поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.11.2011 Мәгариф

Оптимальләштерү: нәтиҗәләр һәм перспектива

Оптимальләштерүле җәй үтеп китте. Мәктәпләрне ябу алдыннан бу эшкә үз теләкләре белән бармаган түрәләр авыл укучысын тотуның бюджетка кыйм­мәткә төшүен тәкрарла­ды, мәктәпләрне эреләндерүнең уңышлы яклары турында күп сөйләде.

Халыкны зар елатып мәктәпләр ябылды, инде күз яшь­ләре кипте. Балалар да яңа мәктәпләргә ияләнә төштеләр. Зур классларга куып кертелгәч (әйтик, иртәнге сәгать дүрттә йокыдан торып), белем сыйфаты артыр дип бик әллә ни өметләнергә кирәкми, билгеле, чөнки белем алу коллектив эш түгел, ул – индивидуаль эш. Оптимальләштерү­нең икътисадый эффекты ни­чек булды? Моннан бюджет күпме отты? Бу турыда саннар юк. Балаларны йөртү өчен яңа автобуслар сатып алу, аларны эксплуатацияләү чыгымнарын кушкач, башка төрле мәшәкатьләрне дә искә алгач, отыш әллә ни зур булырга тиеш түгел дип уйларга кирәк. Киресенчә булуы да бик ихтимал. Шушы юлларны яздым да кызыксынып куйдым: чынлап та, күпме икътисадый файда булды икән соң мәктәпләрне ябудан? Оптималь­ләштерү зур темплар белән барган районнарның мәгариф бүлекләренә шалтыратырга то­тындым. Беренче телефоннан ук миңа бу саннарның сер булуы һәм теләсә кемгә әйтер­гә ярамавы турында искәрт­теләр. Икенче районда мәга­риф бү­леге башлыгы ялда булып чыкты, баш бухгалтерга мин кызыксынган саннар билгесез, ә аларны белергә тиешле икътисадчы шулай ук урынында юк икән. Иң соңыннан шалтыраткан Биектау районы мә­гариф бүлегенең баш бухгалтеры мине шулай ук икътисадчыга юллады, икътисадчы исә саннарны әйтә алмавын белдерде, финанс министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кушты. Мине инде бер районның мәгариф бүлегеннән шул ук районның финанс-бюджет палатасына юнәлт­кәннәр иде. Финанс-бюджет палатасында исә ул саннарны район мә­гариф бүлекләрендә белүләре турында әйттеләр. Мин инде җавапларның ничек буласын болай да чамалаган идем. Бю­рократиянең сөйләшүе үк оп­тимальләштерү­нең финанс ягы да бик үк уңышлы түгел икәнлеген аң­латып тора, монда конкрет саннарның бик әһәмияте дә юк. Оттырдылар районнар мәктәпләрне опти­маль­ләштереп, икътисадый яктан югалтулар кичерделәр. Моны яшер, яшермә – кара акыл белән исәпләү үк чы­гымнарның артуын әйтеп тора. Сүзне югалтуның күпме булуы турында алып барырга кирәк, менә шул сан билгеле түгел.

 

Тик башка саннар билгеле. Мәскәү гимназиялә­рендә, әйтик, бер укучыны тоту чыгымнары 120 мең сумнан ашып китә, кадет мәктәпләрендә бала башына 128,8 мең сум акча тотыла. Ятим балаларны тоту чыгымнары бер балага 727 мең сум тәшкил итә. Гаилә институтын бетерү­гә юнәлтелгән соңгы ике дистә елның сәясәте, әхлак­сызлык пропагандасы ме­нә күпмегә төшә дәүләткә! Россия өлкәләрендәге мәктәпләрдә исә бер балага каралган чыгымнар Мәскәү гимназия­ләренекеннән 5-10 тапкыр кимрәк. әгәр реаль саннарны белсәк, зур түрәләр авызын­нан авыл баласының алтын бәя­сенә төшүе турындагы сүзләр сафсата гына булып чыга. Әмма саннар болар белән генә чикләнми.

 

Авыл кешесе, гомумән, ил бюджетындагы акчадан бик аз файдалана. Аңа үз кө­­нен үзе күреп яшәргә туры килә га­дәттә. Бу совет чорында да шулай иде, хәзер дә дәвам итә. Сүзне мәгариф системасы чыгымнарыннан башлагач, шу­лар белән дәвам итик инде. Илнең бөтен мәга­риф системасына 2011 елга бюджеттан каралган акча 495,8 миллиард сумга тигез. Хәзер инде чагыштырыйк: Мәскәү хөкүмәте башкаладагы “бөке”ләр белән көрәшү өчен 101 миллиард сум акча тотарга җыена һәм акча­ның зур өлешен федераль бюджеттан алырга өметләнә. Мәскәү бюджетындагы акча­ның болай да Себер газы, Төмән нефтеннән кергән салым акчаcы икәнен бу юлларның авторы “Бюджет ка­руселе” дигән язмада дә­лилләгән иде.

 

“Бөке”ләрнең һәр эре шәһәрдә дә булуын истә тотсак, “бөке”ләр белән көрәш чыгымнарының бөтен ил мәгарифенә караганда күбрәк булачагын төше­нергә булыр иде. Шәһәр урамнарындагы карны җыештыру, чүплек­ләрне тоту өчен күпме акча китә икән ил буенча? Авыл урамнарындагы карны көрәү өчен бюджетта күпме акча каралган икән? Коммуналь хуҗалык өчен бюджеттан каралган чыгымнар авылда күпме? Тиен дә юк. Сүзне коммуналь хуҗалык белән дәвам итеп карыйк. 2011 елның февраль башына торак-коммуналь ху­җалык хезмәт­ләре өчен халык тарафыннан түләнмәгән акча­ның гомуми суммасы 300 миллиард сумнан ашып киткән. Ничек уйлыйсыз: бу әҗәтләр авыл кешесенекеме, шә­һәр кешесенекеме? Риторик сорау бу. Авылда утка-газга айныкын айга түләмәсәң, шунда ук өзеп китәләр. Әҗәт җыярга өлгереп булмый. Ярый, хуш! Әле тагын бюджеттан коммуналь хуҗалыкка каралган дотация акчасы да бар. 2011 ел бюджетында бу сан 232 миллиард сум. Бу дотация­дән бер генә авыл кешесе дә файдаланмый, чөнки ул йорт­ларга капиталь ремонт ясау өчен каралган. Билгеле инде, сүз шәһәр йортлары турында бара, авыл кеше­сенең ике ятып бер төшенә дә кергәне юк бушлай ремонт дигән нәрсәне. Кү­чемсез милеккә салым гына түли ул карусыз. Менә шул дотация­нең чиреген авылга юнәлтсәң, һәр авыл баласына аерым мәктәп ачарга, аны заманча техника белән җиһаз­ланды­рырга, баланы мәктәпкә бюджет хисабыннан иномаркага утыртып йөртергә җитәр иде. Ә инде әхлакны нормага салып, гаилә институтын яңадан торгызуга иреш­сәң, шуңа юнәлтелгән дәүләт сәя­сәте алып барсаң, һәр ятим балага тотылырга тиешле миллион сумга якын акчаны кая куяр идең?!

 

Кешеләрне авыллардан шәһәрләргә агылырга мәҗ­бүр иткән дәүләт сәясәте оп­ти­маль түгел. Бу язмада мин шуны аз гына дәлилләргә те­ләгән идем. Зур шәһәрләрне тоту кыйм­мәткә төшә, ил бюджеты ки­лә­чәктә аны күтәрә алмаячак. Капиталь ремонт өчен күпме ге­нә акча бү­ленмәсен, шә­һәрләрдәге торак фондының 60 проценты тузган хәлдә кала бирә. Бу йортларны төзекләндереп чыгу өчен бөтен нефть һәм газ акчасын тотсаң да җитмәячәк.

 

Россиядә инде техноген катастрофалар эрасы башланды. Берничә елдан соң ул күпкатлы шәһәр йортлары­ның ишелеп төшүе юнәле­шендә дә дәвам итәр дип уйларга нигез бар. Кичек­мәстән социаль һәм икътисадый сәя­сәтне үзгәртеп, бюджет акчаcын дөрес агымнарга юнәлт­мәсәң, масштаблы фа­җига көтә.


Рәшит ФӘТРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 228 | 16.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»