поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.11.2011 Шоу-бизнес

Җырлап яшибез

Бүген сәхифәбездә берьюлы ике кунак – җырчылар Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова. Арча егете белән Яр Чаллы кызын Казан очраштырды. Танышып-кавышып, бик күркәм гаилә корып җибәрде алар. Инде уллары Камил үсеп килә, тиздән аңа 6 ай була.

Гүзәл:

«Мин бик тә мавыгучан кеше. Хәтерлим әле, балачакта кул эшләре белән кызыксынып китеп, бәйләү түгәрәгенә язылдым. Музыка мәктәбендә дә шөгыльләнгәнлектән, бу хакта әнигә әйтеп тормадым. Музыка дәресләренә «суына» баруымны сизгәч, моның чын сәбәбе барыбер ачыкланды. Әнием музыканың киләчәгем өчен мөһимрәк икәнен төшендереп, аңа игътибарны ныграк юнәлтергә киңәш итте. Еллар узгач, бу фикернең чыннан да дөрес булуын аңладым.

 

Нәни улыбыз Камил белән йөкле вакытта миңа апам бер журнал бүләк итте. Шуннан тагын бәйләү теләге уянды. Әлеге журналда җылы япма (плед) бәйләргә өйрәткәннәр. Рәсемнәренә караганда бик оригиналь килеп чыгарга тиеш ул. Япма төрле-төрле төстәге җепләр һәм төрлечә бизәкләп бәйләнгән 90 шакмактан тора. Алар 13x 13 см үлчәмле, 4 нче номерлы ыргак белән бәйләнә. Сабыебыз дөньяга килеп, күңелле мәшәкатьләр дөньясына чумгач, япма турында бөтенләй онытканмын. Беркөнне күзем шуңа төште, бәби йоклаган арада янә бәйләргә керештем. Һәрбер бәйләнгән шакмакны почмакларыннан катыргыга кадап куеп, өстенә дымлы чүпрәк ябып киптерергә кирәк. Шулай итсәң, бәйләм пөхтә була, бер-берсенә беркеткәндә дә уңайлы».

 

Илназ:

«Иң яхшы киңәш – төшенкелеккә бирелмәскә! Тормыш булгач, төрле хәлләр була, кәеф тә төшеп китә, үпкәлисең дә. Андый чакта мин үземне башка бер күңеллерәк эшкә багышларга, онытылырга тырышам. Күп җырларым менә шулай күңел тулганда язылды. Гомумән, яратып башкара торган эшегезгә таяныгыз андый мизгелләрдә. Җыр дөньясына тәүге адымнарын атлаучыларга киңәшем бар – ашыкмасыннар иде. Моны мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Авторлардан җырны алу белән аны яздырырга, радиоларга тәкъдим итәргә ашыкмаска кирәк, чөнки җыр башкарган саен яхшыра бара.

 

Тавышымны кайгыртам, салкын тидермәскә тырышам, тидерсәм яхшылап дәваланам. Иң яхшысы – чәйгә коньяк салып эчеп, юрганга төренеп яту. Мунча керәм, ул да сихәтле. Тавышның яңгырашы турында гына уйлау җитми, башкаручы тембры белән җырның текстына да үзеннән яңалык кертсә яхшы».


Сәхифәне Рәйсә БОРҺАНИЕВА алып бара
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»