|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.11.2011 Медицина
Тараканныкы түгел, табиб язуыКүптән түгел, мәктәптән шәфкать туташы шалтыратты. Өченче сыйныфта укучы кызыбыз егылып парта читенә бәрелгән дә кашын ярган. Беренче ярдәмне күрсәткән шәфкать туташы борчылып: "Йөзендә шрам кала күрмәсен, кыз бала бит, тизрәк хирургка алып барыгыз", – диде. Тиз дигәндә, күпме вакытны күздә тоткандыр инде ул. Поликлиника регистратурасы хезмәткәренә хәлне аңлаткач, травматологка күренергә кушты. Анда кеше шулкадәр күп: бөтен бала җәрәхәтләнеп, имгәнеп беткән диярсең – кайсы кулын сындырган, кайсы аягын тоткан, кеше өстенә кеше. Төп-төгәл ике сәгать үткәч, кабинет эченә уза алдык. Табибә белән шәфкать туташы, балага күтәрелеп тә карамастан, икесе ике кәгазьгә яза башлады. Сорау арты сорау яңгырый. Әйтерсең лә, без белгечкә ашыгыч күренергә түгел, ә үзебез турында мәгълүмат тапшырырга килгән. Ә иң гаҗәпләндергәне табибәнең: "Мәктәптән баланың прививкалары турында язылган белешмәне алып килдегезме?" – дип соравы булды. Шул кәгазь кисәге өчен яңадан мәктәпкә барып кайтырга тиеш идек микән инде?! Менә шунда булырга мөмкин, дип амбулатор картаны суздым. Әле ярый алдан ук амбулатор картаны алып чыкканбыз (ул бөтенләй башка урында – филиалда саклана). Барлык язуларын төгәлләгәч, ниһаять, безгә күтәрелеп карадылар. Шәфкать туташы баланы процедура бүлмәсенә алып кереп китте. Озакламый чыгып та җитте. Аңлавымча, яраны юган, тирене пластырь белән тарттырган да өстенә бәйләвеч салган. Бер-ике минутлык процедура өчен ике сәгать ярым вакыт үтте.
Икенче көнне хирургка киттек, ул да күп сөйләшеп тормады, үзенә кирәген сораштырып язып барды, шуннан соң гына яраны яңадан бәйләде. Чыккач, ул язганнарга күз төшергән идем, кая ул, уңнан карасаң да юк, сулдан карасаң да юк – танылмый. Мәктәптә укыганда ямьсез почерк белән язсак, укытучылар, таракан язуы бу, кеше язуы түгел, дип ачуланалар иде. Табибларның язуын ни белән чагыштырырга да белмәссең. Әлбәттә, аларга күп язарга, кырыкмаса-кырык кәгазь тутырырга кирәк. Алар моны үз теләкләре белән башкармый, таләпләр шундый булганга "кәгазь боткасы"на күмелеп утыралар. Табибның, реестр бланкын тутыра-тутыра, янында ярдәм көтеп басып торучы авыруга күз сирпеп алырга да вакыты калмавы бик тә кызганыч.
Ә кайчак адәм танымаслык язулар аркасында аяныч хәлләр дә килеп чыга. Бервакыт даруханәдә эшләүче яшь кенә провизор рецептта язылганнарны укый алмыйча аптырап калган иде. Аннан, аңлаешлырак язсыннар әле, дип рецепт кәгазен кире борды. Ә бит ялгыш бүтән төрле дару биреп җибәрергә дә мөмкин иде. Мондый проблема чит илләрдә дә күзәтелә икән. Швейцариянең Берн университеты клиникасы тикшеренүләрдән соң, мондый нәтиҗәгә килгән: медицина рецептларының 52 проценты начар почерк белән язылган, 4 процентын бөтенләй укып булмый. Галимнәр әле шундый саннар да китерә: 200 үлем-җитем очрагының 25 проценты танылмаслык рецепт гаебе белән дөрес җибәрелмәгән дару эчү аркасында килеп чыккан. Кайбер язулар латин хәрефләрен, борынгы Мисыр иероглифын хәтерләтә, ди алар. Галимнәр, мондый хәл кабатланмасын өчен, рецептны бары компьютер ярдәмендә генә тутырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыга.
Россиядә андый тикшеренүләр үткәрелгәне юк, тик бездә дә "аяк белән язу" проблемасы бар. Табиблар моны үзләре дә таный. "Кеше танымасын өчен махсус язу түгел. Табибларның гадәте ул, чөнки кулдан күп язарга кирәк, – ди республика яман шеш авырулары клиник диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Раббаниев. – Аның күләме бик зур, күп вакытны ала. Кешенең сөйләгәнен, авыру тарихын, авыруның ничек үтүен һәрберсен бөтен нечкәлеге белән язып, кул арый. Мин, мәктәптә укыганда, шулкадәр пөхтә яздым: иншаларымны күргәзмәгә куярлык иде. Хәзер исә кайчак үз язуымны үзем танып бетермим. Бер карасаң оят, ә икенчедән, язу табибның бәгыренә үткән. Хата китсә, эшең хәтта прокуратурага барып җитәргә мөмкин. Дөрес, безнең онкология диспансерында соңгы елларда бер генә рецептны да кулдан язып бирмибез. Бу бары компьютер аша гына эшләнә".
P.S. Тиздән бар табиблар да компьютерлы булачак, кулдан язып вакыт уздырулар үткән заманда калачак. Поликлиникаларда табиб кабинеты ишеге төбендә сәгать буе чират торулар да булмаячак. Анда да телефоннан яки интернеттан язылып, алдан вакытын билгеләп барачакбыз. Бу Министрлар Кабинетының сәламәтлек саклау өлкәсен электронлаштыру максатчан программасы кысаларында башкарыла. Тик сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов фикеренчә, поликлиникаларны, хастаханәләрне тулысынча компьютерлаштыру өчен кимендә ике ел вакыт кирәк.
Лилия Җиһаншина. Казан дәүләт медицина академиясенең клиник фармакология һәм фармакотерапия кафедрасы мөдире
– Чыннан да бүген табибларга кулдан бик күп язарга туры килә. Комьютерда эшләүгә күчкәч, язу кимер, дип ышанабыз. Аларга булган таләпләр дә яңадан каралсын иде. Чөнки язулар күп, һәрбер мәгълүматны теркәп баралар. Электрон базага кирәкле, мөһим мәгълүматлар гына туплансын иде. Табибның язуы танылмагач, даруханәләрдә рецептлар җибәрүдә дә кыенлыклар туарга мөмкин. Дөрес, бездә күп кенә дару рецептсыз да сатыла.
Фәния АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|