поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.11.2011 Авыл

Авылның асыл затлары

15 октябрь – Халыкара авыл хатыннары көне

Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Төп максаты - авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында аларның статусын күтәрү була.

 

Бүгенге көндә авыл хатын-кызлары җир йөзе халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Аларның тормышы - һәр көн җиргә хезмәт кую, мал-туар асрау, гаилә һәм балаларны кайгырту. Алар авыл хуҗалыгында, азык-төлек җитештерүдә алдынгы роль уйныйлар. Тик, кызганычка каршы, аларның хезмәте күп илләрдә күзгә күренми торган булып кала. Статистика буенча, бүген дөнья йөзендә 500 миллион авыл хатын-кызы ярлылыкта яши икән.

 

Халыкара авыл хатын-кызлары көне уңаеннан, бер төркем газета укучылардан шушы яңа бәйрәм, гомумән, авыл хатыны тормышы турында сораштык.

 

Гөлнара ХӘСӘНОВА, Чүмбәли мәктәбе директоры урынбасары:

 

- Һәрбер хатын-кызның тормышы нинди гаиләдә яшәве, нинди эштә эшләве белән бәйле. Мәсәлән, мин укытучы, һәр көн бизәнеп-ясанып чиста, якты, җылы мәктәпкә киләм. Балаларны үземнекеләр шикелле якын күргәнгә, алар белән эшләү күңелемә дәрт өсти. Ә шул ук вакытта, минем кебек үк авыл хатыннары таңнан торып фермада сыерлар савалар. Өстендә куртка, аягында резин итек. Бизәнергә, матур булып күренергә артык теләге дә юк бит аның. Иреннәремә кершән генә сөртсәм дә, сыерларым танымас, дип шикләнәм, дип көлеп сөйләгән иде фермада эшләүче бер танышым.

 

Авыл хатыннары шәһәрлеләрдән чыдамлырак, түземлерәк дип әйтер идем. Шактый авыр тормышка карамыйча, алар барыбер мәрхәмәтле, сөйкемле булып калалар. Һәм, иң мөһиме - авыл хатынына бала тәрбияләп үстерү җиңелрәк, минемчә.

 

Светлана ФЕДОРИНА, сатучы. Сергач:

 

- Тагар авылларында яшәүче дусларым күп. Шулай булгач, авыл хатыннарының тормышы миңа яхшы таныш. Алар - бер дигән хуҗабикәләр. Пешергән ашлары телеңне йотарлык була, ә бакчаларында нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үсми. Ишегаллары күзне иркәли, яз башыннан алып көзгә кадәр гел шау чәчәккә күмелгән. Кешеләргә карата үтә игътибарлылар алар. Ә шәһәр хатыннары артык кунакчыллар түгел, йорт җыюга да зур игътибар бирмиләр, ни бар белән яшиләр, шуңа күнеккәннәр инде.

 

Венера САДЕКОВА, хуҗабикә. Татар Моклокасы:

 

- Авыл хатыннары эшчәннәр, батырлар. Ирләр белән беррәттә печәнен, игенен әзерлиләр, утынын кайгырталар, бер пает мал-туар да асрыйлар. Җәй буе бакчадан кермичә җирдә казынып, көз җиткәч, идән астына сыймаслык бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер һәм башка яшелчәләр җыялар.

 

Шәһәр хатыннары тормышы күпкә җиңелрәк. Алар кунакка да баралар, кинотеатрга да, концертларга да йөриләр. Ә авыл хатыннарында андый мөмкинлекләр сирәк ачыла. Шулай да, авыл тормышына без бер дә зарланмыйбыз. Иркен, якты, җылы йортларыбыз, тату гаиләләребез, ышанычлы ирләребез, сау-сәламәт балаларыбыз булуга без Ходайга мең рәхмәтле.

 

Наилә ХӘСӘНОВА, медпункт хезмәткәре. Ыргу:

 

- Кайда гына яшәсә дә, хатын-кызның проблемалары җитәрлек. Шәһәрдә дә, авылда да бернәрсә дә җиңелдән килми.

 

Бала тәрбияләү дә авыл җирендә җиңел дип әйтмәс идем, чөнки балаларыбызны» шәһәрнекеләрдән ким җирләре юк. Теләгән киемен киендерәбез, кесә телефоннары да, өйдә компьютер, интернетлары да бар. Мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына кертәр өчен дә тырышабыз. Гаилә хатын-кыз җилкәсендә инде, ни итмәк.

 

Әлфия АЙМАЛЕТДИНОВА, Сафаҗай балалар бакчасы мөдире:

 

- Авыл хатынына хас булган төп сыйфатлар – сабырлык, киң күңеллелек. Шулай ук, кешеләрне ничек бар, шулай кабул итеп, аларның һәр гамәлен аңларга һәм акларга тырышу. Авыл балалары эш сөеп, эшкә күнегеп үсә.

 

Бүген безнең як авыл хатыннары тормышы шәһәрдән бер ягы белән дә аерылмый. Икешәр, өчәр катлы иркен, якты, табигый газ белән җылытыла торган йортларда яшибез. Тормышыбыз мул, табыныбыз тулы, Ходайга шөкер. Тик, шунсы кызганыч, авылда хатын-кыз рухи яктан үссен өчен шартлар азрак. Кичләрен каядыр бара алмыйча, телевизор каршында утырырга мәҗбүр була күбесе.

 

Наилә ЖИҺАНШИНА, редакция хезмәткәре:

 

- Шәһәрдә яхшы түләүле эштә хезмәт итү мөмкинлеге бар. Ә авылда соңгы эш урыны булган мәктәпләрне дә яба киләләр. Шуңа карамастан, шәһәрдә дә, авыл җирендә дә чыгымнар бер. Авылда да ямьлерәк киенәсе, тәмлерәк ашыйсы килә.

 

Еш кына шәһәрлеләр: сезнең итегез, бәрәңгегез, яшелчә -җимешләрегез үзегезнеке, без бит барысын да сатып алабыз, диләр. Тик авыл җирендә кемгә дә берни җиңелдән килми. Җәй буе бакчадан чыкмыйсың, бозауны да иткә суйганчы берничә ел симертергә кирәк бит. Бу хезмәт хатын-кыз җилкәсендә, аны кем санаган?

 

Роза ГАНИЕВА, Түбән Новгород:

 

- Авыл хатыны - авыл хатыны инде. Күпме генә тырышсаң да, югары культуралы итеп үзгәртеп булмас аны. Чөнки алар үзләрен шәһәрлеләрчә алып бара алмыйлар. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләре. Әйтик, авыл хатыны шәһәргә килде. Өстендә тун, башында яулык, аягында кат-кат оекбаш белән галошлар. Кая барачагын белгәндер бит, кешечә киенергә кирәк иде. Анысы ярый, алар бит дөньяны онытып татарча сөйләшәләр, кычкырышалар, орышалар, әйтерсең базарга эләккәннәр.

 

Шәһәр җирендә үскән һәр кеше минем әлеге фикерем белән тулысынча килешер дип уйлыйм.


Р. ХАФИЗОВА әзерләде
Туган як
№ 42 | 14.10.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»