• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

28.11.2011 Сәясәт

Иле нинди – сайлаулары да шундый

Сембердә дә сайлау кампаниясенә ошаган хәрәкәт күзәтелә. Ләкин сайлау нәтиҗәсе, совет чорындагы кебек, алдан билгеле.

Өлкә үзәгендә 150 меңле тираж белән сигез сәхифәле бушлай махсус чыгарылышлы гәзит тараттылар. Аның беренче битендә “Бердәм Русия”нең халык мәнфәгатьләрен кайгыртуы буенча ун еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре санап үтелә. “Бердәм Русия” илне таркалудан коткарып калган, икътисади кризисны ерып чыккан, кешедә киләчәккә өметне кире кайтарган һәм Русиянең артабан тотрыклы үсешенә гарантия тудырган.

 

Өлкә башлыгы Сергей Морозов сурәте янында аның сүзләре китерелә: “Бердәм Русиянең җиңеп чыгуы Ульян өлкәсендә яшәүче һәркемгә кирәк!”

 

Илбашы Медведев, данлыклы спортсмен – күкрәге орден-медальләр белән тулган, полковник формасындагы Владислав Третьяк кебек данлыклы шәхесләр дә “Бердәм Русия” яклы булгач, гади кеше кемгә үзенең бердәнбер тавышын бирсен инде?

 

“Реаль эшләр өчен тавыш бирәбез” дигән язма “Озак яшә!”, “Матур яшә!” кебек шигарләр белән бизәлгән. “Русиялеләр акыл белән уйлап тавыш бирәләр” дигән язма телефон аша сораштырулар нәтиҗәсен китерә. Баксаң, респондентларның 66 проценты “Бердәм Русия” яклы, 13%ы – КПРФка тавыш бирәчәк, калганнары ЛДПР белән “Гадел Русия”гә тавыш бирергә ниятли икән.

 

Гәзитнең соңгы битендә шәһәрара автобуслар маршрутларының көн тәртибе дә бирелә һәм “Сайлауларга кадәр!” дигән шигар белән тәмамлана.

 

Үзебезнең “Өмет” гәзите дә алдагы сайлауларга игътибар итә. Дөрес, реклама сыйфатында гына – түләүле язмалар. Жириновский сурәте белән бергә ”ЛДПР – сезнең фиркагез!” һәм “Бердәм Русия”гә тавыш бирүнең алты сәбәбе санап үтелә. Менә берсе: “Бердәм Русия – көчле лидерлар Медведев һәм Путин фиркасе!”. Аннан тыш, ул – җаваплылык, ул – социаль гарантияләр һәм тотрыклылык фиркасе дә икән. Башка фиркаләр вәгъдәләр генә өләшкәндә, “Бердәм Русия” – бердәнбер реаль эшләр башкаручы фирка, аның эшчәнлеген халыкның күпчелеге үз халәтендә сизә икән.

 

Медведевның Сембер төбәге буенча ярдәмчеләре төркеменә өлкә башлыгы Сергей Морозов һәм сәясмән Балахиннан тыш, атаклы спортчы Владислав Третьяк та керә икән.

 

“Өмет” гәзите өлкә башлыгы Сергей Морозов белән әңгәмә дә бастырган. Тулы бер сәхифәне биләгән әңгәмә менә ничек атала: “Татар милләтенең тапкырлыгы, үткен акылы һәм гаҗәеп дәрәҗәдә тупланганлыгы миңа аеруча ошый”. Яхшы әңгәмә, диясе килә, чөнки өлкә татарлары үзләре дә Сергей Ивановичны ихтирам итәләр бит. Һәм хаклы рәвештә. Һәрхәлдә, элекке губернаторлар мәрхүм Юрий Горячев һәм өлкәне талап киткән Шаманов белән чагыштытырлык түгел инде.

 

Тик шунысы да бар бит әле: Сергей Иванович белән әңгәмәнең нәкъ сайлау алды кампаниясе ахырында басылып чыгуы – шул ук сайлау алды кампаниясе чарасыдай гына кабул ителә. Һәм бу уңай карашның максаты турында кирәкмәгән уйлар да туа ала. Чөнки, Сергей Иванович та, әлбәттә инде, барча түрәләр кебек үк, шул ук “Бердәм Русия”әгъзасы бит. Димәк, Ульян өлкәсе татарлары өчен абруйлы кешенең абруйлы сүзләре шул ук “Бердәм Русия” җырын җырлау булып чыга. Бу фирканең җиңеп чыгуына әллә ни шикләр булмаса да.

 

Күпмилләтле илдә милли фиркалар дә булырга тиеш иде дә бит. “Национализм” дигән сүз – үз милләте мәнфәгатьләрен кайгыртуны гына күз алдында тотса да, аны Сталин чорларында ук сүгенү сүзенә тиңләштергәннәр иде шул.

 

Иле нинди – сайлаулары да шундый. Бары тик “руководящая и направляющая” гына лидер була ала. КПСС дип аталамы ул, “Единство” исемен йөртәме, бүгенге “Бердәм Русия”се – шул ук инде. Бер үк табадан төшкән коймак кебек, нинди шигарләргә таянуларына карамастан.

 

Ул арада интернетта хакимият фиркасенең кылган вә кылмаган гамәлләре һәм дә киләчәккә яңа вәгъдәләре турында тәнкыйтьле-төрттерүле видеоязмалар тарала.

Айрат ИБРАҺИМ
Азатлык
№ | 27.11.2011
Азатлык печать

Фикерләр

№8 (790231) / 23.12.2011 17:59:09

Айрат ага, Сезнең дары һаман коры!
http://rustemzaripov.blogspot.com/

№7 (787769) / 29.11.2011 11:19:17

Андый партия бар бит инде. Анын членнарынын мандатлары да бар. Алар жыелышалар да.
(Тик узлэре виртуаль членнар булганлыктан жыелу урыннары да виртуаль - монда... монитор артында)

№6 (787732) / 28.11.2011 20:31:19

/Күпмилләтле илдә милли фиркаләр дә булырга тиеш иде дә бит/.
Бу фикер белән күпләр килешәдер.

Тагын бер фикер өстисем килә.
Менә, берничә партия бар! Ничә әгъзагыз бар сон сезнең? Шул юньсез партияларга керергә теләмәгәннәрнең хакы юкмы, үз партияләрен - "Партия беспартийных", мәсәлән, булдырырга?!.
Күпчелек шунда тупланыр иде. Ничә партия әгъзаң бар, шуңа карап мандатлар саны билгеләнергә тиеш. Шул чагында, гаделлеккә таба бер адым ясалыр иде.

№5 (787727) / 28.11.2011 20:09:28

м.да №4 белән килешәм.
20 еллап сайлауга бармаганнан соң, быел беренче мәртәбә *сайлау*га барырга булдым. Тагын бер омтылып карыйк әле, алдауларын фаш итәргә.

№4 (787714) / 28.11.2011 18:43:16

"Барып йөрүдә мәгънә бар микән????"
Бар! Беренчедән- синең тавышыңнан файдалану мөмкинлеге калмый. Икенчедән- сайлайу узгач сайлау комиссиясенең отчетын таләп итәргә хакыбыз бар.% белән "БР"га каршылар саны туры килү-килмәвен исбатлау авыр түгел.Ә кешенең конституцион хокукын бозган өчен җинаять матдәсе исе килә.Иң беренче ялагай җирле үзидарә җитәкчеләренең астына су кертергә кирәк. Әйдәгез туганнарны, дусларны "БР" гә тавыш бирмәскә чакырыйк. Парламент һичъюгындак күппартияле булсын.Түрәләр партиясенең кемнәр мәнфәгатен кайгыртканын үз күзләребез белән күрдек инде.Җитәәәәәәәәр!!!!!

№3 (787713) / 28.11.2011 18:42:00

Халкы нинди - сайлавы да шундый.

№2 (787708) / 28.11.2011 18:23:37

Мин үзем БР га тавыш бирергә җыенмыйм. Гаиләбез,дуслар танышлар,хезмәттәшләр берсе дә аны сайларга җыенмый.
Ләкин 66 прасинтны сырлап ук куйганнар!!!!
"Сайлагач" күпме булачагы турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Барып йөрүдә мәгънә бар микән????

№1 (787704) / 28.11.2011 18:10:27

Намуссызлар партиясенә намуссызлар үзләре һәм җүләрләр генә тавыш бирергә мөмкин . Сез шуларның кайсысына керәсез? Мин -юк!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино