|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2011 Медицина
Болгана...Быел берничә дистә ел файдаланган больничный кәгазенең рәвешен, формасын үзгәрткәннәр иде. Шул вакытта миллионнарча сумга төшереп әзерләнгән күпме элеккеге бланклар әрәм булды. Яңасын әзерләүгә һәм типографиядә бастыруга да миллиардларча сум акча тотылды. Әйтүләренчә, быел 14 миллион данә яңа бланк әзерләнгән булган икән. Аларның гади кәгазьдә генә булмавын, шул сәбәпле чыгымнарның шактый сарыф ителүен дә уйласак, күпмегә төшкәнен чамаларга була. Инде кайбер чиновниклар анысыннан да риза түгел, тиздән бланкның өр-яңасы барлыкка киләчәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы һәм Социаль иминият фонды үзара килешкән инде. Яңа бланк 2012 елның икенче кварталында гамәлгә керер дип көтелә.
Дөрес, алар арасында бланкның формасы турындагы бәхәсләр ике ел бара инде. Шуңа да карамастан, министрлык фондның инициативасына әллә ни каршылык күрсәтмәде шикелле. Ә менә хәзер, миллиардларча сум акча суга салынгач, килешкәннәр әнә.
Табиблар яңа бланкның чыннан да тутыру өчен катлаулы булуыннан да, вакытны күбрәк алуыннан да зарлана. Ил реформаторлары дистәләрчә еллар буе шомартылган, чит илләр дә сокланган медицина системасын җимереп, яңасын булдыргач, алар болай да авыруга игътибар бирә алмыйча, кәгазь боткасына күмелеп утыра иде инде. Димәк, бу юлы зарларын ишеткәннәр.
Яңа бланкны тутыру рәвеше генә түгел, эчтәлеге дә үзгәрәчәк. Быел кертелгәненнән аермалы буларак, яңасында табиб ялгыш язган очракта (анысы да булырга мөмкин бит) аны төзәтергә рөхсәт ителә. Шулай ук 75 елга беренче тапкыр табиблар больничныйга чыгучының эшләгән оешмасын язмаячак, пациент турындагы кайбер белешмәләр да теркәлмәячәк. Бу больничныйны тутыру тизрәк булсын, табибның авыруны тыңларга, карарга вакыты күбрәк калсын дип шулай эшләнә, янәсе.
Люция ФАРШАТОВА |
Иң күп укылган
|