поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.12.2011 Җәмгыять

Эх дөньясы – шарлатаннар оясы!

Заманадан зарланып туймый торган чор. Кемнән хәл-әхвәл сорама – борчу-мәшәкате бар. Берәүнең дә күңел касәсе буш түгел. Бәлки, шөкер кылып яши белмәүдәндер?! Бәлки... Менә шул моңлы-зарлыларга ярдәм итәргә теләүчеләр күбәйде хәзер. Хәл ителмәслекне хәл итә, чарасызга юл күрсәтә, бозымны, күз тиюне алып ташлый, сөйгәнегезне кайтара, ялгызлыктан, никахсызлыктан коткара, көндәшләрне юк итә, акча каналларын ача, сексуаль проблемалардан да коткара алалар икән бит хәтта.

Почта әрҗәләренә бушлай таратыла торган реклама газеталарында ким дигәндә 8-9 шундый «тылсымлы» белдерүгә юлыгасың. Реклама ул шундый нәрсә инде – кем акчаны тиешенчә түләгән, шуны илаһи зат итеп күрсәтә. Күрәзәче экстрасенс, тәҗрибәле  маг дигәннәре, кулга Коръән, тәсбих тотып, «Нәтиҗәсе беренче көннән. Гөнаһсыз (хәтта!) һәм зыянсыз», дип лаф ора!

 

Нинди гөнаһсызлык булсын ди?! Күрәзәчегә бару – Аллаһтан узып, язмышыңны белергә теләү  гөнаһсыз гамәл була ала димени!

 

Безнең Татарстанда эшче көчләр җитми, аның каравы язучы, артист һәм күрәзәчеләр сан буенча Россия белән ярышырлык. Кырыс һава шартларында асфальт җәеп интегүгә караганда, кемнеңдер учына карап, «фәлән балагыз була, бәхетле яки бәхетсез яшәячәксез»,  дип, 60ар мең акча алу җиңелрәк бит.

 

Мин энемне дә үтердем!

 

Танышларым Рәшит белән Ләйсән (билгеле сәбәпләр аркасында исемнәре үзгәртелде) практикада очрашып, йөрәкне йөрәккә бәйлиләр. Никах алдыннан Рәшит сөйгәненә: «Сиңа кадәр бер кыз белән чуалган идем, әйдә бергәләп янына барып кайтыйк. Рәнҗеп калмасын», – ди. Ләйсән дә, үткәндә кемнең кеме булмас, дип, Нәкыя янына юл тоталар. Нәкыя зәһәр елан кебек каршы ала да: «Боздырам, җиде әгъзаң эштән чыгачак. Үзеңә башка егет тап», – дип, Ләйсәнгә ташлана. Үзенең сүзләре белән яшьләрнең мөнәсәбәтен үзгәртә алмагач, көндәшенә: «Беләсеңме, син юкка аны сайлагансың! Мин сүземдә торачакмын. Әни үлгәч, менә шушы фатирны бүлешеп йөргән энемне дә боздырып үтердем мин!» – ди.

 

Ләйсәннәрнең гаилә тормышы әнә шул җәнҗал белән башлана. Һәм өйдә тынычлыкка урын бетә. Башта хәмер белән чуала башлагач,  Рәшитне бозым кайтаручы им-томчыларга йөртеп карыйлар. Файдасы гына булмый. Ләйсән исә, Нәкыя бозым салдырып йөргән көннәрдә, бер төш күрә. Ул төнне аның баш очында, диварда кара чәчле бер баш «эленеп» тора. Әллә ничә саташып уяна Ләйсән. Ире урамнарда егылып, аунап ятып эчмәсә дә, хәмердән арына алмый, эшсез кала, тынычлыгын җуя, төннәр буе өй буйлап йөри, күңеленә урын тапмый. Ләйсән намазга басып, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорый. Ирен намазга өнди. Киңәш-табыш сорарга, бәргәләнгән җанга җылы сүз өмет итеп, алар мәчеткә киләләр. Анда Ләйсән җәмәгать белән намаз укый, ә ире исә, очынып, мәчетнең имамы янына керә. Бәлки, Рәшит үзенең күңел халәтен сурәтләп, җан тынычлыгы эзләвен әйтә алмагандыр, бәлки... Канаты каерылган кош кебек кайта ул мәчеттән. «Мәчет сезгә эш эзләп йөри алмый!» – дип чыгарып җибәрәләр аны. Кайчакта дин әһелләренә дә халык күңелен төпкеленә кадәр аңлау, җан авазын ишетү җитеп бетми икән.

 

Югары белемле Рәшит, гаилә алып бару өчен, төзелешкә эшкә керә һәм, 20шәр мең акча алып, гаиләсен сөендерә башлый. Ләкин... Йокысыз төннәрдә үзенең кем булуын, якты дөньяга нигә тууын уйлап, фәлсәфәгә бирелеп  бәргәләнә. Хатынының намазга чакыруын ишетмәскә тырыша. Анысын, кая гына барса да: «Иреңне бер хатын-кыз бозган», – дип җибәрәләр. Рәшит 30 яшендә берничә тапкыр психоневрология диспансерында нәтиҗәсез дәвалангач, чарасызлыктан үз-үзенә кул сала.

 

Бу язманы язарга якын дустым этәрде. Ул да чарасызлыктан бер оешмага барган булган.

 

Бизнесның бер төре!

 

Фәнилә җанына тынычлык табар өчен күрәзәчеләргә бара да инде. Ялгызы бала тәрбияләүче хатыннан тормышын «җайлау өчен» 60 мең сум акча сораганнар. Декрет ялындагы ялгыз анага каян килсен ди ул кадәр акча?! Кабул итүчеләр бу сумманы – 30, аннан 20 меңгә кадәр төшерәләр (янәсе, хәлен аңларга тырышалар).  Янчыгымда 500 сум гына,   дип, булган бар акчасын тегеләргә суза Фәнилә. Бу бәягә тылсым  ияләренең ачуы килгәндер, күрәсең:

 

– Бердәнбер улыңны югалтачаксың. Тиешле акчаны бирсәң, без ярдәм итәчәкбез, диләр.

 

Балаңны югалтасың, дип басым ясаулары ошамады миңа.  Лицензияле, алдан язылып кына керә торган, тиешле элмә-такталары, бинасы булган оешма икәнлеген белгәч кенә барган идем. Шунысы кызык, алар клиентларны үзара аралаштырмыйлар. Минем белән очраклы гына сөйләшеп утырган 25 яшьләрдәге бер кыз егетен кайтару өчен 60 меңне чыгарып та салган булып чыкты. «Каян алган идең ул кадәр акча?» – диюемә: «Машина алырга җыйган идем, яраткан кешем янәшәмдә булмагач, нигә ул машина? – дип, мине телсез калдырды. – Алар (багучылар), егетең сиңа бу атнада үзе шалтыратачак, дигәннәр иде, нигәдер хәбәре генә юк»,  – диде ул, моңсу гына.

 

Шарлатаннар булып чыкты алар. Ике сүзнең берсе дә чынбарлыкка туры килмәде. Әле өйгә кайткач та атна буе: «Тиешле сумманы түләмәсәгез, без сине бозабыз, үзеңә тискәре энергияне җыеп яшәячәксең», – дип шалтыраттылар.

 

Фәнилә күрәзәчедән ярсып кайткан. Йөрмәскә генә кирәк тә бит. Юкка гына, «Багучыга барма, башыңа бәла алма», димәгәннәр инде.

 

Багучыга барма, башыңа бәла алма

 

Бозымнар һәм алардан саклану, күрәзәчелекнең гөнаһлы гамәл булуы хакында мөфти Илдус хәзрәт ФӘЙЗ менә ниләр сөйләде:

 

– Бүгенге көндә Аллаһы Тәгаләнең билгеләнгән китабы, күрсәткән юлы бар. Ул – Коръән-Кәрим. Нинди генә юлга бассагыз да, сырхау булсагыз да, сез Коръән белән туры юлга, дөреслеккә чыгарсыз, сәламәтләнерсез, шифа алырсыз. Аллаһ Сөбханә вә Тәгалә: «Без зиннәтләү өчен йолдызларны күкнең астына элдек һәм кайбер йолдызларны, шайтаннар фәрештәләрнең сөйләгән сүзләрен ишетеп, сихерчеләргә җиткермәсен өчен, күкнең беренче катына элеп куйдык», – ди. Кайвакыт сихерчеләр, күрәзәчеләр әйткән сүзләр дөреслеккә туры килә. Димәк, алар, шайтаннар белән элемтәгә кереп, кайбер мәгълүматны алып, кешеләргә үзләрен көчле итеп күрсәтәләр.

 

Пәйгамбәребез өммәтеннән булган, Коръән-Кәримне укыган кеше төрле авыруларга, бозымга каршы кайсы доганы укып дәваланырга кирәклекне белә.

 

Йолдызларга карап, тәкъдирне узып багучылар бар. Кайберәүләр касәне каплап, каһвә нәрсә күрсәтә, дип, кәрт ачкан була,  кәрт ни әйтә дип, кешенең башын әйләндерә, Аллаһы Тәгалә юлыннан биздерә.

 

Мин бу дөньяны чистартырга тиеш, дип, хәтта чиркәү, мәчетләрдә «чистарту» эше белән шөгыльләнүчеләр бар. Бәлки, шайтан төгәл юлдан яздырыр өчен, Аллаһыны кеше калебеннән чыгару өчен, берникадәр дөрес тә юраттырадыр. Ләкин Раббыбыз: «Мин сезгә ана карынында булган вакытта ризыгыгызны, гамәлләрегезне, әҗәлегезне һәм бәхетле яки бәхетсез булачагыгызны язам. Елына бер тапкыр – Бәраәт кичәсендә сезнең бер еллык төгәлрәк язмышыгызны язам һәм һәр иртә фәрештәләрем, иртәнге намаздан кояш чыкканчыга кадәр, ризыкларымны таратып йөриләр», – ди.

 

Аллаһы биргән шушы язмыштан гайре башканы уйлап чыгарырга да кирәкми. Синең юлыңа берәү буш чиләк белән чыкканга, яки кара мәче очраганга, яки бүрегеңне ялгыш алдын артка киюеңә карап кына юлың бозылмый.

 

Бозымнардан саклану чарасы гади: тәһарәтле йөргән, намаз укыган, кирәкле догаларны, Коръәнне укыган кешегә бозым тими.

 

Аллаһ: «Исламның ... асылы – сәламәт гаилә булдыру, ә гаиләне бозучы кеше – сихерче, хорафатчы, зәгыйфьләндерүчеләр – җәһәннәмнең аскы өлешендә, төбендә, монафыйклар белән бергә утта яначак», – ди. Раббыбыз биргән канунны, камил төзегән сәламәт тормышны бозучылар Аллаһның ләгънәтен алачак.

 

Менә сиңа мә!

 

Реклама биреп үзләрен һәрьяктан булдыклы итеп күрсәтә белгән күрәзәчеләргә ышанмас җиреңнән ышана башларсың, билләһи! Ул «экстрасенслар» көрәшендә катнашкан», «кабатланмас үзенчәлекле», «профессиональ исемнәр» алган «белгеч»ләргә бүгенге көндә һәр ике кешенең берсе язмышын ышанып тапшыра. Шундый рекламаларның берсендә ТР Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым ҖИҺАНШИНАның сурәтен күрү диннән ерак булмаган һәркем өчен гайре табигый хәл иде.

 

– Мин үз сурәтемне күргәч, бик тә гаҗәпләндем. Язмада Коръәнне, «Кол Шәриф» мәчетен файдаланулары  бигрәк тә тетрәндерде. Күрәзәчелек – зур гөнаһ, Аллаһ тыйган хәрам гамәл. Күрәзәлектә Коръәнне файдаланып, халыкны адаштыралар җитмәсә. Башта мин газетадагы игълан номерын җыйдым. Бер ханым: «Белмим, минем катнашым юк», – диде. Газетада: «Ялгышлык, хата киткән. Интернетта сезнең сурәтне күреп сокландык та, чибәр хатын, дип бирергә булдык», – диделәр. Гафу үтенеп, төзәтү бирделәр. Судка бирәбез ул газетаны. Минем фото аркасында гына түгел, диндә шик тудырып, Коръән, тәсбихне кулланган өчен. Алар реклама бирүчене гаепләрме – белмим. Минем сурәтемне бирдереп, Аллаһ бу эшне башлап йөрергә миңа язгандыр, бәлки, – диде Наилә ханым.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»