поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.11.2011 Мәгариф

Заманча мәктәп нинди булыр?

Яңа уку елы башыннан Россия мәктәпләре үзгәртелгән санитар кагыйдәләр һәм нормалар буенча эшли башладылар. Моңа кадәр булган кагыйдәләрдән аерма шактый. Бу яңалыклар ни дәрәҗәдә чынга ашырыла икән соң, дигән сорау белән шәһәрдәге бердәнбер татар “Яктылык” мәктәбенең ишеген ачып керәбез.

Үзгәрешләр мәктәпнең ишегалдыннан ук башлана. Яңа таләпләр буенча, иң әүвәл мәктәп территориясе койма белән әйләндереп алынган һәм, ким дигәндә, территориянең яртысына агач-куаклар утыртылган булырга тиеш. Бу балаларның үсешенә, кан составына, авыруларга каршы торучанлыкларына уңай тәэсир итәр, дип фаразлана.

 

«Яктылык» директоры Дания Мидхәт кызы Әбдрәхимова сүзләренә караганда, бу уку йорты территориясе күптән инде гөлбакчага әверелдерелгән. Ә быел беренче сыйныфка килгән балалар әле каеннар аллеясы да утыртканнар. Шулай итеп, бу кагыйдәгә буйсыну артык зур авырлык китермәгән.

 

Яңа документ уен мәйданчыкларына асфальт җәелгән, футбол кырларында чирәм үскән, йөгерү юлларына дренаж түшәлгән булуны таләп итә. Аларны үтәргә тырышып, совет заманнарыннан ук җәелеп куелган асфальтларны актарып, дренаж җәю, үлән чәчү белән шөгыльләнә башларга туры килмәгәе. Барлык мәктәпләрдә дә бу шартларның үтәлүе шикле. Әйтик, яңа таләпләр буенча мәктәптә актлар, кинопроектор заллары, артистларның киенү, костюмнар һәм музыка уен кораллары саклау бүлмәләре булуы зарур. Һәр мәктәпнең электрон-мәгълүмат базасы тупланылган булырга, компьютер белән җиһазландырылган белешмә-мәгълүмат үзәкләре зур залларда урнаштырылырга тиеш. Класс бүлмәләре һәр балага 2,5 квадрат метр мәйданнан ким булмавы шарт. Белем иленә тәүге тапкыр аяк баскан нәниләрне беренче каттагы махсус мәйданчыкка чыга торган аерым блокларга урнаштырырга кирәк. Спорт залларында душ бүлмәләрен әлегә санаулы мәктәпләр генә булдыра ала.

 

Яңа стандартлар белем йортларын яңача җиһазлау белән генә чикләнмичә, уку-укыту программасын да үзгәртте. Документта төп игътибар башлангыч мәктәпләргә юнәлдерелгән. Беренче сыйныф укучылары өчен дәресләр атнага биш көн (шимбә, якшәмбе ял) үткәрелә. Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә ул балалар җиңеләйтелгән программа буенча укыйлар. Аларга билге куймау һәм өй эше бирелмәве дә шарт. Дәресләр арасында 40 минутлык озын тәнәфес оештыру да, балаларга иркенләп ашау, бераз ял итү мөмкинлеген бирә.

 

Умырткалары зыян күрмәсен өчен, беренче сыйныф укучысының букчасы - 1,5 килограммнан, 3-4 сыйныф укучыларының 2 килограммнан артмаска тиеш. Шуңа күрә укучыларга икешәр комплект дәреслекләр алып куярга тәкъдим ителә: берсе - өйдә, икенчесе мәктәптә куллану өчен, диелә. Әмма икенче комплект китапларны кем сатып аласы һәм аларны кайда саклыйсы - әлегә билгеле түгел.

 

Яңа документ буенча озайтылган көн төркеменә калучы 1 сыйныф укучылары мәктәптә көндез йоклап, ял итеп алырга тиеш. Йокы бүлмәләренең кызлар һәм малайлар өчен аерым булуы да шарт. Бу инициатива кирәкле һәм бик дөрес, тик типовой проект буенча салынган мәктәпләрнең берсе дә әлеге таләпләрне үти алмый, әлбәттә. Шуңа да Роспотребнадзор тикшерүеннән куркып, Самараның күп кенә мәктәпләре озайтылган көн төркемнәрен бөтенләй оештырмаганнар.

 

«Яктылык» татар мәктәбендә дә 1 сыйныф укучылары өчен озайтылган көн төркемен ябу куркынычы тугач, ата-аналар «үзебез эштә, балаларыбызны кайда куярбыз икән», дип борчыла башлаганнар иде. Мәгариф министрлыгында ата-аналарның ризасызлыгын алдан күреп, бу таләпне кичектереп торырга булганнар. «Йокы бүлмәләрен яңа төзелә торган мәктәпләрдән генә таләп итәчәкбез», - дип белдерергә ашыкканнар анда.

 

Элеккечә, хезмәт тәрбиясе бирәбез дип, балалардан түбәдән кар төшертү, тәрәзә юдыру кебек иминлеккә яный торган эшләр кушу хәзер тыелган. Бәласеннән башаяк, дигәннәрдер инде. Хәтта хезмәт дәресләрендә кулланыла торган эш җиһазларының үлчәмнәре дә исәпкә алынган. Әйтик, кул пычкысының диаметры – 34, ә келәшчәнең озынлыгы 200 миллиметрдан артмаска тиеш икән.

 

Гомумбелем уку йортларын шушы санитар үзгәрешләргә туры китерү өчен, Россия хөкүмәте быел - 20 миллиард, ә 2012 елда 60 миллиард сум акча тотачак, дип хәбәр иттеләр. Бу уңайдан урынлы сорау туа: ә нишләп соң балалар яңа стандартлар буенча укый башлагач кына үзгәрешләр кертү өчен акча төшә башлый икән? Ник соң бездә бөтен таләпләр үтәлеп, уңайлыклар булдырылгач кына, яңа санитар нормалар да, яңа укыту стандартлары да кертелми? Ник мәктәп директорлары «кызу таба»га төшкән елан кебек стандартларга яраклашырга, Роспотребнадзор алдында акланырга, ә аклана алмаса, ата-аналар “продленка” булмаса, балаларыбызны кая куярбыз инде, дип кайгырырга тиеш икән?

 

Әйе, яңа стандартларның күпчелек таләпләре әлегә безнең колакка сәер булып тоела. Алар балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә, мәгариф хезмәткәрләре өчен дә зур сынау. Кайсы мәктәп шул сынауларны үтә алса, шул гына яшәргә хокуклы булып калачак.


Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ | 19.11.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»