поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.11.2011 Җәмгыять

Әнкәйләрнең олы хакы

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны нәфис, хисләргә бирелүчән, барча эшне йөрәк аша кичерүче итеп яралткан. Хатын-кызның табигате йомшак, мөнәсәбәтләре җылы. Ул, ана буларак, йөрәк җылысын балаларына һич тә кызганмый бирә.

Тормышта төрле хәлләр килеп чыга шул. Кайбер хатын-кыз үз баласын да ташлап китә, ә кайберсенең йөрәгендә ятим калган сабыйларга да урын табыла.

 

Бүгенге көндә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында гомер итүче Гүзәл Мансур кызы Нәҗмиева - нәкъ шундый аналарның берсе.

 

Гүзәл Башкортстанда туып үскән. Дус кызы Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылы кешесенә тормышка чыкканда, ул туйга дусының шаһиты булып килә. Һәм... үзе дә шунда кияүгә чыгып кала. Туйда Наил белән очрашкач, яшьләр бер күрүдән бер-берсен ошаталар һәм, озакка сузмыйча, тормыш җепләрен кушып үрәләр. Адәм баласын җиргә ашар ризыгы, эчәр суы тарта, диләр мондый очракта өлкәннәр.

 

Гүзәлия белән Наил кызлары Зиләне, уллары Рамилне үстереп ятканда, Гүзәлиягә Башкортстаннан авыр хәбәр килеп ирешә: аның бертуган сеңелесе Айгөл авырып китеп, кинәт вафат булган һәм аның гөнаһсыз нарасые Ләйсән ятим калган.

 

Әтисе исән булып та, ятимлек ачысын татыган бичара сабый кемгә, кая барып сыеныр икән, дигән уйлар Гүзәлиянең йөрәген телгәли. Ә бераздан Ләйсәнне ятимнәр йортына алалар икән, дигән хәбәр килеп ирешә. Шунда ул ире белән киңәшеп, баланы үзләренә алып кайта. Моның өчен рәсми кәгазьләр юнәтеп йөргәндә, ата дигән кеше инде өйләнгән, яңа гаилә белән яши башлаган, дигән хәбәр алалар.

 

Еллар берсен-берсе алмаштырып кына торалар. Хәзер инде Гүзәлия ханым белән Наил әфәнденең кызлары Зилә Рәшит исемле кешегә тормышка чыгып, оныклары Диананы бүләк иткән. Рамил уллары Похвистневода электрик һөнәрен үзләштерә. Ә Ләйсән унынчы сыйныфта укып йөри.

 

- Ләйсәнебез 9нчы сыйныфны тәмамлаганда, бердәм дәүләт имтиханнарын "яхшы" билгеләргә тапшырды. Ул халкыбызның моңлы, озын көйгә салган җырларын сузып-сузып җырларга ярата. Үзебезнең генә түгел, күрше-тирә авыл һәм район сәхнәләрендә чыгышлар ясый. Ул киләчәктә җырчы булырга хыяллана.

 

Киләчәге ничек буласын алдан әйтеп булмый, авыл җирендә музыка мәктәпләре юк бит. Шулай да, без кызыбыз бәхетле, киләчәк тормышта үз урынын таба алсын өчен, кулдан килгәннәрнең барысын да эшләргә тырышабыз, - дип аналарча кайгыртып сөйли Гүзәлия ханым.

 

Дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә хатын-кызның йөрәген күпме борчу-мәшәкать, ярату һәм наз сыярлык итеп яралткан! Чын хатын-кыз – тормыш тоткасы ул. Хәләл җефетенә ипле, тугры иптәш, балаларына - лаеклы ана, оныкларына - яраткан әби. Дини китаплардан бер риваять укыдым: берәү әнисен үпкәләткән дә, ризалыгын алыр өчен, хаҗга кулларына күтәреп алып барган. Хаҗдан кайткач, сораган ди:

 

- Әниемнең хакы минем өстемдә калмадымы инде?

 

Моңа каршы Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйиссәләм: "Калды шул әле. Әниең сине тудырганда кичергән авырту, бер тулгак ачысының хакын гына түләдең син. Ана хакын берничек тә түләп бетерә алмыйсың, үзеннән бәхиллек сора. Ул үзе кичерсә генә җәннәткә керерсең”, - дип җавап биргән, ди.

 

Иртәгә газиз әнкәйләребез көне. Артыбызга борылып карыйк әле: шушы ел эчендә без ничә мәртәбә аларның хәлләрен белеп, игелек эшләдек икән? Әгәр рәнҗеткән булсак - бәхиллек сорыйк, бәйрәм көнне генә түгел, башка вакытта да бүләкләр бирергә онытмыйк.

 

Барча әнкәйләрне дә ихлас күңелебездән бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез: һәрчак исән-сау, кайгы-хәсрәт күрми яшәгез, йөзегездән эчкерсез елмаю китмәсен!

 

РӘСЕМДӘ: Гүзәл НӘҖМИЕВА кызлары Ләйсән (сулда), Зилә һәм оныгы Диана белән.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 48 | 26.11.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»