поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.12.2011 Мәгариф

Бердәмлектә – көч

Самара өлкә мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен камилләштерү институтында региональ Диния нәзарәте оештырган “Ислам һәм православие: гражданнарга рухи-әхлакый белем һәм тәрбия бирү юллары” дип аталган фәнни-гамәли конференция булып үтте. Анда Самара өлкә православие епархиясе һәм өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте вәкилләре, Похвистнево районының “Гали”, Самараның “Нур” мәдрәсәләре шәкертләре, 2012 елдан башлап мәктәпләрдә укытылачак дин культурасы нигезләре һәм дөньяви этика дәресләре укытучылары, галимнәр һәм журналистлар катнашты.

Дин эшлеклеләре Библиягә, Коръәнгә таянып, тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Аларның һәрберсендә православие һәм исламның традицион конфессияләр булуы, христиан һәм мөселманнарның дуслыгы, бердәмлеге, диннең югары әхлаклы кешеләр тәрбияләүдәге роле турында сөйләнелде.

 

Чарага махсус кунак булып Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте вәкиле имам-ахун Вәсил хәзрәт Тимергалиев килгән иде.

 

- Россия мөселманнары элек-электән конфессияара диалог булдырып, араларны ныгытып торганнар һәм бу киләчәктә дә шулай булачак. Алга таба да без дәүләтебезне үстерүгә өлешебезне кертәчәкбез һәм, ата-бабаларыбыз кебек, православие динен тотучылар белән кулга-кул тотынып эшләячәкбез. Эзәрлекләүләргә тартылганда да христианнар белән мөселманнар бергә булган. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Себергә озатылган бер имам турында: ”Урман кискәндә пычкының бер ягында имам, ә икенче ягында атакай булган”, - дип сөйләгән иде.

 

Миңа менә “толерантлык” сүзе ошамый, ул “түземлелек” сүзен аңлата. Ә без бит бер-беребезне түзәбез дип әйтеп булмый, без ихтирам итәбез, - диде Вәсил хәзрәт.

 

Самара православие семинариясендә укучы Денис Левинның “Православие һәм ислам: Россия бәхете өчен үзара дуслык” темасына язган доклады тарихи мәгълүматларга нигезләнеп, дуслык мөнәсәбәтләрен саклауга өндәү буларак яңгырады.

 

- Мөселманнар христианнарга карата беркайчан да нәфрәт хисе кичермәгәннәр. Һәм православие динен тотучылар аларга шуның белән үк җавап биргәннәр. Замоскворечьеда татар урамнары янында төзелгән мәчетне генә алыйк. Аны мөселман җәмгыятенә Наполеон белән сугышта батырлык, фидакарьлек күрсәткән татарларга һәм башкортларга рәхмәт йөзеннән Александр I бүләк иткән. Император Аллаһы йорты өчен җир биргән һәм үз акчасыннан да өлеш чыгарган.

 

Ә хәзерге заманда христианнарны һәм мөселманнарны дошманлаштырырга тырышалар. Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта тикшерелмәгән пычрак язмалар урнаштырыла. Гади халык шуларны укый һәм барысына да ышана. Боларга әле тагын футбол җанатарларының бәрелешләре, үтерү очраклары, базарлардагы шартлаулар, скинхед погромнары да өстәлә икән, аларда башка милләт, дин кешеләренә карата нәфрәт туа. Халык бер нәрсәне аңламый: һәр шундый акция җентекләп планлаштырыла һәм кемнеңдер заказы буенча эшләнә, аны башкаручыларга зур акчалар түләнә. Бу котыртулар - Россияне көчсезләтергә теләүчеләр эше. Мөселманнар һәм христианнар бер-берсенә дошман түгел, без барыбыз да бөек держава уллары һәм кызлары. Тарих моңа дәлил булып тора. Ислам һәм православие дус яшәгәндә, илебездә тынычлык булачак. Әгәр инде котыртуларга алданучы булса, илебез яңа тетрәнүләр кичерәчәк. Россия киләчәге безнең кулда. Ә үзара аңлашучанлык һәм толерантлык бүген аеруча кирәк, - дип сөйләде Денис Левин.

 

Дини уку йортларында укучыларны толерантлы булырга өйрәтү, сектантлык һәм экстремизмга каршы торучанлык тәрбияләү турында Самараның “Нур” мәдрәсәсе ректоры Али Сөләйманов сөйләде:

 

- Дини һәм әхлакый кыйммәтләр сектантлыкка, экстремизмга һәм терроризмга каршы торуда төп чара булып тора. “Нур” мәдрәсәсендә, дини дәресләрдән тыш, дөньяви белем дә бирелергә тиеш. Тик укытучыларга хезмәт хакы түләп тору өчен акча юк. Шуңа күрә дини уку йортларын фән һәм мәгариф министрлыгының гомумбелем бирү системасына кертү кирәк.

 

Самара мөселманнары региональ Диния нәзарәтенең җәмәгатьчелек белән эш итү бүлеге җитәкчесе, мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен камилләштерү институтында ислам культурасы һәм тарихы нигезләрен укытучы Идеал Галәветдинов руханилар һәм халык арасында конфессияара толерантлык тәрбияләү юллары турында сүз тотты.

 

- Ислам һәм православие Авраам диненнән башлана. Аларны берләштерүче факторлар – Коръәндә һәм Библиядә язылган гомумкешелек кыйммәтләре. Тарих күрсәткәнчә, христианнар һәм мөселманнар, уртак Ватаныбызга куркыныч янаганда, бердәм фронт булып дошманнарга каршы күтәрелгәннәр. Бу Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат иткәндә дә, Наполеон басып кергәндә дә, Беренче һәм Икенче бөтендөнья Ватан сугышларында да шулай булган. Без хәзер авыр чор - рухи һәм әхлакый идеалларның кризисын кичерәбез. Россия Федерациясе Конституциясенә нигезләнгән гомуммилли кыйммәтләр һәм приоритетлар системасын булдыруда традицион диннәрнең, иҗтимагый оешмаларның, дәүләт учреждениеләренең роле зурдан, - дип әйтеп үтте Идеал Галәветдинов.

 

Самара өлкә хөкүмәте аппаратының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә департаментының баш консультанты Дмитрий Грешнов ике конфессияне дә бердәм булырга өндәде һәм ничек итеп дәүләттән дини оешмаларга матди ярдәм алып булуын аңлатты. Ә моның өчен кадр ресурслары, ягъни социаль, мәгариф, хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче сәләтле кешеләр булырга тиеш. Кадр ресурсларын табу - дини оешмалар мәсьәләсе. Дини оешмаларның мәгариф һәм белем бирү өлкәсенә кагылышлы инициатив проектлары кадрларга таянырга тиеш. Шул чакта гына дәүләттән финанс ярдәм алып була икән.

 

Дмитрий Грешнов ике зур дини конфессиянең уртак конференциясе Советлар Союзы чорында да, аннан соң да үткәрелмәвенә һәм аның әһәмиятенә басым ясады.

 

Аннары чарада катнашучылар Самараның Җәмигъ мәчетенә, “Нур” мәдрәсәсенә һәм Самараның православие рухи семинариясенә экскурсиягә бардылар. Бу ике конфессиягә бер-берсенең рухи дөньясын аңларга, тирәнрәк тәэсирләр алырга, диннәргә якынаерга ярдәм итте. Дөрестән дә, кешелек рухи һәм әхлакый яктан камил, бердәм булганда гына көчле бит.

 

 

 

Иршат хәзрәт САФИН чыгыш ясый. Президиумда: Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ (сулдан уңга), мөфти Вагыйз хәзрәт ЯРУЛЛИН, өлкә мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен камилләштерү институты ректоры Владимир ВАСИЛЬЕВ, Тольяттидан протоиерей Дмитрий ЛЕСКИН һәм Дмитрий ГРЕШНОВ.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ 49 | 02.12.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»