поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.12.2011 Милләт

Идел - Урал варислары

И татар, мескен, бичара, кая

китте ул шаның?

Дөньяны дер селкетеп йөргән

батыр Чыңгыз ханың?

Кайда синең чигең, үзең

белмәгән киң җирләрең?

Дөньяда мисле күрелмәгән

фидан ирләрең?

Көзге агач яфрагыдай

дошманың саргайтканың?

Кайда итсәң дә һөҗүм син,

шунда җиңеп кайтканың?

Кайда инде ул көчең, ул

байлыгың, ул шаннарың,

Тик тарих битендә калган

ялтыраган намнарың.

Син хәтергә алмыйсың ник?

Әй, татар улы татар!

Син элек бай идең бит, син

хәзер ярлы татар!

Син элек хаким идең бит, син

хәзер кем, и татар!

Син хәзер куркак, йөрәксез,

син хәзер – кол! И татар!

Кычкырам бит, торсаңыз ла

йокыгыздан уянып,

Нинди хәлләр үтте баштан,

бер карагыз уйланып!

 

(1913 ел, 6 декабрь. “Ил” газетасы, авторы М.Мәннәф)

 

Тарихын белгән – көчле кеше. Моның дәлиле буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың “Казан” милли үзәгендә минем “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабымны тәкъдир итү кичәсендә әйтелгән сүзләрен китерәм: “Без тарихны үзебез теләп онытмадык, ә мәҗбүр иттеләр. Заманасы шундый булган... Бу китапны укып, үземнең, Бикчура хан нәселенең тарихын белгәч, дөньяга карашым үзгәрде. Миндә милли горурлык хисләре көчәйде”, -дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

“Агач үсә тамырдан” дигән гыйбарә бар, халкыбызның язмышын, тарихын ачыклау өчен бик урынлы бу әйтем. Бу өлкәдә Шөгер төбәгендә туып-үскән олуг галим, сәләтле язучы, еллар буенча архивларда эзләнеп, халкыбызның олпат шәхесләре, авыллар тарихы буенча саллы материаллар җыючы Җәмит ага Рәхимов та үзеннән зур өлеш кертеп калдырды.

 

Аның “Батырша” романы бүгенге көндә дә бик актуаль, үткәнебезне, милләт язмышын, бөек тарихыбызны ачып бирә. Җәмит ага Рәхимов Батыршаның тарихи әһәмияткә ия булган бер хатын Мәскәүдәге дәүләт архивында табып ала, зур чыгымнар, күп вакытын сарыф итеп булса да архивлардан алган документлар нигезендә озак еллар дәвамында Батырша турында роман яза. 1992 елда Батыршаның -Габдулла Галиевның тууына 275 ел тулуга багышланган тантанада катнаша. Ул чара аның туган җире Башкортстанда, Балтач районы Югары Карыш авылында уздырыла. Бу олуг затның зур юбилеен Татарстанда да билгеләп үтү кирәклеген дәлилләп тарихчы галимнәребезгә һәм кайбер рәсми оешмаларга хатлар да язып карый, ләкин Татарстан җавапсыз кала. Юбилей тантанасында Җәмит Рәхимов үзе дә кыскача гына, ләкин бик урынлы чыгыш ясый. Ул үзенең чыгышында Батырша романының язылу тарихыннан берничә сүз, аның идеяләренең бүген дә яшәве һәм актуальлеге, татар һәм башкорт халыклары бердәм булганда гына Батырша хыялларының чынга ашачагы, ниһаять, һәр ике халыкның мөстәкыйльлек алачакларын әйтеп китә.

 

Шуны күрсәтеп китәсе китә: Габдулла Галиев (Батырша) 1717 елда дөньяга килгән. Атаклы Тайсуган (Татарстанның бүгенге Әлмәт районы) мәдрәсәсендә тирән белем ала, олпат галим шәех Габдрахман аның остазы булган.

 

Восстание оештырганда Батырша Тайсуган авылын штаб итеп билгели. Ләкин ул явыз атаман да, юлбасар да, канга сусаган яу башы да түгел, ә кулына Коръән, каурый каләм тоткан дин әһеле. Татар-башкорт халкын чамасыз милли һәм дини изүгә, аларның җирләрен, ул гынамы, җаннарын басып алучыларга каршы көрәшкә өндәүче изге зат. Батырша, акыллы, зур укымышлы рухани, алдынгы фикер иясе буларак, үзенең мөрәҗәгать-хатында татар-башкорт халкын яуга дин исеменнән һәм исламны яклау өчен өнди. Ләкин хатында социаль гаделсезлеккә каршы милли азатлык хәрәкәтенә чакыруы сизелеп тора. Яу башлангач, 1755 елгы халык күтәрелешендә гайрәтле бер узаман табылмаганлыктан, Батырша восстание белән җитәкчелекне үз кулына алырга мәҗбүр була. Башта ук татар түрәләре, старшиналары үтерелә, соңыннан исә Батыршаны тотып патша яраннарына тапшыручылар да -татар аксөякләре. “Кайда соң монда урыска каршы яу чабу, кайда монда җиһад?!” -дигән урынлы сорау куя язучы.

 

“Батырша” миңа бик якын, аның эш-гамәлләре, идеаллары, ният омтылышлары минекенә туры килә, уй- исәпләре минем милли мәсьәләдә фикер йөртүләремә тәңгәл диярлек. Шуның өчен дә олуг остазның рухын - идеалларын яшь буынга җанлы бер шәхеснең изге нияте буларак илтеп җиткерәсем килде”, -дип аңлата Җәмит ага Рәхимов үзенең шушы әсәрне язарга алынуын.

 

Төбәгебез тарихы, элеккеге Нугай Урдасы биләмәләре соңрак Нәдер Уразмәтов исеме белән дә бәйле. Элеккеге Бөгелмә өязенең борынгырак атамасы Нугай Урдасы булган. Табигый ки, Кырым, Касыйм, Әстерхан, Казан, Себер ханлыклары таркалгач, татар халкы дәүләтчелеген югалтып, урыс чабатасы астында калган. Ләкин беркайчан да бәйсезлек өчен көрәшүдән туктамаган. Чөнки ул укымышлы, тырыш алга карап яшәүче халык. Менә шунда рәсми булмаган Дәүләт җитәкчеләре, азатлык өчен көрәшкә өндәүче, хокукларыбызны яклап чыгучы мөселман галимнәре үз тормышларын халкы өчен, аның иреге, Туган иле өчен биреп, көрәшкә чыкканнар.

 

Тамырларыбызга карыйк әле. Дөньякүләм танылган, репрессия елларында Төркиягә китеп, шунда гомер иткән олпат галимебез, якташыбыз Әхмәт Тимер Рәшит улы Яруллин истәлекләре аша без үзебезнең бөек шәхесләребез турында зур мәгълүмат алдык.

 

Әхмәт Тимер тумышы белән Татарстанның Бөгелмә якларындагы Иске Әлмәт авылыннан. Шигъри күңелле, хатын-кызлар арасында укымышлылыгы белән дан тоткан безнең якларның атаклы Габделфәттах хәзрәт кызы Зәйнәп һәм указлы имам Рәшит хәзрәт Яруллиннарның икенче балалары булып 1910 елның 14 февралендә (яңача 27 февральдә) дөньяга килә. Ул укырга-язарга әтисеннән өйрәнә. Башлангыч белемне Бөгелмәдә рус мәктәбендә ала. Анда белем эстәү озакка сузылмый. Режимның мәрхәмәтсез җилләре Яруллиннарның тыныч тормышын җимереп ата. Рәшит абзыйның революция елларында милли хәрәкәткә катнашкан бер мулла булуын искәртеп, Әхмәтне укый торган мәктәбеннән куалар. Шулай итеп, булачак галим Советлар Берлеге эчендә белем алу ирегеннән мәхрүм ителә. Язмыш аны 17 яшендә, 1929 елда туган туфрагын ташлап, Төркиягә барып сыенырга дучар итә. Әхмәт юлдашы – Карабаш авылы имамы Шакир хәзрәтнең улы Габделәхәт Биккол белән качак сыйфатында Кара диңгез яры буена урнашкан Трабзон шәһәрендә өч ай тоткарланып тора. Укырга теләкләрен белдереп, Төркия мәгариф министрлыгына гариза язалар һәм шул ук шәһәрдәге укытучылар әзерли торган интернат-мәктәптә укый башлыйлар. Әхмәт Тимер Истанбулдагы Хәйдарпаша лицеен тәмамлагач, Әнкара университетының Тел, тарих һәм география факультетына укырга керә. Шул чорда ул Төркия ватандашлыгына күчә, Тимер дигән фамилия ала.

 

Шунысы кызыклы: Төркиядә яшәүче милләттәшләребез, галимнәр Йосыф Акчура, Хәмит Зөбәер Кошай, Рәшит Рәхмәти Арат ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм булган бу яшь егетне ярдәмнәреннән ташламыйлар. Йосыф Акчура Әхмәт Тимергә Трабзон укытучылар мәктәбенә урнашырга һәм ватандашлык алырга ярдәм иткән булса, Хәмит Зөбәер Кошай укый торган факультетындагы алман укытучылары белән якыннан аралашырга булыша. Рәшит Рәхмәти Арат исә яшь егеткә Алманиядә уку мөмкинлеге бирә. Әхмәт Берлин университетында аспирантурада укый. Шул ук уку йортының чит телләр югары мәктәбендә 7 ел татар теле дәресләре бирә. 1941 елның 17 июнендә аспирантураны тәмамлый. Ләкин тиздән Алмания Советлар Берлегенә каршы сугыш игълан итә. Берничә ай узгач, алман дәүләте рус булмаган милләт әсирләре арасында тикшеренү эшләре алып бару өчен комиссия төзи. Андагы хезмәткә татар һәм рус телләрен белүче Әхмәт Тимерне чакыралар. Үз халкы белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булачагын исәпкә алып, ул алманнарның тәкъдимен кабул итә. Әхмәт Тимер август аеннан башлап ноябрь аена кадәр 15 концлагерьга барып, рус булмаган әсирләр белән аралаша, Идел - Урал төбәгеннән чыккан татар-башкортларның исемлекләрен төзеп, Альфред Розенбург җитәкчелегендәге Көнчыгыш министрлыгына тапшыра. Ләкин бу эш Әхмәт Тимергә гыйлемгә вакыт аерырга форсат калдырмый, шунлыктан ул вазифасын милләттәше Габдрахман Шәфи Алмаска тапшыра. Үзен тулысынча фәнгә багышлый. Нәтиҗәдә, 1943 елның 22 июлендә аспирантураны тәмамлап, фәннәр кандидаты исемен ала. Доцентлык диссертациясен дә 1953 елда Алманиядә яклый. Диссертациясенең монголоистика өлкәсендә яңа ачышлар, фән өчен гаять әһәмиятле мәгълүматлардан торганын күреп, алман галимнәре таң калуларын яшерә алмыйлар.

 

Әхмәт Тимер Әнкарәдә Төрек мәдәниятен өйрәнү институтын төзи, 1961-1975 еллар арасында аның җитәкчесе була. Аның матбугатта 250дән артык фәнни хезмәте басылган. Алар арасында төрле журналларда дөнья күргән саллы мәкаләләре белән бергә, зур- зур монографияләр дә, аерым китаплар да бар.

 

Әхмәт Тимер 1962 елда профессор дәрәҗәсе ала. 1980 елда 70 яшь тулгач, лаеклы ялга чыга. Ләкин гыйльми һәм иҗади эшчәнлек алып баруын туктатмый, үлеменә якын көннәрдә, 90 яшендә булуына карамастан, Йосыф Акчура турындагы китабы өстендә эшли.

 

Шуны да әйтергә кирәк, Әхмәт Тимернең әнисе Зәйнәп һәм аның сеңлесе Хөсникамал остабикәләр – Габделфәттах хәзрәт кызлары. Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, тарихчы, галим, педагог, язучы Һади Атласов Хөсникамал остабикәнең хәләл җефете. Шулай итеп, Рәшит Яруллин белән Һади Атласи Түбән Чыршылы (Чәшеле) авылының Габделфәттах хәзрәтнең кияүләре булганнар. Юкка гына 1938 елның 15 февралендә бу гаиләнең 4 кешесен (ә барлыгы 9 кешене) контрреволюцион җинаятьтә гаепләп атып үтермәгәннәрдер. Габделфәттах хәзрәтнең улы Гадбелбари, оныгы Зәкәрия, кияүләре Рәшит Яруллин күренекле мәгърифәтче, тарихчы галим, Һади Атласи җитәкчелегендәге “Идел-Урал” оешмасы белән бәйләнештә булганлыкта гаепләнеп берьюлы шәһит китәләр.

 

Бу фаҗигане Әхмәт бик авыр кичерә һәм ул гомере буе аның төзәлмәс ярасы булып кала. Шуның тәэсирендәдер инде, Әхмәт Тимер берничә тапкыр омтылып караса да, 17 яшендә ташлап чыгып киткән туган як туфрагын кайтып күрергә кыюлык итә алмыйча, 2003 елның апрелендә кыска вакытлы авырудан соң вафат була.

 

Төркиядән Рушания ханым Алтай хәбәр иткәнчә, бу елның 17 апрелендә дөньякүләм танылган тел галиме, төрки, алтай, монгол телләре белгече, тарихчы, публицист һәм тәрҗемәче Әхмәт Тимернең кабере янында искә алу мәрасиме үткәрелгән. Аны мәрхүмнең Әнкарәдә гомер итүче кызы, икътисад фәннәре докторы Зәйнәп Баһшаиш Фыратоглу һәм әдәбият белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан оештырган. Галим Әхмәт Тимерне киң җәмәгатьчелек катнашында, вафатына 8 ел тулу уңаеннан искә алу беренче мәртәбә үткәрелгән. Анда аның тормыш иптәше - Рана ханым, якыннары, инде үзе кебек үк галим булган элеккеге студентлары, төрле җәмәгатьчелек оешмалары һәм төрле фонд җитәкчеләре, тюрколог галимнәр, милләттәшләребез һәм татар студентлары катнашкан.

 

Мәрхүм Әхмәт Тимер китапның кереш өлешен “Төрки дөньяда Ватан мәсьәләсе” дип исемләндергән. Анда ул төрки халыклар, шул исәптән татар милләте һәм Татарстан туфраклары турында мәгълүматлар биргән. Китапның беренче бүлегендә туып үскән Әлмәт авылы, әти-әнисе, әби- бабайлары, туганнары турында язган, нәсел шәҗәрәләре белән уртаклашкан. Икенче бүлектә башлангыч һәм урта мәктәптә укыган елларын каләмгә алган, өченче бүлектә Төркиягә ничек качып китүе тасвирлана.

 

Әхмәт Тимернең мөселман галимнәренең архивларында сакланган хезмәтләренә таянып, туганнарыннан җыелган мәгълүматларга мөрәҗәгать итеп төзелгән нәсел агачы-шәҗәрәсендә халкыбызның зур, тирән тарихын чагылдырган әйберләр дә бик күп. Мәсәлән, авыл яки шәһәр тарихын язганда, китап итеп бастырганда шул төбәк турында гына мәгълүмат бирү, шул кысаларда гына калу мөмкин түгел. Һәрвакыт масштаблы итеп, географик яктан да киң итеп кенә биреп була чын татар тарихын. Кайларда гына яшәми ул безнең милләт, татар кешесе!

 

Әхмәт Тимернең әтисе Рәшит Яруллинның нәселе бүгенге Ульяновск өлкәсе, Чардаклы районының Абдулла авылыннан, элеккеге Урта Кандалдан булган. Шул ук авылда аларның туганы, зур галим, язучы Закир Кадири Уган 1878 елда дөньяга килгән. Ул 1954 елда Әнкарәдә вафат була.

 

Бу шәхес башта Сембер шәһәрендә Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә укый, соңыннан Бохарада, Стамбул университетын тәмамлый, Египетта мәдрәсәдә тирән белем ала. Дөньякүләм танылган зур журналларның мөхәррире булып эшли. Революциядән соң Закир Кадири Уган Кытай илләре аша Төркиягә чыга. Анда ул Мәгариф министрлыгында, Төрек тарихи җәмгыятендә гарәп, фарсы, урыс теленнән тәрҗемә итү эшләре белән шөгыльләнә. Бу нәселнең борынгы бабалары Самара ягындагы Ставраполь шәһәре, Майна елгасы буендагы Мәси авылыннан. Закир Кадири Уганның хәләл җефете татар халкының милли шагыйрәсе Сания Иффәт Уган. 1900 елда Чистай шәһәрендә туган. Башта Чистайда, аннан соң Иж-Буби мәдрәсәсендә белем алган. Аның шигырьләре “Тормыш”, “Себер” һәм башка газета-журналларда басылып торалар.

 

Габделфәттах хәзрәтнең икенче никахыннан туган Гайшә остабикә - Әхмәт Тимернең әбисе. Богырысланның бай кешесе, он чыгару фабрикасы хуҗасы Мөхәммәтшаһ белән Афифә кызы. Габделфәттах хәзрәт (1829-1891) вафат булгач, Яруллиннар гаиләсен бабасы Мөхәммәтшаһ үз канаты астына ала. Богырысланга һәрдаим кунакка барып йөргәндә кечкенә Әхмәт Мөхәммәтшаһ бабасының уңган, хезмәт сөючән кеше булып, үз көче белән бай тормышта яшәвенең серенә төшенә.

 

Никадәрле генә тырышсалар да татар халкын юк итәргә, үз кыйбласыннан тайпылмый, һаман үзенең бөек затлар кавеменнән икәнлеген исбатлап, дөнья халыкларының хөрмәтен яулап, үрнәк булып яши милләтебез. Моның мисалы булып Россиянең төрле төбәкләрендә бай, матур тормыш алып баручы татар авыллары тора. Югыйсә, аларда шул ук шартларда яшиләр бит. Ләкин татарның мохиты башка. Ул үз көнен үзе күрергә тырыша. “Тимер-корычтан без, яшәргә тырышканбыз.

 

“Агач үсә тамырдан”, ботакларын балта белән чабып торуга да карамастан, үсентеләре һаман калка, шытып тора. Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылына тукталыйк. Себер ханы Күчүм хан нәселе, атамасы Нәдер Уразмәтов һәм аның туганы Ярмөхәммәт (Ярмәк) исеме белән бәйле бу авылның тарихы аша тагын да саллырак мәгълүмат алынды. Күчүм ханның нәсел шәҗәрәсе 17 нче гасыр башында яшәгән, Хива ханлыгында хөкемдарлык иткән, Алтын Урда татар ханнары нәселеннән булган Әбелгазый Баһадир хан бине Гарәб Мөхәммәд хан әл-Чыңгызый-әл Хәрәзминең (1603-1663) “Шәҗәрәи төрек” исемле тарихи китабында бирелгән. Әделгазый Баһадир ханның язмаларында аның үз нәсел шәҗәрәсе дә тулы рәвештә күрсәтелә. Бер кардәше - Бохара ханы Габдулла, 1597 елда үз илендә вафат. Икенче кардәше Себер ханы Күчүмнең 1601 еллар чамасында үз иленә Нугай Урдасына кайтып вафат булуы турында да мәгълүмат бирә. “Бу хезмәт - татар халкы белән Урта Азиядә яшәүче халыклар арасында бик якын кардәшлек, тарихи берлек барлыгын күрсәтүче документ” (Марсель Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы, академик. “Шәҗәрәи төрек”, 2007 ел).

 

Бөек шәхесебез Һади Атласи да “Себер тарихы”н язганда Әбелгазый Баһадир ханның бу хезмәтеннән файдалана. Шуңа нигезләп Күчүм ханның нәсел шәҗәрәсен бирә. Күчүмнең нәселе унөченче буында Чыңгыз ханга барып тоташа.

 

“Чыңгыз ханның углы Җүчи хан, аның углы Шибан хан, аның углы Баһадир хан, аның углы Җүчи Бога, аның углы Байдакол, аның углы Мөнкә Тимер, аның углы Биккунды Углан, аның углы Гали Углан, аның углы Хаҗи Мөхәммәд хан, аның углы Мәхмүдәк хан, аның углы Абак хан, аның углы Тулук хан, аның углы Шәмәй солтан, аның углы Ураз солтан, аның углы Баһадир солтан, Мәхмүдәк хан мәзкәрнең углы Мортаза хан, аның углы Күчем хан. Бу җәмәгатьнең нәселе Күчем ханда өзелде. Ошбу Күчем хан Туран вилаятендә кырык ел падишаһлык кылды, гомере озын булды, бәгъдә ике күзе сукырайды. Тарих мең дә өч елда кулыннан Туранны урыс алды вә Күчем хан, үзе качып мангыт халкы эченә барып, Хак рәхмәтенә китте.

 

Төрки халыкның нәсәбен белүдә Әбелгазыйга һичкем тиңдәш була алмаганлыгы өчен, без аның язганнарын хак дип ышанабыз” (Сайланма әсәрләр I том).

 

“Хәзерге Сибирия борынгы Скифиянең бер кисәге икәнчелеге мәгълүм буладыр. Бу тарафларның бик элекке заманнардан бирле төрки кабиләләр урнашкан җирләр булуларыдыр” (Һади Атласи “Себер тарихы”). Күчүм ханның Бохара әмире нәселеннән булуы турында да тарихта мәгълүмат бар, Нугай Урдасында – казах далаларында туып-үскән дигән фикер дә күрсәтелгән. Ләкин борынгы бабалары, нәсел тамырлары Чыңгыз хан нәселенең Шәйбан хан балаларыннан. Шәйбан мәшһүр Батыйханның энесе, Җүҗи ханның уллары. Димәк, без барыбыз да - бүгенге буын Чыңгыз хан кавеменнән, затлы нәсел варислары буларак безгә зур җаваплылык йөкләнгән.

 

Төбәгебезнең бүгенге буыны шәхесләрен дә барлыйк әле. Мәсәлән, Дамир Гарифуллин - тарихчы, язучы, академик. Марсель ага Әхмәтҗановның үзенең дә Шөгер төбәгеннән булуы да күп нәрсәне сөйли. Шулай ук Шөгер авылында туып-үскән олпат галимнәребез Индус, Энгель Ризак улы Таһировлар, бер гаиләдән ике академик. Олпат язучы, галим, тарихчы Җәмит Рәхимов тә Шөгердән. Тарихчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың нәсел тамырлары әнисе яклап Шөгер төбәгенең Чүте авылыннан булуы да билгеле. Элеккеге Бөгелмә өязеннән чыккан, исемнәре билгеле дөньякүләм танылган мөселман галимнәребез: Әхмәт Тимер Яруллин, аның бертуган энесе, бүгенге көндә Волгоград шәһәрендә яшәүче медицина фәннәре докторы Гамир Рәшит улы Яруллин, аларның өченче буын туганы, бүгенге Чирмешән районы Бәркәтә авылында туып үскән, Төркиядә яшәгән олуг галимебез Әкъдәс Нигъмәти-Курат, Ризаэтдин Фәхреддин, Утыз Имәни, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Кәбир, Фазыл Туйкиннар, Абдулла Баттал Таймас – Бузулук (Актау) һәм башка бик күпләр. Без алар белән горурланып, үрнәк алып яшибез.

 

Татар милләте беркайчан да бетмәячәк. Рухыбыз көчле, киләчәккә карап яшибез, таш астыннан чыккан халык без, алтын тамырдан!

 

 

 

 

Баш мөфти Тәлгать ТАҖЕТДИН (сулдан икенче), дөньякүләм танылган галим Әхмәт ТИМЕР (сулдан өченче) бөек шәхесләр арасында.


Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА
Бердәмлек
№ 49 | 02.12.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»