|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2011 Җәмгыять
"Күке" аналар өчен бәби тартмаcыБала ташлауның яңа ысулын уйлап чыгардылар Бер елны Казанның Бигичев урамында яңа туган сабыйны ташлап калдырганнар икән, дигән хәбәр йөрәккә шом салды. Бу бердәнбер очрак түгел, аннан соң да бәләкәчләр чүплектә, подвалда, урман читендә, су буенда һәм тагын әллә кайларда табыла тора. Нарасыйларны төргәккә төрәләр дә теләсә кайда ыргытып калдыралар.
Ул балаларның, каты бәгырьлелек, миһербансызлык җимешләренең күбесе инде үлгән була. Бик сирәген табиблар, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән исән калдыралар. Чит илләрдә әти-әнисеннән арткан яңа туган бәләкәчләрне җыю өчен махсус тартмалар урнаштырылуы хакында белә идек. Россиядә дә әнә шул тәҗрибәне сынап карарга уйлыйлар. Иң әүвәл аны Сочи хастаханәсенә урнаштыралар. Бүген "бәби" тартмаларын Новороссийск, Армавир медицина оешмалары каршында да күрергә мөмкин. Һәркайсы якынча йөз мең евро торучы контейнерлар киләчәктә бөтен Россия төбәкләрендә пәйда булачак икән. Моннан соң "күке" аналарга сабыйларын шунда калдырып китү мөмкинлеге ачыла.
Тартма баласын калдыручы читләр күзенә чалынмаслык, видеокамералар сурәтенә эләкмәслек итеп аулак урынга көйләнә. Бәләкәч тартмага эләккәч, 30 секундтан табиб бүлмәсендә сигнализация тавышы ишетелә. Бу идея тәүге тапкыр 1999 елда Германиядә тормышка ашырыла башлый һәм беренче елны ук контейнерда 20 сабыйны калдырып китәләр. Немецлар тәҗрибәсен бүтән илләр дә күтәреп ала. Хәзер "бәби" тартмалары Германиядән тыш, Пакьстанда, Италиядә, Чехиядә дә бар. Сочи хезмәткәрләре дә эш тәртибен Чехиягә барып өйрәнеп кайткан.
Сочида "бәби"тартмасы урнаштырылган урын, халык күпләп җыела торган мәйданчыкка әйләнгән. Кемдер яңалыкны хуплап кабул итсә, икенчеләр ризасызлык белдерә, ди. Хөкүмәт үзе үк шундый уңайлык тудыргач, яшьләрнең тагын да иркенәебрәк йөрүенә китермәсме, баладан котылырга теләүчеләр артмасмы, дигән фикерләр яңгырый.
Ә баласын калдырган ана, акылына килеп, сабыен кире кайтарасы килсә, нишләр? Чөнки ярты минуттан соң инде тартма ябыла. Әни кеше бүтән сабыен күрә алмаячак, дигән сүз бу. Шулай да андыйларга бер мөмкинлек тудырыла икән әле: опека органнарына гариза язып, баласын яңадан үзенә кайтара ала. Әгәр инде сабыйны ул арада чит гаилә уллыкка-кызлыкка рәсмиләштерергә өлгермәгән булса, әлбәттә.
Чит илдән кергән әлеге яңалык, чыннан да, күңелдә каршылыклы фикерләр уята. Кызганыч, ташландык балалар проблемасыннан алай итеп кенә котылып булмаячак. Һәр сабый дөньяга үз ризыгы белән туа, диләр. Бер гөнаһсыз туган сабый ташланырга, каядыр тыгып калдырылырга тиеш түгел бит инде. Моны күңел кабул итми. Бәләкәч кемнеңдер кадерлесе, газизе булырга, яратылырга, сөелергә тиеш. Әле ярый, соңгы елларда әти-әнисеннән артканнарны миһербанлы кешеләр үз гаиләсенә, үз кочагына сыендыра башлады. Чит кеше баласын да күз карасыдай күреп, яратып үстерүче әниләр бүген бихисап. Бала үстерү кайсы заманда да җиңел булмаган, ләкин адәм баласының, бигрәк тә хатын-кызның төп миссиясе бала багу, аңа яхшы тәрбия бирү ул. Кызларыбызны, улларыбызны тәрбияле итеп үстерә алсак, безгә бернинди "бәби" тартмаларының да кирәге калмаячак. Бу якшәмбедә бит – әниләр көне. Һәркайсыбызга да тәүфыйклы балалар үстерергә насыйп булсын.
Бәби тартмасы кирәкме?
Ким Шакиров, физика-математика фәннәре кандидаты:
– Болай тартмалар да куя башлагач, бала ташлау гадәткә әйләнеп китәргә мөмкин. Ул гамәл андыйларны хуплау кебек килеп чыкмасмы? Баланы тартмага салып китәргә, яңа туган сабый хат та, газета-журнал өеме дә түгел ләбаса. Ахырзаман галәмәтедер бу, берәү баласын ташлый, икенче берәү җыя. Ул исемсез бәбидән ата-анасын, нәсел-нәсәбен белмәгән кавем үсеп чыгачак бит.
Наилә Гайнанова, Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык-гинекология буенча баш белгече:
– Әлеге мәсьәләгә бер яклы гына карарга ярамый. Моннан 3 ел элек бер районда яңа туган сабыйны урамда ташлап калдырганнар иде. Кышкы суык көндә бала шул урында туңып үлгән. Бала җыючы контейнерлар әнә шундый күренешләр килеп чыкмасын өчен бик кирәк. Гомумән, республикада соңгы елларда бала ташлап калдыру сирәгәя. Андый хәл күбрәк яшәргә урыны, ашарга ризыгы булмаган чит төбәкләрдән килүчеләр арасында булгалый.
Дамир Рәхмәтуллин, Яшел Үзән районы, Норлат балалар йорты директоры:
– Контейнерларны Европа үрнәгендә куялар. Шуның белән ташландык сабыйлар проблемасын хәл итеп булыр дип уйлыйлар микән? Ләкин бездә менталитет бүтән, законнар йомшак, ул тартмалар янына "күке" аналарның ничәсе барыр соң? Гомумән алганда, 2 – 3 процент сабыйның гомерен саклап калырга булышыр инде ул. Шул ук әниләргә уңай ягы бар: стресс халәтендә бала калдырганнан соң, берникадәр вакыттан кисәк үкенә башласа, баланы кабат алырга мөмкин булачак. Ә чүплектә ташлап калдырылган сабый, анда озак яши алмый.
Әминә Мөхәммәтҗанова, Балтач районы, Шубан авылы, укытучы:
– Ул сабыйларның кайберсе бәхетле язмышка дучар булыр, кайберсе әти-әнисе язмышын кабатлар, чөнки геннар да роль уйнаячак. Дөньяны яхшы якка үзгәртим дисәң, балага кечкенәдән әхлакый, дини тәрбия бирергә кирәк. Кызганыч, әти-әнинең моңа вакыты юк, балалар әби-бабай үгет-нәсихәтен дә ишетми, чөнки төп нигездән читтә яшиләр. Тәрбия дәресе мәктәп программасына да кертелмәгән, аны баланың аңына сеңдерә алу укытучының шәхси осталыгыннан тора.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|