|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2011 Мәгариф
Мәктәп авыл тоткысыМәгариф системасы реформа кичерә. Ел саен яңалык – укытучыларның, укучыларның, ата-ананың башы әйләнә. Министр Фурсенко да, үзенең сайлаулардан соң китү мөмкинлеген, ачыктан-ачык булмаса да, читләтеп әйтте. Ул да арыды. Соңгысы, оптимизация сәясәте дигәне, бигрәк тә авыл халкының җанына кагылды: алар - мәктәп бетсә авыл да калмас, дип хафаланып яши. Ә мәгариф җитәкчеләре “бетә”, “ябыла” дигәнгә каршы: “Юкка чыгару түгел бу, бары тик статус кына үзгәртелә”, - дип аңлатмакчы була. Мәсәлән, урта мәктәпләр тугыз еллыкка, соңгылары башлангыч итеп калдырыла. Шулай итеп статус үзгәрә, ә балалар күрше авыл мәктәбендә укыйлар.
Укучылар саны да елдан-ел кими. Мәсәлән, күптән түгел коллегаларым Яндавишча мәктәбендә булдылар. Төп мәктәптә 42 бала. Дөрес, шул ук авыллардан бүтән уку йортларында да укыйлар. Ничек әйләндереп китерсәң дә, балалар чит авылларга барып белем алырга мәҗбүр.
Нәкъ менә шул ят авыл дигәне куркыта да инде әти-әниләрне. Әллә ничә чакрым арага йөреп уку яки укыту бер дә рәхәт түгел. Кемдер әйтер: Михаил Ломоносов Архангельсктан Петербургка җәяү барып укыган. Әйе, тик хәзер Ломоносовтан үрнәк алырга теләүчеләр сирәк. Ата-аналарны нарасыен иртә таңнан уятып ят авылга чыгарып җибәрү, юл мәшәкатьләре куркыта. Ә юлда кем очрамас. Җитмәсә, арып-талып кайткач, балага дәрес әзерләргә дә кирәк бит... Авыл баласының йорт эшләрендә катнашуы – бәхәссез. Мәктәпкә баручылар сәгать сигезгә түгел, ә бер сәгать элегрәк юл чатына автобус көтәргә чыгып басалар.
Шушындый реформаны хуплаучылар да, хурлаучылар да күп. Берәүләр: сыйфатлы белем бирер өчен яхшырак, зуррак мәктәпләр кирәк, диләр. Аз санлы мәктәпләрдә яхшы белем алу кыен, ә 5-6 балалы “өй-мәктәпләр”дә укыган балалар тиешле үсеш алырмы, дип борчылалар.
Икенчеләре, киресенчә, бу сорауларны кире кагып, авылның киләчәген тирән уйларга вакыт, мәктәпсез авыл яши алмый. Мәктәп – авылның терәге, дип үз позицияләрендә нык торалар.
Тагын бер борчулы фикер: оптимизация вакытында татар теле югалмаска тиеш. Югарырак дәрәҗәдәге мәктәпкә күчкән бала, БДИны бирә-бирә, туган телен саклармы? Татарлык нинди хәлдә калыр? Һәрхәлдә, милли мәсьәләне онытырга ярамый. Әлбәттә, бу турыда сөйләшүне башка дәрәҗәдә, дәүләт оешмаларында да алып барырга кирәк.
Сүз уңаеннан: октябрь ахырында, өлкә хөкүмәте һәм Законнар чыгару җыены аз комплектлы мәктәпләр челтәрен саклауга юнәлдергән карар кабул итте. Димәк, мәктәпләрне тотарга һәм укытучыларга хезмәт хакын арттырырга җитәрлек акча бирелер. Җирле үзидарәчеләргә мәктәпне саклап калыр өчен тагын бер мөмкинлек түгелме?
Фәрит АЙМАЛЕТДИНОВ |
Иң күп укылган
|