поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.11.2011 Интернет

«Билайн» Татарстанда 2G һәм 3G челтәрләрен киңәйтүен хәбәр итә

2011 нче елның башыннан 3G картасында йөздән артык торак пункт барлыкка килде. «Билайн»ның 3G мөмкинлекләреннән әлеге шәһәр һәм район үзәкләрендә яшәүчеләр файдалана ала: Азнакай, Биләр, Байлар Сабасы, Кама Тамагы, Айша, Кама Аланы, Актаныш, Апас, Базарлы Матак, Болгар. 3G челтәре шулай ук Менделеевск һәм Бөгелмә шәһәрләрендә дә сафка кертелде.

“Без челтәрне модернизацияләүнең чираттагы этабын төгәллибез, Татарстанда яшәүчеләргә, “Билайн”ның хәзерге көн таләпләренә җавап бирә торган мөмкинлекләреннән файдаланып, Интернетка чыгу хезмәтләренә яңача карарга тәкъдим итәбез. Республикада 2G һәм 3G челтәрләре шактый киңәйтелде, шулай ук, авария вакытында мәгълүмат тапшыру сигналы өзелмәсен өчен, өстәмә ресурслар булдырылды”, – дип әйтеп үтте “ВымпелКом” ААҖның Казан филиалы директоры Андрей Юдов.

Элемтә сыйфаты сизелерлек дәрәҗәдә Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда, Алабугада, Әгерҗедә, Буада яхшырды. «Нижнекамскшина» заводы һәм «Алабуга» ирекле икътисадый зонасы территорияләрендә челтәр сыйдырышлыгы артты.

«Билайн» тәкъдим иткән мобиль Интернет татарстанлылар арасында популярлаша бара. Бер ел эчендә «Билайн»ның 3G челтәрендә трафик күләме 2 тапкырга артты, кулланучылар саны 70% үсте (узган ел белән чагыштырганда).

Узган ике ай эчендә генә 3G элемтәсе Казанның Проточная, Фучик, Челюскин, Сафиуллин урамнарында, Җиләк бистәсендә, Лаешта, Биектауда, Залесныйда һәм Константиновкада яхшыртылды. Ел дәвамында элемтә сыйфатын яхшырту буенча актив эш IT-Парк, Көрәш сарае, Теннис академиясе, Динамо стадионы, Телевышка, ИКЕА, Заречье банкы урнашкан территорияләрдә, Беляевский поселогында, Лебяжье күле тирәсендә, Калинин, Трамвайная, Мавлютов, Троицкий лес урамнарында алып барылды. Шулай ук 2G стандартына нигезләнгән элемтә сыйфаты Солдатская, Зәкиев, Вахитов урамнарында, Сокуры һәм Мирный-2 поселокларында, Татнефть Арена комплексы урнашкан районда яхшыртылды.

Ел ахырына кадәр 2G һәм 3G элемтәсенең сыйфатын Казанның Совет районында (“21 век” ТК, Царицыно), Константиновка һәм Кадышево поселокларында, Соцгород һәм Жилплощадка районнарында яхшырту планлаштырыла.

Яр Чаллыда 2011 нче елның ноябренә 3G элемтәсе сыйфаты “Омега” СҮ, “Камаз” ААҖ территорияләрендә, беренче һәм утызынчы комплекс, Мәйдан, “Звездный” һәм “Солнечный” шифаханәләре районнарында яхшыртылды. 2012 нче елда элемтә сыйфаты Тынычлык һәм Халыклар дуслыгы проспектлары кисешкән урында һәм шул тирәдәге комплекслар территорияләрендә яхшырачак.

Өстәмә 3G станцияләрен Әгерҗедә, Бөгелмәдә, Зәйдә, Кама Аланында сафка кертү планлаштырыла.

Бүген 2G челтәре Татарстанның якынча 96% территориясен каплый, 3G - 70%. Капланыш зонасының тулы картасы белән әлеге адрес буенча танышырга мөмкин: http://3g.beeline.ru/3g/index.wbp.

* * *
"ВымпелКом" ААҖ үз эченә тавыш элемтәсен, мәгълүмат тапшыру, интернетка чыбыклы һәм чыбыксыз чыгу хезмәтләрен тәкъдим итә торган элемтә операторларын берләштергән "ВымпелКом Лтд" компанияләр төркеменә керә. "ВымпелКом" группасына Россиядә, Казахстанда, Украинада, Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Грузия һәм Армениядә, Кыргызстанда, шулай ук Вьетнамда, Камбоджада, Лаоста, Алжирда, Бангладешта, Пакистанда, Бурунди белән Зимбабведа, Үзәкафрика республикасында, Италия һәм Канадада – барлыгы 864 миллион кешелек территориядә хезмәт күрсәтә торган компанияләр керә. Хезмәтләр “Билайн”, «Киевстар», "djuice", “Wind”, "Infostrada" “Mobilink”, “Leo”, “Banglalink”, “Telecel” һәм “Djezzy” брендлары астында күрсәтелә. 2011 нче елның 30 нчы июненә Компания абонентларының саны 193 миллион тәшкил итә. “Вымпелком” ААҖ – Нью-Йорктагы кыйммәтле кәгазьләр биржасы листингына кертелгән беренче Россия компаниясе (NYSE). Компания акцияләре анда VIP символы астында йөри.

* * *

 Әлеге пресс-релизны beeline.ru сайтында аста урнашкан tag – код ярдәмендә укырга мөмкин.

Мәгълүмат белән танышыр өчен:
•Телефоныгызга әлеге түләүсез программаны күчереп алыгыз: http://gettag.mobi
•Куелган Tag Reader прогаммасын эшләтеп җибәрегез
•Телефон камерасы ярдәмендә кодны сурәткә төшерегез
 


---
Билайн
№ --- | 24.11.2011
Билайн печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»