поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.12.2011 Җәмгыять

Йотмаслармы?

Беркөнне кызым Казаннан кайтты да:

 

– Әти, иптәш кызларым барысы да машинада йөри. Мин дә машина алыйм әле, – дип шаккатырды.

 

Бермәл аптырап торганнан соң әйттем:

 

– Кызым, әйбәтләп уйлап бетердеңме? Ни пычагыма сиңа машина? Эшеңә троллейбус белән барасың, шуның белән кайтасың, көне буе эшеңдә утырасың...

 

– Казаннан Арчага кайтып йөрергә, – диде кызым, үзенең җиңелә баруын сизеп.

 

– Менә, кара: Арчадан Казанга электричкада илле сумга ял итеп, китап укып, нервыңны бетермичә барасың. Казанда автобус яисә троллейбуста теләгән җиреңә җитәсең. «Бөке»ләрдә нервыланып утырып, гомереңне кыскартмыйсың. Казанга барып җитү өчен машинага 7-8 литр бензин кирәк. Ничә сум була? Дөрес, 175 сум. Техосмотр, страховка, салымнар барын беләсеңме? Әгәр берәрсе белән «сөзешсәң»? Кем түли? Фәләнчә миллионлык чит ил машинасы да булса, нәрсәңне сатып түләрсең? Менә шулай ул, руль артына утырып йөрү кызык, рәхәт кебек тоелса да, михнәте һәм мәшәкате күбрәк аның, кызым...

 

Ниһаять, минем белән килешкән кебек булды бала. Яшьләрне белеп булмый, фикерләре үзгәреп тора. Үгетләвен-үгетләдем дә, үзем уйга да калдым...

 

Беркөнне радиодан ишеттем: өч кешенең берсендә машина икән хәзер. Австралиядә сарыклар күбәйгәч, «сарыклар кешене ашый» дигән проблема алдында калганнар, дип укыган идек мәктәптә. Без дә бүген «машина кешене ашый» дип ник хәвефләнмибез соң? Казан, Мәскәү, башка зур шәһәрләр транспорт ташкыныннан буылып ята, урамнарда суларлык түгел: төтен, сөрем, тавыш. Шәһәрдә яшәү авырлашканнан-авырлаша бара. Заводлар берсен-берсе уздырып, төрле модельдәге автомобильләр чыгаруны киметмәсә, чит илләрдән кулланышта булган транспорт кертү тукталмаса, өч-дүрт елдан ни буласын күз алдына китерү дә куркыныч. Казанда гына түгел, Арчада да үзәк урамнарны аркылы чыгарга куркып торасың. Капка төбе саен икешәр, өчәр машина. Җиңел машиналарны әйткән дә юк: прицеплы, озын әрҗәле, үзбушаткыч, «КамАЗ»лар, фургон, «бычок» дигәннәре, хәтта тракторлар да тезелешеп тора. Техника, машина астында калмасак ярый. Алар кислородны ашый, иртән «КамАЗ»ларын кабызып эшкә кузгалганда, тирә-як буылдыргыч төтен һәм газдан тиз генә сафлана алмый. Капка төпләрендә шул машиналарын юып, мазутлы, майлы суны урам буйлап агызалар. Шул пычрак су кое, чишмәләргә сеңеп төшә. Менә шулай үзебезне-үзебез агулап, гомерләребезне кыскартабыз.

 

Хәзер ничектер, элегрәк Германиядә машина базары котырып үсә башлагач, ике елдан машинаны сатарга куша торган булганнар. Ә яше дүрт елдан артса, полиция андый машиналарны тотып, туп-туры металлоломга җибәрткән. Әнә шул туксанынчы-ике меңенче елларда безнекеләр ике-дүрт яшьлек машиналарны алып кайтып сата башладылар да инде. Ә бездә егерме-утыз яшьлек машиналар да «рәхәтләнеп» юлда йөри, беркем бер сүз әйтми.

 

Хәер, үземнең машинама да ундүрт яшь тулган икән ләбаса! УАЗ белән һаман йөрим бит әле. Техосмотр узам, иминиятләтәм, салымнар түлим, барасы җиремә барам, шөкер. Ярар, машиналар кәрванын мин генә туктата алмам, шулай да әйтеп карыйм әле: Казанга кертмәскә кирәк машиналарны. Шәһәр эчендә трамвай, троллейбус, автобус, такси йөреп торсын. Чит илләрдән иске машиналар кертүне туктатырга, машина заводлары санын киметергә, кеше башына туры килә торган транспорт санын төрле чаралар кулланып кыскартырга – менә шул. Кемгәдер көлке тоелыр, кемнеңдер ачуын чыгарыр бу сүзләр.Җәмәгать, уйлашыгыз, һәркемдә машина бар, килеп терәлгәч соң булыр.

 

Бар иде ул машинаның абруйлы, кадерле вакытлары! 70-80 елларда УАЗ машинасын халыкка сату тыелган иде. Мондый шәп машиналарда КПСС райкомы секретарьлары, райбашкарма комитеты рәисләре генә йөрде. 80-90 елларда оешма, колхоз җитәкчеләре дә утырды УАЗга. Ни дип әйтсәгез дә, авыл җирендә, бистәдә яшәгән кеше өчен УАЗ үтергән инде. Элегрәк «Урал» мотоцикллы кешене «машиналы булган» диләр иде. Ә УАЗлы кеше – дәрәҗәле, аңа көнләшеп һәм кызыгып карадылар. Бүгенге яхталы яки джиплы кеше дәрәҗәсендә булды ул. Бу машинаның мөмкинлекләре дә бик зур бит.

 

... Шулай бервакыт колхоз, совхоз, оешма җитәкчеләре авыл хуҗалыгы идарәсе бинасы каршында сөйләшеп торалар. Бер җитәкче сөйли:

 

– Ашарга ит бетте. Үземнең шоферга әйтәм: энем, фәлән колхоздан биш-алты кило ит алып кайт әле, сөйләшенгән, дим. Ярар, бүлмәмдә эшләп утырам, ике-өч сәгать үткәндерме, шоферым мине гараж янына чакыра. Булды, алып кайттым, ди. УАЗның артын ачып җибәрде, йә Ходам, анда – сыер! Ни орышырга, ни мактарга белмим егетне. УАЗның утыргычларын сүтеп алып, сыерны ничек кабинага керткәннәр – үзе генә белә дә, булышчылары беләдер. Ярар, нишлисең, сыерны кире илтеп булмый, биргән хуҗага рәхмәт, ит кирәк бит, суярга куштым!..

 

– Менә сиңа биш кило ит!.. Ну, малай, шоферың да шофер икән синең! – дип, рәхәтләнеп көлешкәннәр иде.

 

... 1990 елның декабре. Салкын, буранлы көн. Күптәнге дустым, колхоз рәисе булып эшләүче фикердәшем белән УАЗга утырып, Түбән Кама шәһәренә юл тоттык. Колхозның машина, тракторларына көпчәкләр кирәк. Сатуда юк. Шушы шәһәрдә бар. Минем Түбән Камада алты ел эшләп, анда танышлар шактый булуын белгән дустым, ярдәм ит дигәч, каршы килеп булмады. Иртүк барабыз шулай Чаллы юлы буйлап. Буранның туктарга исәбе юк. Кинәт буран арасыннан каршыга бер кеше килеп чыкты. Туктарга кушып кулын болгый. «Егетләр, ярдәм итегез, зинһар, Чаллыга барышыбыз иде, дамбадан төшеп киттек. Бер машина да туктамый», – ди бу. Карасак, дамба астында «Волга» машинасы, шуып төшкән, ярый әле, капланмаган. Трослар белән эләктереп, шактый азаплана торгач, «Волга»ны дамба өстенә тартып менгердек. Машинадагы өч абзый нинди генә рәхмәтләр укымадылар, акча да чыгарып бирделәр әле. Менә УАЗ шундый ул. Юлда бәла-казага очраган бер генә машина янына да тукталмыйча, ярдәм итмичә киткән булмады инде. Кешегә булышсаң, юлың да уңа шул. Шул көнне эш пешмәс, иртәгә дә калыр әле дип сөйләшеп барсак та, Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсендә кирәкле танышларны очратып, документларны рәсмиләштереп тә куйдык. Ә кичен колхозга чылтыратып, көпчәкләрне төяп алып кайтырга иртәгә иртүк бер йөк машинасы җибәртергә боерык бирде дустым.

 

...1989 елның июлендә Арча районының «Коммунизмга» газетасы редакторы итеп билгеләнгәч, иң беренче эш итеп редакция бинасы, гараж, сарайларга «ревизия» ясап чыккан идем. Бина иске, түбәсеннән су үтә, сарайларны төзәтергә кирәк икән.Гараж да ремонт сорый. Гараж эчендә редакция шоферы чардуган ясап ята. «УАЗ бер ел ярым йөрми инде, ватык, запчасть юк», – диде шофер. Телсез калып, КПСС райкомы секретаре янына кердем. Газета райком органы булгач, финанс аларда иде. Райком секретаре да редакциянең ел ярым машинасыз икәнен белә, корреспондентларның төрле очраклы техникага утырып барып-кайтып йөрүләрен дә әйтте. «Әгәр шул УАЗны төзәттереп чыга алсагыз, сезнең чын хуҗа булуыгызны танырбыз», – диде.

 

Белешә, таныша, йөри торгач, ниһаять, Биектаудагы авторемонт заводы директоры бүлмәсе каршына килеп бастым.Чират көтеп кереп, хәлне аңлаттым, буш итмәм дип тә ым кактым. Якташлык та роль уйнагандыр, өч көннән УАЗны ремонтка китерергә кушты директор. Заводта эшләүче цех начальнигы, мастерлар белән дә танышып, аңлашып чыктым. Кыскасы, машинаңны әйбәт детальләр белән төзәттерәсең килсә, ит белән аракыны жәлләмә икән. Ә ите дә, аракысы да ул елларда райбашкарма комитеты рәисе имзасы белән генә бирелә иде. Илле кило итне, бер тартма аракыны ничек, нинди юллар белән тапканымны тәфсилләп тормыйм. Деталь табучыларны жайлап-майлап йөри торгач, унбиш көндә машинабызга җан керде. Куе яшел төскә буятып та алгач, завод ишек алдында дөбердәтеп кабызып, шатлыктан җырлый-җырлый, Арчага тәгәрәдек. Бездән дә бәхетле кеше булмагандыр ул көннәрдә. Шактый еллар хезмәт итте әле ул УАЗ редакциягә.

 

Тагын бер хәл турында язып китсәм, ялыктырмам микән газета укучыларны?

 

Авылда печән өсте. Безнең «Искра» колхозы елның-елында, хезмәт көненә карап, болын печәнен бүлеп бирә. Ашыт буендагы үләнне чабып, киптереп алып кайтырга бары тик өч ял көне бирелә. Колхозчы, пенсионерның печәнен ташырга техниканы санап кына бирә колхоз рәисе. Чөнки колхозның җиде авылында эшләрне туктатып торып булмый. Әни хәбәр бирүгә, УАЗыма арбасын тагып, авылга кайтып җитә идем. Арбасына бер ат йөге печән тутырып була. Таптап тыгызлап, бастырыклап бәйләп, йөкне Ашыт буе болыныннан өйгә алып кайтып бушатам. Өч УАЗ арбасы печән кыш буе сыер, бозау асрап чыгарга җитә. Бу көнне ялгыз карчык, тол хатыннарга, туганнар, күршеләргә дә печәннәрен төяп алып кайтып бирәм әле. УАЗым күп рәхмәтләр, матур теләкләр ишетә бу көнне. Шулай, колхозның йөк машинасына ялынмыйбыз, үзебезнеке яшәсен.

 

Ульяновскида УАЗны төрлечә үзгәртеп, чит ил джибына охшатып та чыгаралар хәзер. Джип дигәннән, кәттә булса да, саз, пычрактан чыга алмый икән ул. Бер авыл хуҗалыгы семинарында зур, кара джипка утырган түрә сыер фермасы янындагы сазга керде дә батты. Шоферы алга, артка бирә, көпчәкләрен шиңдерә, кабинасын күтәртә – файдасыз. УАЗ, «Нива»ларга утырган колхоз рәисләре, елмаюларын яшереп, батып яткан джип яныннан чыжлап узып киттеләр. Шактый азаплангач, «Беларусь» тракторы тартып чыгарды тагын кара джипны.

 

УАЗны мактавын мактадың да, бензинны күп ашый бит ул, экономияле түгел, диярсез. Ә мин аңа җиделе «Жигули» карбюраторын куйдым. Бензинны бермә-бер ким ашый хәзер.

 

... Дөнья үзгәрә, аның белән кешеләр дә, техника да үзгәрә. Бүген машинада утырып йөрү горурлык та, дәрәҗә дә түгел, сиңа канәгатьлек тә китерми. Җәяү йөрмәгәч, көне буе утырып торгач, сәламәтлек китә, гомер кыскара. Бүгенге цивилизация кешегә каршы эшли.

 

Кара тасма булып сузылган Арча-Казан трассасында төнлә дә машиналар ташкыны туктамый. Кая баралар, ни эшлиләр – Казанга барганда гел үз-үземә шул сорауны бирәм. Ике як тарафка да көпчәкле тимер ташкыны елан кебек сузылып бара. Аждаһа авызына сузылып, җай гына кереп барабыз кебек. Исән калырмы кешелек, машиналар безне йотмасмы, тимер тавы астында күмелеп калмабызмы? Шул борчуга сала.

 

Арча районы.


Тәлгать ГОМӘРОВ
Татарстан яшьләре
№ 64 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»