поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.11.2011 Дин

Догаларның шифасына ышанырга кирәк

Беркөнне йокыдан торып көзгегә карасам, сул як күз кабагым шешеп, салынып төшкән. Нилектән икәнен уйлап баш ватсам да, сәбәбен таба алмадым. «Бу арада баллы әйберләр күп ашалды, шуңа аллергиядер», – дип, дару эчәргә тотындым. Тик бернинди нәтиҗә булмады. Шешнең килеп чыгуын дустым Рәмзия үзенчә юрады: «Күз тигән сиңа, өшкертергә кирәк. Операциядән соң матурланып, яшәреп киттең. Бөтен укытучылар бу турыда сөйлиләр, беркөн үзем ашханәдә ишеттем», – диде ул.

Минем үземнең дә йөземә бәреп әйткәннәре бар иде бу хакта, шуңа уйга калдым. Күз тиюләргә ышанам. Нишләргә инде миңа? Өшкерүчеләр бармы икән соң ул хәзер? Их, әтиемнең әнисе Нәгыймә әбием исән булса! Әбием күз тиюләрдән, төрле «чарпулардан» өшкерә, хәтта тимрәүне дә үзенчә дәвалый иде. Мәсәлән, кызылча (крапивница) авыруыннан аның кызыл төстәге ике солдат погоны бар иде. Өшкергәндә, догалар укып, шул погоннар белән тәнне сыпыра, як-ягына карап төкеренә. Шул ырымнарны башкарганда ук инде тәннең кычытуы кими бара, өч көннән соң авыруның эзе дә калмый. Ә куркулык кою өчен, махсус кургашын тота. Кургашны эретеп, курыккан кешенең колагы янына чүмеч белән салкын су куя да эрегән кургашны чүмечкә коя. Ни гаҗәп: кеше нәрсәдән курыкса, шул сын килә дә чыга. Әбием шулкадәр пөхтә, һәр әйберен аерым-аерым төреп, иске букчада саклый. Әллә укылган догалары, әллә тыны шифалы идеме аның, килгән бер кеше терелеп китә иде бездән. Җәй көннәрендә әбием төрле шифалы үләннәр җыя, шулардан төнәтмәләр ясый иде. Безнең өйдән беркайчан да кеше өзелеп тормады. Авылдашлар гына түгел, тирә-күрше авыллардан да киләләр иде безгә. Килгән кешене чәй эчертмичә җибәрми иде әби, гомере буена самавыр чәе генә эчте. Өйнең түрендә көне буе чыжлап самавыры кайнап утырыр иде. «Әби, газда чәйнекне кайнату җиңелрәк бит», – дигәч: «Комганнан чәй эчеп утырмыйм әле», – дия иде. Килгән кешене өшкерә, өшкергәннән соң җилгә чыгарга ярамый, шифасы булмый, дип, мич артындагы сәкедә яткырып тора. Кайберләре шунда йоклап та алалар, бу инде өшкерүнең файдасы турында сөйли. Күз тиюдән өшкерә башласа, авызын зур итеп ачып иснәргә тотына. «Менә, шайтан өшкергәнне яратмый, авызны карыштыра, иснәтә», – ди иде. Бала булсам да, бер хатирә истә калган. Авылдаш Габдулла абый (урманчы) урманга «диләнкә» чистартырга бара. Әйбәт кенә эшләгәндә, көчле җил чыгып, аның битенә кагылып уза. Шуннан Габдулла абыйның авыз-борыны кыегая, бите шешенә. Нәрсә булганын да аңламаган килеш, куркып, ул авылга кайтып китә. Өйгә кайтып кергәч, хатыны ирен шул хәлдә күреп аптырап кала. Нишләргә? Хастаханәгә барыргамы, әллә Нәгыймә әбигә күрсәтеп караргамы? Көн кичкә якынлашканлыктан, безгә төшәргә карар кылалар. Безгә килеп кергәч тә: «Кем, Габдулла энем, җен зәхмәте эләккән, шайтан җиле тигән сиңа. Ярый әле бүген үк килгәнсез, әгәр сеңешсә, төзәлү озакка сузылыр иде», – дип каршы алды аларны әби һәм дога китапларын алып өшкерергә тотынды. Үзе өшкерә, үзе авызын ачып исни. Шулай азапланып өшкереп бетерде. «Габдулла энем, өшкерүне өчкә тутырырга кирәк, шунсыз шифасы булмаячак, иртәгә дә килерсез. Иртәгә мин сиңа таң суы да алырмын», – дип озатты аларны әби. Безнең бакча артында гына Бырыс елгасы ага. Әби иртән, кояш чыкканчы, шул елгага төшеп, чиләген агымга каршы куеп, догаларын укып, таң суы ала. Шул су белән битеңне, тәнеңне юсаң, күз тиюләр, төрле зәхмәтләр юкка чыга икән. Таң сулары белән юынып, өч көн рәттән өшкергәннән соң, ни гаҗәп, Габдулла абыйның бите элеккеге хәленә кайтты. Узган гомерләр... Бу вакыйгага инде утыз еллап вакыт үткән, ләкин миңа әле кичә генә булган кебек. Әбием һәр эшен бик төгәл, теләп башкара, хезмәте өчен берни сорамый. Килүчеләр кайчакта күчтәнәч итеп такта чәй яисә тартмалы шикәр алып киләләр. Бу әйберләрне алырга теләмәгәч, сәдака, дип, ирексезләп калдырып китәләр иде». «Күз хайванны – казанга, кешене гүргә кертә ул, балалар. Күзнең угы бар, шуннан сакланыгыз, ул матурларга гына тими. Шуңа күрә түшегезгә брошка яки булавка тагып, һәрвакытта бисмиллагызны әйтеп йөрегез», – дип әйтә иде ул безгә. Кечкенә булганмын шул, әбидән өйрәнеп кала белмәгәнмен аның һөнәрләрен. Әбинең букчасы хәзер дә исән, тик ничә ел инде андагы әйберләр файда китерми. Әби миңа догалар өйрәтеп калдырган иде, шул догаларны укысам, күңелем тынычлана. Белгәннәремне укып, үземне-үзем өшкереп карарга булдым. Әбием кебек өчкә тутырып өшкердем. Ышанмаслык хәл. Әллә догаларның файдасы тиде, әллә төзәлү вакыты җитте, күзем төзәлде. Догаларның чынлап та шифа китерәчәгенә чын күңелдән ышанырга гына кирәктер ул...

 


Фирая ХӘСӘНОВА, Казан
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»