|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.11.2011 Җәмгыять
Җирнең йөрәк тибеше, яки Вакыт ничек тизләнә?Кешелек дөньясының бер өлеше 2012 елның декабрендә булачак дөнья бетүен көтә. Эш шуңа барып җитә: шул көнгә атап кайберәүләр махсус капсулалар, бункерлар әзерли. Дөнья беткәч тә исән калмакчылар, янәсе. Әлбәттә инде, “декабрь катастрофасы”ннан һәртөрле табыш алырга теләүче бизнес активлаша. Мая кабиләсе, имештер, дөнья бетүнең төгәл датасын белгән икән дигән хәбәрне актив эксплуатацияләп, акча эшләп алырга теләүчеләр саны арта. Бу хәбәрләр һәм бу әзерлекләрдә мантыйк ике якка аксый. Беренчесе, дөнья бетүнең төгәл датасын аны юк итүче көч кенә әйтә алыр иде. Үзе күптән юкка чыккан кабилә бу датаны билгели алмый. Икенчесе, дөнья бетә икән, бу көн өчен бункерлар әзерләү шактый ук мәгънәсез эш инде, чөнки бункер үзе дә шул дөньяның бер кисәкчеге буларак юкка чыгачак бит. Дөньяның бетүе без – мөселманнар аңында бу галәмнең тулысынча юкка чыгуын, хәзерге вакыт һәм пространство үлчәмнәренең дә бетүен аңлата. Дөнья беткәндә дә исән калу өчен ким дигәндә бу пространстводан тыш көч, аңа бәйсез көч булырга кирәк. Килешик: адәм баласына мондый куәт бирелмәгән, шуңа күрә дөнья беткәндә исән калу мәшәкате – артык һәм мәгънәсез мәшәкать.
Ләкин без яши торган галәмнең чикләнгәнлеге, аның кайчан да булса юкка чыгачагы – ул факт. Бу вакыйганың инде бик үк ерак офыклар артында түгел икәнлеге дә иман китергән мөэминнәр өчен сер түгел. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә үзенең сүзләре белән дәлилләр китерә, әмма Кыямәт датасын яшерә. Бу хәтта Аллаһның илчесе буларак кешелеккә Кыямәт билгеләре турында сөйләүче пәйгамбәребез Мөхәммәд (салалаһу галәйһи вәссаләм) өчен дә яшерен булып кала. Кыямәтнең якынлашуын без аның билгеләре буенча тоябыз. Шул билгеләр безгә һәрдаим изгелектә булырга тиешлекне искәртә, гамәлләр өчен җавап көненең җитәчәге турында кисәтә.
Кыямәт көненең билгеләре арасында адәм балаларын хәйран калдыра торган берсе бүген аеруча нык сизелә. Мин еш кына кайчандыр үзем белән бер чорда вузда укыган яшьлек танышларыма, дистә еллар буе күрешмәгән дусларга телефоннан шалтыратам. Инде илле яшьлекләр булып өлгергән замандашларым һәр сөйләшү саен вакыт турында сүз чыгармыйча, аның җитмәвеннән зарланмыйча калмыйлар. Әле соңгы көннәрдә генә Саба белән сөйләштем. “Вакыт тиз үтә, Рәшит, атна башланып та өлгерми, төгәлләнә дә, айлар, еллар акканын сизмичә дә калабыз”, – ди кайчандыр бергә ризык бүлешкән дустым. Бу сүзне хәзер кешеләр еш әйтә, хәтта егерме биш, утыз яшьлекләр телендә дә кабатлана ул. Вакыт җитмәүдән зарланмаган кешене бүген инде табып булмый. Бу субъектив тойгы гынамы, әллә инде чынлап та вакыт тизрәк уза аламы? Бу язмада, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәднең (салалаһу галәйһи вәссаләм) хәдисләренә һәм хәзерге фән яңалыкларына таянып, шул сорауга җавап бирергә тырышып карыйк. Вакытның абсолют түгеллеге, ягъни акрыная һәм тизләнә дә алуы турында галимнәрдән беренче булып Эйнштейн әйтә. Вакытны ул тизлеккә һәм массага бәйли. Тизлек зуррак булган саен, вакыт акрыная, хәтта туктый да ала, ди. Иң төгәл атом сәгатьләре уйлап табылганнан соң, аның бу теориясе практикада да раслана. Зур тизлектә хәрәкәт итүче очкычта вакытның акрынрак үтүе дәлилләнә. Тау башында һәм тау итәгендә дә вакытның ике төрле агуын ачыклый галимнәр. Галәмдә кара тишекләр барлыгы ачыклангач, кайбер физиклар һәм астрономнар кара тишекләр өслегендә вакыт тукталган һәм анда барып төшеп исән кала алсаң, бөтен заманнарны берьюлы күзәтә алыр идең дигән гипотезаны әйтәләр. Ассызыклыйк: бу бары тик гипотеза гына. Вакыт үлчәменең даими түгеллеге турында, бер көннең мең ел озынлыгында да, илле мең ел озынлыгында да була алуы турында Коръәндә Аллаһы Тәгалә үз сүзләре белән әйтә. Шуңа күрә Эйнштейн теориясендә мөселманнар өчен гаҗәп нәрсә юк.
Ә менә без, динебезгә һәм милләтебезгә, яшебезгә карамыйча, барыбыз да берьюлы тоя торган вакытның тиз узуы турында ислам нәрсә ди? Пәйгамбәребезнең (салалаһу галәйһи вәссаләм) бу хактагы хәдисен карыйк. “Вакыт тизләнмичә торып, Кыямәт сәгате сукмас. Ел айга охшар, ай атнага охшар, атна көнгә охшар, ә көн сәгатькә охшар, сәгать исә кисәү башы пыскыган кадәр генә булыр”. Хәдис безнең чор кешесенең вакытны тоемлавы турында ышанычлы итеп сөйли. Бу хакта хәзерге фән нәрсә булса да әйтәме?
Җир өслеге һәм ионосфера пространствосында электромагнит дулкыннарының тирбәлеше барлыгы турындагы фикерне 1952 елда Мюнхен университеты профессоры В. О. Шуман әйтә. Соңыннан бу тирбәлеш үтә сизгер аппаратура ярдәмендә үлчәнә, аңа Шуман резонансы дигән исем бирәләр. Герберт Кёниг дигән немец табибы Шуман резонансы белән кешенең баш мие чыгара торган альфа-дулкыннар арасында бәйләнеш булуын ачыклый. Боларга бик артык гаҗәпләнергә кирәкми: табигатьтә нәрсә булмас?! Галимнәр тагын бер нәрсә ачыклый: Шуман резонансы тәүлекнең төрле вакытларында берникадәр үзгәреп алуга карамастан, аның даими үлчәме бар. Шуңа күрә хәрбиләр әлеге резонансны үз приборларының төгәллеген тикшерү өчен файдалана башлый. Бу тирбәлешкә тагын Җирнең йөрәк тибеше дигән исем дә бирәләр. 1980 елларга кадәр планетаның йөрәк тибешендә үзгәрешләр булмый. 7,8 Гц ешлыкта тирбәлә дулкыннар. Тик шуннан соң гаҗәп хәлләр башлана, Җир үзенең йөрәк тибешен ешлата башлый. Еллар үткән саен 8,6 Гцка, 11, 2 Гцка, хәтта 12 Гцка кадәр җитә тирбәлешнең ешлыгы. Планетаның бер мөһим параметрында үзгәрешләр булу (бүген исә электромагнит кырына бәйле башка параметрлар да үзгәрештә) физикларны бу мәсьәләгә игътибар белән карарга мәҗбүр итә. Һәм менә нәрсә ачыклана: планета “пульсы”ның ешаюына бәйле рәвештә вакыт та тизләнә икән. Тәүлектә шул 24 сәгать инде сәгатен, тик менә шул 24 сәгать 1980 елга кадәрге 16 сәгать тизлегендә, аннан соң хәтта 14 сәгать ярым тизлегендә үтә башлаган. Моны без барыбыз да тоябыз. Кыямәтнең башка билгеләре белән янәшә килеп вакыт тизләнүе безне яшәү мәгънәсе турында тагын да җитдирәк итеп уйларга мәҗбүр итә.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|