поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.11.2011 Җәмгыять

Чыбык белән дәвалау

Иртәнге автобуста кеше аз иде. Тукталышларның берсендә чал чәчле бер рус агае кереп утырды. Аз гына утырып торды да, шофер таләбенә буйсынып, билет алу өчен алга китте. Урынында йөзлек­ләрдән торган берникадәр акчасы төшеп калды. Акчаны миннән башка берәү дә күрмәде шикелле, эндәшүче булмады.

Билет алгач, агай үз урынына килеп утырыр дип уйлап, мин дә башта тын калдым. Әмма ул алдагы урын­нарның берсендә утырып калуны кулай тапты. Эш болайга киткәч, эндәшмичә калып булмый иде. Мин аңа акчасы төшеп калуын ис­кәрттем. Таркау пассажир рәхмәтләр әйтеп: “Дөньяда яхшы кеше­ләр бетми ул”, – дип бөтен автобуска мине мактап, миңа якынрак урынга күчеп утырды. Шунда гына аның авызыннан көчле аракы пары бөркелүен тоеп алдым. Россия чынбарлыгы өчен бу гаҗәп түгел, гаҗәпләнмәдем. Тик агай, һәрбер сәрхушкә хас булганча, сүзчән иде. Сөйләшүенең темасы да гадәттәгечә: алдагы көннең эчү маҗаралары бе­лән мактануга кайтып кала. Мин аны беренче җөмләсеннән үк бүлдердем, үземнең эчмәү генә түгел, аракыга якын да килмәвемне әйттем, теманың минем өчен кызыксыз һәм кирәксез булуын искәрттем, эчмәвемнең сә­бә­бе мөселман булуымда икә­нен дә аңлаттым. Агайның башта авызы эленеп калды, аннан авызыннан ис­кимәле җөмләләр чыкты: “Эчмәгән кеше буламыни ул? Бар кеше дә эчә, мөселманнар да”, – диде. Мөселман дигәндә ул, билгеле, татарларны күз алдында тота, бу сүзләрнең мәгънәсендәге зур аерманы аңламый. Аракы эчүнең өстенлекләре турындагы монологны, бу аның бозык фикерләре генә икәнен аңлатып бүлдердем, үземнең исерек белән сөйләшергә теләмәвемне тыйнак кына итеп төшендерергә тырыштым. Шуннан сәрхуш аз гына уйлап торды да: “Эчмәгән кеше кеше түгел инде ул”, – дигән фәлсәфи нәти­җәсен кычкырып ясады да арткы урыннарның берсенә күчеп утырды. Берничә минут эчендә “яхшы кеше”дән хайванга әйләнүемнән эчтән генә көлеп куйдым, аннан үз уйларыма чумдым. Сәрхуш­нең бер сүзендә хаклык бар иде: рус илендә эчмәгән кешене табу кыен. Егылып эчә, үлгәнен дә белми эчә бу җәмгыятьтә күпчелек. Рос­сиянең кайбер өлкәләре инде кырылып, кешесез калып бара.

 

Шул вакыйгадан соң ике-өч көн дә үтмәде, мине бер гаиләгә чыгырдан ычкынган исерекне тыюда булышырга чакырдылар. Булышырга дип болай гына әйтәм, исереккә каршы миндә һичбер чара юк, аны саклап утырырга, үгетләргә дә теләмим һәм моның өчен каралган буш вакытым да юк. Мин табиб-нарколог түгел, психиатр тү­гел һәм эчкечеләр белән аралашырга яратмыйм. Үз йортыма аларның аяк басмаганына дистә еллар инде, үзем дә эчү булган урыннарга аяк басмыйм. Тик бу очракта кире какмаслык итеп үтенеп чакыралар. Чара тапмаганлыктан эндәшәләр, бөтен ысуллар сыналып беткән. Шуңа өстәп, эчкече дәвала­нырга да риза түгел. Ишетәсе дә килми ул турыда. Эчкечелекне дәва­лауны хәзер зур бизнеска әйләндерделәр. Психиатр-наркологлар өчен эш материалы беркайчан да бетми һәм алар үзләре дә аның кимемәве өчен тырышалар бугай. Монысы минем шәхси фикер генә, тик ул күзәтүләргә ни­гезләнгән. Болар ысулы бе­лән кодлаштырылган авырулар, берничә елдан соң тагын да котырыбрак эчә башлый га­дәттә. Ихтыяр көче бик зур, аракыдан арынырга теләге көчле булган санаулы шәхесләр генә туктыйлар бу эштән. Калганнар исә кат-кат кодлаштыралар үзләрен. Мин булышырга тиешле эчкече дә берничә тапкыр наркологлар бизнесы аша үткән иде инде. Ул яши торган шәһәр фатирына мин берничә сә­гатькә генә кердем. Бурычым исерекне система куйдырып айнырга күндерү иде. Тик ул бу хакта ишетергә дә теләми. Кулларын болгап, барлык тәкъдимнәрне кире кагып утыра. “Алай булгач, суктырабыз инде, – дим мин аңа, – шә­ригатьтә эчкечегә шул җә­за каралган”. Ул мине шаярта дип уйлый һәм, көлеп, тәкъ­димгә риза була. Тик минем шаяртырга исәбем дә, телә­гем дә юк. Эчкече, өстен­дәге калын киемнәрен салып, диванга сузылып ята. Шәһәр ишегалларында тал чыбыгы табып булмаганлыктан, мин каеш әзерлим һәм һич кызганусыз, аркада эз калырлык итеп сугам. Сугудан сугуга көчне арттыра барам. Беренче өч сугуга түзде клиент, дүртенчесеннән соң сикереп торып, табиб-нарколог чакыртуга риза булуын белдерде. Миңа чиксез нәфрәтен дә яшереп тормады. Мин исә аны бәйләп куеп суктыру те­ләгемнең зур булуын әйттем, чөнки белә идем: табиблар арасында эчкечелекне суктырып дәвалаучылар бар. Бик нәтиҗәле чара дип әйтә­ләр. Тик Россия шарт­ла­рында моның өчен эчкече­нең үз ризалыгын алу кирәк. Киресенчә булганда, игелекле гамәлең өчен Россия суды юлларын таптарга туры килүе бар.

 

“Наркологиядә дәвалау һәм реабилитацияләүнең яңа методлары” дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция­дә Новосибирск га­лимнәре эчкечеләрне, наркоманнарны, депрессиядән ин­тегүче­ләрне, үз-үзенә кул салырга омтылучыларны чыбык бе­лән суктырып дәва­лауның иң нәтиҗәле ысул булуын дә­лиллиләр. Болай үзе яңа метод түгел инде ул түгелен, шә­ригатьтә каралган җәза. Рус галимнәре исә, үзләре аны теләмичә, ислам шәригатенең кеше өчен ни­кадәр файдалы, гуманлы булуын исбатлыйлар. “Яңа” ме­тодның авторы Сергей Сперанский авыруларга чыбык белән арткы якка 60 сугудан торган 30 процедура тәкъ­дим итә. Сугуның көче тәндә җөй барлыкка килерлек булырга тиеш. Галим­нең әйтүенчә, җәрәхәтләрне дәва­лау өчен организм иммунитетны эшкә җигә, эндорфиннар – “бәхет гормоннары” бүленеп чыга башлый, тәннең ресурслары мобилиза­циялә­нә һәм пациентларга “тормыш тәме” кире кайта. Сперанский әйтүенчә, бу метод белән йөрәктәге җөйләрне дә дәвалап була икән. Суктырганнан соң калган җөйләрне дәвалаганда, организм йө­рәктәгеләрен дә юып алгандай итә, имеш. Иммун системага кайсы җөйне дә­валаса да барыбер дип раслый моны галим.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 231 | 19.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»