|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2011 Җәмгыять
Сез тормышыгыздан канәгатьме?“Ipsos Global Research” тикшерүчеләре дөньяның төрле илләрендә “сәламәтлек һәм иминлек индексы”н төзегән. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, тормышларыннан иң канәгать кешеләр Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстанында яши. Россия, Япония һәм Италия халкы исә, киресенчә, тормыштан тәм таба алмый. Бездәгеләрне бигрәк тә бәяләр, хезмәт хакы, тирә-яктагылар белән мөнәсәбәтләр, сәламәтлек, рухи халәт һәм экология проблемалары борчый икән. Ә сез нәрсәдән канәгать түгел? Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:
– Үземнең шәхси тормышымнан, гаиләм хәленнән бик канәгать. Шулай ук халкым һәм республикам исән –моңа ничек инде сөенмисең? Әмма Россиянең бүгенге эчке һәм милли сәясәте мине нык борчый. Рус булмаган халык хәзер кысыла, аңа каршы чаралар күрелә. Илне бетерүгә юнәлтелгән сәясәттән канәгать калу берничек тә мөмкин түгел. Икътисад өлкәсенә кагылышлы чаралар да ризасызлык тудыра. Бүген мине иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – татар авылларының юкка чыгуы. Крестьяннарның җирен тартып алып, аны чит эшмәкәрләргә тапшыруны да кабул итә алмыйм. Ә инде түрәләрнең мәгариф һәм мәдәнияткә зыян салуы корткычлыкка тиң. Нота белмәүчеләр җыр яза, опера театры үз халкына хезмәт итәр урынга чит илләргә “шабашкага” чыгып китә. Мин боларга каршы.
Венера ГАНИЕВА, Россия һәм Татарстанның халык артисты:
– Яраткан эшем, гаиләм булганда, туган Казанымда яшәгәндә, мин үземне бәхетсез дип әйтә алмыйм. Дөрес, үз тормышыннан канәгать булмаучылар аз түгел. Аны яхшырту өчен кеше үзе көч куярга тиеш, бәхет үзеннән-үзе ишелеп төшми. Гаиләңне саклау һәм сөйгәнеңне хөрмәт итү – үзе бер зур хезмәт. Эшемне күрәләр һәм бәялиләр, шуның белән дә мин үземне бәхетле тоям. Хәзерге вакытта тәҗрибәмне яшьләр белән уртаклашам, алар янында эшләү дә зур бәхет дип уйлыйм.
Лилиана ИРНАЗАРОВА, җырчы:
– Мин үз тормышымнан бик канәгать. Эшем – җырны тамашачыга җиткерү. Алар моны күрә һәм аңлый икән, бу –зур бәхет. Дөресен әйткәндә, сәяси проблемаларга минем вакытым җитми. Бүген бар вакытымны балама һәм иремә багышлыйм.
Азат СӘЛИМХАНОВ, финанс группасында генераль директор ярдәмчесе:
– Илебездә барысы да начар дип әйтеп булмый. Халык өчен күп нәрсә эшләнә, төзелешләр дә байтак, шәһәрләр матурлана. Өстәвенә, хәзер менә башкаладагы “бөке”ләр проблемасын ныклап чишәргә керештеләр. Элегрәк, чыннан да, Россиядән китү теләге еш уяна иде, чөнки һәрвакыт Көнбатышка кызыгып яшәдек. Хәзер исә үзебез дә алардан бер дә калышмыйбыз. Тормышымнан бик канәгать, теләгәнемә ирештем, гаиләм, балаларым янымда. Хәзер өйдә эшләмичә генә лаеклы ялда ятар идем, тәҗрибәне уртаклашу өчен шушы сәүдә фирмасына чакырдылар. Кирәк булганда, килми калмыйм инде, менә шул да күңелгә рәхәтлек бирә.
Марсель ЗЫЯТДИНОВ, компьютер белгече:
– Дәүләт минем кебек яшь белгечләрне бәяләгән очракта, тормышымнан канәгать булыр идем. Барысы да галимнәрнең чит илгә китеп, шунда эшләве хакында сөйли. Китә инде, кешечә яшәрлек акчасын түләмәгәч. Менә мин Казандагы бер университетта аспирантурада укып, шул уку йорты каршындагы фәнни институтта эшли идем. Югарыдагыларның безгә карата мөнәсәбәтен күрдем дә, китәргә булдым, чөнки ике тиенгә эшлисем килми.
|
Иң күп укылган
|