына битемне җылыта, күңелне күтәрә.

 

Сөзәк тау битендә төрлесе-төрле якка каратып төзелгән бараклар арасыннан аска таба төшеп киттем. Юлда очраган бер хатыннан кинотеатр турында сорагач, ул: “Үзәк урамга төшеп җитүгә күрерсең”, - дип аңлатты. Бараклар яныннан барганда шуларның берсенең ачык тәрәзесеннән ярты гәүдәсен чыгарган бер яшь кыз миннән: “Абый, кемне эзләп йөрисең?” - дип сорады. Мин шаярып: “Кемне булсын, сине инде, матурым!” - дигән булдым. Ә ул: “Мин дә сине көтеп утырам, әйдә кер! Чәй эчеп чыгарсың,” - димәсенме.

 

Мин азрак каушап та киттем. Яшен тизлеге белән олы кешеләрнең, хатын-кызлар янына шулай кереп, икенче көнне акчасыз, киемсез, бер трусиктан чүплек янында аңга килүләре турында сөйләүләре исемә килеп төште. Шулай да сер бермичә кызга: “Хәзер мин ашыгам, кайтканда керермен", - дип китеп бардым. Ә ул: ”Мин сине көтәм", - дип калды.

 

Ә бит кыз менә дигән! Аның матур елмаюы, түгәрәк йөзе, калку күкрәкләре, ягымлы тавышы, ә күзләре, күзләре!... Йөрәгем: “Әйдә, борыл, гомерең буе эзләсәң дә, башкача мондый кызны очратмассың!” - дия кебек. Ә баш мием: “Ашыкма! Яхшырак уйла, кайтканда керсәң дә, соң түгел, көтәм дип әйтте бит!” - дип туктата.

 

Үзәк урамга барып җиттем дә, кинотеатрны табып, бер сәгатьтән соң башланачак сеанска билет алып куйдым. Ә башымнан теге кыз чыгарга да уйламый. Түзмәдем, киноны ташлап кире бараклар ягына киттем. Кыз да минем кайтканымны күреп, тышка үзе чыгып каршы алды. Аның бәләкәй генә бүлмәсенә кердек. Караштыргалыйм: ике якта стена буйлап икешәр койка тора, аралары бик тар.

 

Кызның исеме Саҗидә икән. “Заводның Мәдәният йортында эшлим, завхоз да, уборщица да, билет сатучы да”, - ди бу... Бүген, дүшәмбе көнне, аның ялы икән. Ә бергә яшәгән башка хатын- кызлар кичке алтыларда гына эштән кайталар.

 

Ул сөйли-сөйли, тумбочкасында чәй әзерли башлады, ә мин аңа карап туя алмыйм. Утырган урынымнан торып кызга ярдәм итәргә теләдем һәм шунда кысрык койкалар арасында без бер-беребезгә терәлеп, туктап калдык. Мин шул чакта аның дерелди башлаган төз гәүдәсен кочаклап алдым. Ә иреннәребез үзләреннән-үзләре таптылар... Безнең гәүдәләребезне бер-берсеннән аерырлык, дөньяда бер көч тә табылмас иде кебек...

 

Саҗидә әнисеннән ун яшьтә ятим калган икән. Сугыш башлангач ук әтисен фронтка алганнар, һәм ул 1942 елда һәлак булган. Үзен үткән елны авылдан бирегә ФЗӨга җибәреп, токарь һөнәренә өйрәткәннәр. Ә Мәдәният йортына җыр һәм бию түгәрәгенә йөри башлагач, андагы директор хатын Саҗидәне үз янына эшкә алган. “Быел январь аенда бердәнбер абыем да заводта токка бәрелеп харап булды,” - дип тә сөйләде кыз.

 

“Бер кешем дә калмады минем. Бүген барысы да эшкә киткәч, баракта берүзем нишләргә белми тәрәзәдән карап утырганда, сине, нәкъ абыема охшаган егетне, күрүгә, әллә нишләп киттем. Атлавың да, елмаюың да нәкъ абыйныкы ич! Шул хәтле синең белән сөйләшәсем килде... Ләкин син туктамый китеп бардың. Кайтканда керсәң иде дип, Аллаһыдан сорап, зарыгып көтеп утырдым. Рәхмәт! Син Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән бер бүләгедер. Әгәр безнең яратышуыбыздан ир бала яралса, аңа Рәшит дип кушармын, кыз бала булса, Рәшидә диярмен,” - дип мине иркәләвен дәвам итте.

 

Бу керсез күңелле кызга, миңа биргән сөю бәхете өчен ничек, нинди яхшылыклар ясарга соң? Үзем белән алып китәргә мөмкинлегем дә юк... Тумбочкасына акча тыгып калдырсам, үземә оят, мыскыллады дип уйлавы мөмкин.

 

Саҗидә: “Сәгать биш тулган икән. Озакламый эштән кайта башларлар. Әйдә, Рәшит, Мәдәният сараена барабыз. Бүген анда беркем дә юк, ял көне", - дигәч, җыенып үзәк урам ягына төшеп киттек.

 

Карале, Тагилдагы кебек монда да “Самоцветы-Бон” дигән кибет бар икән бит! Анда кешеләрдән алтын-көмеш, кыйммәтле ташлар кабул итеп, төрле бизәкле әйберләр саталар. Саҗидәне шунда алып кердем дә, үзенә матур пар алка, кирәкми дисә дә, алтын йөзек сатып алып бирдем. Кыз шатланып мине үпкәндә, аның күз яшьләре битемне чылатып, күңелемне ниндидер җылылык белән тутырып җибәрделәр.

 

 Мәдәният йортының иң кырыйдагы ишеген Саҗидә үз ачкычы белән ачып керде. Биредә завод музее да урнашкан икән. Барысын да күрсәткәч, Саҗидә мине залда беренче рәткә утыртты да, үзе сәхнәгә менеп, такмак әйтеп, биеп тә күрсәтте.

 

Без анда тагын сәгать тугызга хәтле, бөтен серләребезне сөйләп, бер-беребездән аерыла алмыйча яшьлек дулкыннарында тибрәлдек...

 

Китәр вакыт та җитте. Станция ягына таба күтәрелгән саен, безнең кәефләр кырыла барды. Саҗидәгә: “Ярар! Мәшәкатьләнеп йөрмә, кайтырга караңгыга калырсың, үзем дә китәрмен. Саубуллашыйк!” – дип әйткән идем, ул: “Киткәнеңне үзем күрми калсам, күңелемдә ниндидер булса өмет калыр. Мин бит сизәм, бу безнең беренче һәм соңгы күрешү-очрашу,” – дип елый да башлады. Мин: ”Менә отпусктан кайткач, бер-ике ай үтүгә вакыт табармын да килермен,” – дип әйтсәм дә, кызны берничек тә тынычландыра алмадым.

 

Поезд кузгалып, вагон баскычыннан кулымны селтәп китеп барганда, йөрәкне өзеп: “Рәшииит!!!” – дип Саҗидәнең бәгыреннән чыккан тавышын ишетеп, чак кына сикереп төшеп калмадым. Бу тавыш әле дә колагымда яңгырый...

 

Эх, бу яшьлек һавалыклары, чукынып беткән тормыш мәшәкатьләре, дусларның, туганнарның “акыллы” киңәшләре... Барысы да язмышымны үзгәртергә сәбәпче булды. Башкача Саҗидә белән кавыша алмадык. Ә гомер узды...

 

Ике тапкыр өйләнеп, өч кызым туды. Балаларны бәләкәйдән татарчага өйрәтергә акылыбыз җитмәде. Өчесе дә үсеп, урысларга кияүгә чыгып, хәзер үз гаиләләре белән яшиләр. Башкалар кебек кода-кодагыйлар белән йөрешеп, уртак тел табып, милләтебез, динебез, гореф-гадәтләребез, улларыбыз, кызларыбыз, оныкларыбыз, иң начары – тарихыбыз турында рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга кешем юк. Шунысы кызганыч, бер улым да тумады. Мең еллар буе килгән нәселем миндә туктап калыр микән? Әллә берәр яшьрәк ялгыз татар хатыны белән сөйләшеп, миңа берәр ир бала табып бирсәң, аякка бастырганчы ярдәм итәрмен, дип әйтеп караргамы? Шунысы бар шул, әллә ир бала туа, әллә кыз бала бит әле...

 

Тукта әле, минем Саҗидәм бар иде бит! Яшьлек белән бер- беребезне шашып яратудан, бәлки, ир бала тугандыр?

 

Бу уйны башымнан һич тә куып чыгарып булмады. Өйдәгеләргә: “Яшь вакытта ничәмә еллар яшәгән шәһәремне һәм эшләгән заводымны күрәсем килә”, – дип, юлга чыгып киттем дә инде. Чиләбе, Свердловск аркылы Түбән Тагилга барып төштем. Гостиницага урнашкач, кырык ел элек яшәгән гомуми торакларны эзләп йөрсәм дә, берсен дә таба алмадым. Алар урынында биек-биек йортлар төзелгәннәр. Заводка кереп эшләгән цехларымны да карап чыктым. Шуннан соң икенче көнгә үк Чусовой аркылы Уфага кайтырга дип билет алдым.

 

Анда мин кичкә таба барып төшкәндә, аз гына яңгыр сибәли иде. Югарыда урнашкан Чусовой станцасының саф май ае һавасы күкрәкләремә кереп, бөтен гәүдәмә таралды. Таксига утырып гостиницага барып урнаштым.

 

Иртән адрес бюросын табып, Сафиуллина Саҗидә дигән хатынның адресын сорадым. Сәгать ярымнан килергә куштылар. Көтеп тормыйча, элек Саҗидә торган бараклар янына киттем. Аларның эзләре дә юк. Ниндидер биек, зур гына йортлар басып тора. Үзәк урамдагы Мәдәният йортын әллә зурайтып, әллә сүтеп кибетләр ясап куйганнар. Тагын киттем адрес бюросына.

 

Анда: “Мондый исем-фамилияле кеше шәһәрдә яшәми,” – дигәч, заводоуправлениегә бардым да, биредә “Ветераннар советы” дигән оешманы табып, абзый-апалардан Саҗидә турында сораштыра башладым. Ярый әле берсе: “Әгәр ул Мәдәният йортында эшләгән булса, аны шул заманда директор булып эшләгән карчык белергә тиеш. Ул әле исән, безнең күрше йортта тора”, – дигәч, эчемә җылы керде.

 

Подъезд алдында утырган хатын-кызлардан шул карчык турында сорашып, янына кердем. Картайган, калынайган булса да, мине ачык йөзле бер әби каршы алды. Баштарак Саҗидәне хәтерләмим дисә дә, мин: “Сез аны ФЗӨны тәмамлагач, үз яныгызга уборщица да, завхоз да, билет сатучы да итеп эшләргә алгансыз бит", дигәч: “ Ә, сез Соня турында сорашасызмыни? Беләм, бик яхшы беләм! Мин аны үз туганым кебек күрә идем. Һәм аңа күп яхшылыклар да ясадым. Торырга бүлмә алырга да ярдәм иткән идем. Кызганыч, үткән елны Саҗидә инфарктан вафат булды шул”. Шунда якты дөнья караңгыланып киткәндәй булды, кулымны күтәреп Саҗидә рухына дога колдым.

 

Алып килгән күчтәнәчләремне карчыкка тапшырдым да, чәй эчеп, бер сәгатьләр чамасы аның сөйләгәннәрен гаҗәпләнеп тыңлап утырдым.

 

Саҗидәнең язмышына миннән башка Латыйп исемле бер милиционер да катнашкан икән бит. Без кавышкан елның ахыргы көннәрендә, декабрь аенда, бандитларны куганда, машиналары бәрелеп, ике милиционер яраланган, соңрак Латыйп исемлесе хастаханәдә үлгән.

 

Шәһәр һәм милиция түрәләре Латыйпның балалар йортында үскәнен, туганнарының юклыгын белгәч, аны хөкүмәт исәбенә, митинг ясап, урыс кануннары буенча батырларны күмгән кебек, күмәргә карар чыгарганнар, ә бөтен оештыру эшләрен Мәдәният йорты директорына тапшырганнар.

 

Төп эш, әлбәттә, Саҗидә өстенә төшкән. Төрле кирәген - кызыл материалларны, венокларны, башка кирәк яракларны ул алып кайтып йөргән. Завод коллективы исеменнән шул венокны зиратка күтәреп барып, Латыйпны азаккы юлына озаткан.

 

“Яңа елдан соң, Соня минем янга килеп, үзенең авырлы булуын, декрет отпускысына китәчәген әйткәч, мин аптырап калып,үзен әрләргә тотындым: “Акылың кая? Нигә вакытында төшертмәдең? Балаң тугач, кайда яшәргә уйлыйсың? Кемең бар ярдәм итәргә? Ә булачак балаңның әтисе кем, дип сорагач: “Укыганда гашыйк булган бер егет, үз гаиләсе белән башка шәһәрдә яши”, - диде. Нишлисең инде, ул да ятим бит. Миннән башка аның якын кешесе дә юк иде.

 

Бер атна вакыт уйланып йөргәч, бер юлын таптым. Соняны чакырып алдым да: “Утыр! Завкомга болай дип гариза яз! ”Милиционер Латыйп минем граждан ирем иде. Язылышырга өлгермичә калдык. Февраль аенда аның баласы туа. Безгә бүлмә бирүегезне сорыйм”, – дип тә өстә дидем.

 

 Саҗидә баштарак каршы килгән иде: “Кем ышансын моңа?” - дип. Тик мин барыбер үземнекен иттем: “Син аны яхшы белә идең. Монда кергән саен синең белән шаярып сөйләшә иде бит. Кем белә сезнең арагызда нәрсә булганын? Шул гаризаны милиция башлыгыннан да: “Ярдәм итүегезне сорыйм”, - дип, кул куйдыртып, завкомга бирдем. Хастаханәдән чыккач, Саҗидәне улы белән үз бүлмәсенә кайтардык”.

 

Мин түзә алмыйча карчыкны бүлеп: “Балага нинди исем кушты икән?” - дип сорадым. “Рәшит”, - дигәч, әллә нишләп, калтыранып ук киттем. Ә карчык сөйләвен дәвам итте: “Хәзер Рәшит Латыйпович - милиция майоры, ниндидер бүлек начальнигы булып эшли. Ул гаиләсе белән яңа микрорайонда яши. Ике балалары бар, олысы - кыз, хәзер Пермьдә укый, кечесе - малай, аңа ун яшь тирәләре булыр. Хатыны татар. Соня үлгәч, малайга, квартирага күз-колак булыр дип, хатынының әнисен алып килгәннәр.

 

Мин шул көнне ук милиция йортына киттем. Тизрәк Рәшитне күрәсем килде. Дежурныйдан белешеп, эшләгән бүлмәсенә үк барып кердем.

 

Кара чәчле, туры борынлы яшь кенә майор күрше өстәл артында утырган капитан белән сөйләшеп бетерде дә, миңа борылып, кырыс кына: “Мин сезне тыңлыйм!” – диде. Мин ничек сүз башларга дип тукталып калгач: “Минем киңәшмәгә барасым бар, эшегез турында кыскарак, тизрәк сөйләгез!” - дигәч, мин : “Самарада врач булып эшләүче Сафиуллин Әнвәр Латыйпович сезнең туганыгыз түгелме?” - дип әйткән булдым. Ул: “Минем туганнарым юк, башка сорауларыгыз юкмы?” - дип, өстәлендәге кәгазьләрне җыя башлады.

 

Бүлмәдән чыгып киткәндә, башымда төрле уйлар буталды: ”Менә моңа, мин синең әтиең булам”, – дисәң, ул: “Нинди әти! Каян килеп чыктың син, “папаша!” Сиңа нәрсә кирәк? Әни мине авыр елларда нужа белән үстергәндә, кайда гулять иттең?!” - дип әйтәчәк. Минем аңа бер тиенгә дә кирәгем юк! Юкка син хыялланып, меңнәр чакрым юллар узып, саташып йөрисең!

 

Шулай да минем оныгым да бар икән бит әле. Аны ничек тә күреп китәргә кирәк иде. Икенче көнне тагын адрес бюросына барып, Рәшит Латыйповичның адресын алдым. Көндезен алар яшәгән йортның подъездлары янында утыра идем инде. “Әнә әбисе чыгып килә”, – дигәч, аларның подъезды төбенә күчеп утырдым.

 

Әле картаймаган, җиңел сөякле, гади авыл хатыны. Янынарак барып, ничек сүз кушарга дип уйлап утырганда, кулбашына мәктәп сумкасы аскан бер малай кайтып, аңардан ачкыч сорады. Әбисе: “Бар әле, Рамил улым, бер кило прәник, ике батон алып кайт”, – дип акча сузды.. Аларның татарча сөйләшүләрен ишетеп, күңелем сулкылдап куйды. Бу чыннан да минем оныгым микәнни? Бәләкәй чакта төшкән фотоларыма охшаган җирләре дә бар бит! Нишләргә? Ничек сүз башларга? Иң элек кем белән? Ничек аларга үземнең хәлемне, теләгемне, каян килгәнемне аңлатырга? Кылт итеп күз алдыма майор Рәшит Латыйпович килеп басты. Аңардан башка бөтен хыялларым чүпкә әйләнә бит.

 

Болай булмый! Белгән-күргән хәлләр турында яхшылап уйларга кирәк! Шуннан соң гына бер карарга килеп булачак. Шундый чуалган уйлар белән кунакханәгә кайтып киттем. Кич белән дә, төнлә дә уйланып ятуларымның бер генә нәтиҗәсе булды. Иртәгә иртән мәрхүмә Саҗидәнең каберенә барып, аның рухына багышлап, белгәннәремне укып кайтырга дигән карарга килдем.

 

Зиратка барып кергәндә салкын таралып бетмәгән иде әле. Кояш йомшак кына җылыта, кошлар сайрый, беркем күренми. Әйткәннәремчә, сул якка борылып, бу елны гына күмелгән каберләрне узып, кабер ташларында язылган язуларны укып барганда, шып туктап калдым. Саҗидәнең яшь чагында тешкән фотосыннан тере күзләре миңа туп-туры карап торалар иде. Әллә минем монда киләчәгемне белеп, шул сурәтен куярга кушып калдырган микән?! Минем бөтен күңелем асты-өскә килеп, гәүдәм хәлсезләнеп кабер янына тезләндем дә: “Саҗидәм, Саҗидәм!” – дип кабатлап, үкси-үкси кычкырып елый башладым. Бу нәрсә булды?... Мин нишләдем?!... Елаган саен, елыйсым килә... Бу бит Саҗидәнең җаны минем йөрәккә кереп, минем җаным белән кавышып, беренче мәхәббәтебезне саклап кала алмавыбызга икәүләп елыйбыз. Бу тормышыбызда үз бәхетебезне таба алмавыбызга бергәләп елыйбыз...

 

Азрак тынычлангач, торып, белгәннәремне укып, Саҗидәнең рухына багышлап догалар кылып, күз яшьләремә чыланган кулларым белән, тимер һәйкәлдәге фотосурәтен сыйпап, хушлаштым.

 

Бу хәлдән соң, башым, акылым ачылып киткәндәй булды. Җилкәмдәге, аркамдагы авырлыклар өстемнән төшкәндәй, җиңеләеп киттем. Киләчәк максатыма ирешү өчен икеләнү калмады. Туры зират хуҗасына барып, гранит таштан яңа һәйкәл ясатырга сөйләшеп, акчасын түләдем. Бер айдан Саҗидәнең һәйкәлен алмаштырып куярга сүз бирделәр.

 

Шәһәргә кайтып балалар поликлиникасын табып, баш врачка кердем. Ярый әле, олы яшьтәге ир кеше булып чыкты ул. Аның белән уртак тел табып, үз арабызда гына калсын дип, хәлемне яшермичә сөйләп бирдем. Алар поликлиникасына йөри торган Сафиуллин Рамил Рәшитовичның минем оныгым булу-булмавын тикшерергә ярдәм итүен сорадым. Ул шунда ук Пермь шәһәрендәге үзенең иптәшләренә шалтырытып, бу тикшерүнең тәртибен, вакытын, күпмегә тешәчәге турында белеште. Рәсми җавап бирер өчен Рамилнең әти-әниләренең дә ризалыклары кирәк икән. Эш аңа хәтле барып җитсә, тагын үзем килермен дип сөйләштек. Лабораториягә кереп тикшерү өчен үз канымны да калдырдым. Бу эшкә тиешле акчаларны ничек, кайчан, кая җибәрү турында ачыклап, телефоннарыбызны язышып, дуслар булып саубуллаштык. Кичке сәгать алтыда Самарага кайта торган поездның купе вагонында тирбәнеп, арган гәүдәмә ял биреп хыялланып ята идем инде. Әгәр мин дигәнчә булса, бөтен эшне иң элек кодагыйдан башларга кирәк. Ул олырак кеше, мине аңлар дип уйлыйм. Аннан соң килен белән сөйләшергә... Яхшы күчтәнәчләр алырга да онытмаска... Иң авыры Рәшит белән аңлашу... Азактан Рамилне үзем белән таныштыру... Анысы җиңелрәк булыр дип өметләнәм.

 

Ходайдан сорап, көтәргә генә калды...


Әхмәт ҖӘГЪФӘРОВ
Бердәмлек
№ | 03.12.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»