|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2011 Җәмгыять
Татар башың белән хәер сорыйсыңмы?Бай хәерче күргәнегез бармы? Хәерче – бай, бай хәерче буламыни дисезме? Ничек кенә әле! Мең төрле алар. Хәерчеләрнең дә оятлысы, оятсызлары була. Оятсызы, син биргән вак акчаны артыңнан ыргытып, сүгенеп кала. Көндез җыйган акчасын эчеп бетерә торганнарын оятсыз дисәң була торгандыр. Бай хәерчене күргәнегез бар. Бәлки, әле ул Казанда да бер генәдер. Сүзем Болак буенда һәм Сәлимҗанов урамында машиналар арасында йөрүче, башына Салават түбәтәе кигән ак сакаллы Рәхимулла турында. Юлда, машиналар арасында хәер сорашып, акча теләнеп йөргән бу карт турында татар матбугаты, телевидениесе, радиосы күп язды, күрсәтте, сөйләде инде. Ә ул менә һаман колак салмый, оялмый. Инде үзен әллә ничә тапкыр полициягә дә алып киткәннәр. Йомшак кына: "Бабай, болай йөрмә, ярамый", – дип кайтарганнар. Ә ул һаман аңламый.
Сиксән ике яшьлек икенче группа гарип көннәр буе машиналар арасында хәер сораша. "Сигез мең сум пенсия алам", – ди. Карчыгы белән яши. Балалары бар. "Әти, бу юлда йөрмә", – дип кенә торалар. Йә, әйтегез, шундый түбәнлеккә төшәргә бу кешене нәрсә мәҗбүр иткән? Ачлык, ялангачлыкмы, балалармы?!
Ә группасын ничек алды, ник бирделәр икән? Ай-яй, көн буе машиналар арасында йөрергә нинди сәламәтлек кирәк?! Бу карт нәфес авыруын – комсызлык чирен эләктергән. Ап-ак, түгәрәк кечкенә генә сакалы да татарча. Башындагы түбәтәе дә байларча. Үз татарыбыз, жәл бит. Бу чирдән коткарырга ярдәм итәргә, хәер сорашуның фаҗига икәнен аңлатырга, газета битләрендә дә әйберләрне үз исемнәре белән аңлатып, артык катгый булса да, дөресен язарга кирәк.
3-4 ел элек чыккан, газетаның ярты битенә җәелеп яткан "Чүплектә дә чүпкә төшмәгән" дигән мәкалә әле дә хәтеремдә бик яхшы саклана, әле җитмәсә, мин аны кисеп алып та куйганмын. Димәк, фикеремне язарга тиеш булганмын. Автор язып та караган инде. Бер "бомж" татар карты турында. Аны бөтенләй зурлаган, ул аңа "ага" дип кенә дәшә. Язма 70 яшьлек татар картының чүплектә казынуы турында. Шунда ашый, шуннан киенә. И мескен, бичара, моннан да зуррак бәхетсезлек булырга мөмкин түгел.
Үз-үзен яраткан, аз гына милли горурлыгы булган кеше чүп базына барып кермәс, аннан ризык капмас. Милли горурлык дигәннән, анысы бар да бугай. Ул бит журналист ханымга бабасы салдырган мәчет турында сөйләгән, без Мусиннар нәселеннән дип тә әйткән. Мескен, хәерче татар.
Әгәр бу кешеләр башка милләт вәкиле булса, бу кадәр йөрәгем дә әрнемәс, хурланмас, гарьләнмәс тә идем. Бу ир-егетләр – бабалары дәүләт тоткан, акча суккан халык кыйпылчыгы. Хәер, кайдан белсен соң алар ул хәлләрне?
Мин башта бу сукбайны күралмадым, җирәндем. Шул уңайдан язучы Айдар Хәлимнең "Казан утлары" журналында чыккан "Сез беләсезме кая барганны?" дигән язмасы исемә төште. Анда Муса Акъегетнең моннан 120 ел элек чыккан "Хисаметдин менла" дигән романы турында сүз бара. "Ул хак мөселман, милләтпәрвәр, көрәшче, чын гашыйк", – ди автор. Хисаметдин менла: "Мөселман кешесе хәер сорашып бер капка ачса, Ходай Тәгалә аңа фәкыйрьлеккә җитмеш җиде капка ачар", – дип, татар-мөселманда булмаган хәер сорашу гадәтен тамырыннан корытырга теләп, кан-кардәше Мохтарны "полиция"гә тапшыра, ди Айдар ага Хәлим. "Нинди намуслы гамәл!.. Минем күзләремнән яшь бәрә", – ди автор. Һәм мин дә кушылып елап утырам. Нишләдең син, газиз татарым! Түбән тәгәрәүнең иң беренче сәбәбе – имансызлык, Аллаһыны танымау. Ул безне бар итте, ул безне ашата, эчертә. Кемнәрдер биргәнгә канәгать түгелме, шөкер итә белмиме?
Урамнарда, мәчет буйларында сәдака сораучы татарларны күрсәк, күңелебезне тынычландырып, 5 тиен акча ыргытып китмик. Сөенечле хәлләр дә бар, хәер сорашучы татарлар күп түгел. Очратабыз икән – янына туктап хәлен сорыйк. Тыңлыйк та ярдәм итү юлларын эзлик.
Беркөнне мәчет янында ике кыз бала – берсе 13-14, икенчесе 10-11 яшьлекләр туктатты. Ике генә сүз беләләр, диярсең. "Бисмилла", "садака, садака". Ярыйсы ук остарганнар. Үткәрмиләр, әрсезләр. Акча сорыйлар.
"Эшләгез", – дим. "Эш юк", – диләр. "Әйдәгез миңа, тәрәзә юарсыз", – дим. "Акча бирәсеңме?" – диләр. "Юк, мин сезне ашатам, күлмәкләр бирәм", – дим. "Юк, акча кирәк, – диләр. – Мең сум". "Әгәр миңа мең сум акча бирсәләр, 10 тәрәзә юам", – дим. "Милләтегез кем?" – дим. "Татар", – диләр, күзләрен дә йоммыйлар. "Әгәр татар булсагыз, сезне полициягә тотып бирәм", – дим. "Ә без полициягә түләдек, ул безне саклый", – диләр. Болар бик остарган, һәр сорауга җаваплары да әзер. Бүген Казан шәһәренең Каюм Насыйри урамына алар хуҗа, күздән югалганчы артымнан начар сүзләр кычкырып калдылар. Боларның татар булмауларына сөендем.
Йә Раббым, кулыма каләм алып, ак кәгазьгә язган каршылыклы җөмләләрем, хәер сорашкан кешеләрне тиргәвем өчен кичер мине. Ислам дине – мәрхәмәт, шәфкать, ярдәм дине. Динебез сәдака сорап, сиңа сузылган кулны кире бормаска куша. "Өстәге кул астагы кулдан хәерлерәк", – дигән хәдис тә бар. Әле бит аның "сәдаканы тиешле кешегә генә бирергә" дигәне дә бар. 82 яшьлек сау-сәламәт, балалары, карчыгы булган, 8 мең пенсия алам дигән, Салават түбәтәе кигән картка сәдака тиешме? Ә инде 1929 елда туган кеше тыл батыры да булырга тиеш бит әле, ник пенсиясе 8 мең генә икән? Ким дигәндә 15-20 мең булырга тиеш. Мин белгән танышларым шулай ала, рәхәттә, намазлык өстендә гомер кичерә.
Йә Раббым, менә бу үзе теләп хәерчелеккә төшкән, адашкан, саташкан кешеләрне ялгышлыклардан, белеп эшләгән, белми эшләгән гөнаһлардан үзең ярлыка, үзең сакла.
Чаллыдан теге Хәмит дигән тирес кортына да котылу юлын үзең күрсәт, үзең коткар. Әгәр кеше үз сазлыгыннан үзе чыгарга теләми икән, аңа бер кеше дә ярдәм итә алмый. Хәмит, Рәхимулла чире дәвалап булмый торганга охшаган. Хәер сорашу азартлы уеннар, карта, наркомания кебек, җиңел генә бирешә торган чир түгел. Хәерне бит ачлар, фәкыйрьләр сорашмый.
Бер ярлы кыз турында риваять бар бит әле. Аны бай егет кияүгә алган. Ул исә ире белән бергә ашамый икән. Бик аптыраган ир. Киткән җиреннән сиздерми генә кайткан да карап торган. Хатыны аралыкка 40 чөй каккан, шуңа 40 капчык аскан, һәр капчыгына ризык салган. Шулар буйлап йөри, һәрберсеннән ашый ди хатын. Шулай эшләмәсә, тамагы туймый. Халкыбыз: "Чир китә, гадәт китми", – ди. Шуның бер мисалыдыр инде.
Әйтәсе килгән төп фикерем: бүген тиеш булмаган кешеләргә сәдака бирергә ярамый. Динебез аларны тиргәргә дә кушмый. Димәк, тиеш булмаган дип басым ясап әйтергә кирәктер. Хәер сорашканнар, чүплек базында казынучылар безнең өммәттән түгел.
Кытайдан килгән бер татар егете: "Кечкенә чакта нәрсәдәндер курыксак, безгә әти-әниләр, ничек татар башың белән куркасың, дип әйтәләр иде. Бу сүз безнең сөйләмгә керә, без үсә башлагач та, "татар башың белән" дигән гыйбарәне еш кабатлый идек", – дип сөйләгән иде.
Әйе, татар башың белән ничек чүплек базында казынырга, ничек хәер сорашырга мөмкин?
Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ.
* * *
Хәерчедән, син татармы, дип сорап булмый
Ә менә хәерчеләрнең бай булганнарын күргән юк. Әлбәттә, урамда акча теләнеп торучыларның махсус оештырылган бизнесның бер өлеше булуын сөйлиләр, бу тема матбугатта да еш күтәрелә.
Үземнең күргән юк, әмма әлеге имеш-мимешләр йогынты ясамый калмый. Шуңа күрә үз тирәсенә өч-дүрт сабыйны җыйган хәер сораучы хатын-кызлар яныннан борылмыйча узып китәргә тырышам. Берничә ел элек әнә шулар белән аралашканда, хатыным хәйран гына акчасын югалткач бигрәк тә. Бәлки, мин хаксыздыр. Бәлки, алар чыннан да мохтаҗдыр? Ләкин кибет яннарындагы әбиләр һәм юл чатларында торучы гарип кешеләргә берничә сумымны артык күрмәскә тырышам. Дөресме бу, юкмы – акча биргәндә монысын уйлаган юк. Эшләсеннәр, якыннары булышсын, дип әйтүчеләр бар. Әмма ике аягы киселгән ир-атка, салкында өшеп беткән әбигә алай әйтеп буламы? Шәхсән мин әйтә алмыйм. Кем белә, бәлки ул ир-ат аягын әфган сугышында түгел, ә исерек килеш салкында өшетеп кистергәндер. Ә әби яшь чакта сабыйларын балалар йортына тапшырып, картаймыш көнендә ялгыз калгандыр. Әмма биш-ун сум акча сузганда аларны сорап булмый. Аларның җавабы да мөһим түгел.
Ул акчаны биргәндә, дөресен әйтим, күпмедер дәрәҗәдә үзем һәм якыннарымның андый хәлдә калмавына сөенәм, кесәмдә кемнедер рәхмәт әйттерерлек акча булуына куанам. Юл уңсын дип биргән чаклар да була. Монысы, бәлки, дөрес тә түгелдер. Ләкин кемнедер сөендерү теләге булу үзе үк начар түгел. Ә ул сумнарның нәрсәгә тотылуы мөһим түгел. Калганы Ходай кулында. Алар ул акчага аракы ала икән, нишләргә соң? Инде ипи алып ашаганда, үзенә ярдәм иткән кешеләрне искә алып, үз эченнән генә рәхмәт әйтсә, бәлки, ул сүзләр дога булып барып ирешер. Анысы исә һәммәбезгә дә кирәк. Ялгышмасам, дин дә хәер сорашучыларны кире бормаска куша. Гомумән, хәер бирү күңел халәтенә бәйле. Кулын сузган һәр кешегә акча бирәм дип әйтә алмыйм. Андыйлар юктыр да. Төрле чак була. Ләкин биргәндә ниндидер күңел рәхәтлеге тоела. Ә биш-ун сум акчасын биргәннән фәкыйрьләнгән кешеләр турында ишеткән юк.
Кайберәүләр: "мин тегеңә бирмим, ул бит фәлән, үзебезнең халыкка ярдәм итәргә кирәк", – дип әйтергә ярата. Әлбәттә, татарның хәер сорашуы күңелле күренеш түгел. Әмма акча сузар алдыннан кешенең кайсы милләттән булуын да сорау юньсезлек түгел микән? Ул урыс икән, борылып китеп булмый бит. Монысы инде, әгәр кеше чыннан да мохтаҗ икән, матди яктан хәерчелекнең теге ягына чыккан кешене рухи яктан да үтерү була.
Илнар ХӨСНУЛЛИН
|
Иң күп укылган
|