|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2011 Язмыш
«Кызыкмыйм мин кеше бәхетенә»Күптән түгел генә якын туганым яшәгән Себер якларында – Төмән шәһәрендә булып кайтырга туры килде. Паркта ял итеп утырганда безнең янга олы яшьләрдәге, чәчләренә ак кунган бер апа килеп, сез татарлар бугай, дип безгә мөрәҗәгать итте. Казан сүзен ишетүгә, бу хатын елап җибәрде. Яшьле күзләре белән үзенең тормышы, бүгенге көне турында сөйләп китте. Баксаң, әлеге Гөлсем Шакирова исемле хатын Арча якларыннан икән. Урта мәктәпне тәмамлагач, бертуган апасына ияреп, Төмән шәһәренә киткән. Анда «Газ-нефть» институтын тәмамлап, технолог булып эшкә урнаша. Ике елдан соң Башкортстан якларында туып үскән Бакалы районы Сөнәй авылыннан чыккан Илдар исемле егет белән таныша. Кичен эштән кайтканда ике егет бәйләнеп сумкасын тартып алгач, караклардан коткарып кала аны Илдар. Икенче көнне ап-ак розалар тотып каршылый Гөлсемне. Яшьләр очраша башлый. Берсендә сөеклесе Илдар өчен Гөлсем матур итеп өстәл әзерли. Киноларда гына була торган романтик кич турында хыялланып, өстәл уртасына ике шәм куя. Өйдәге бөтен утларны сүндереп, алар кич буе шәм яктысында гына сөйләшеп, төрле матур сүзләр әйтешеп утыралар. Яшьләрнең өстәл артындагы утырулары ятакта дәвам итә. Кыскасы, шулай очрашып йөргәннән соң, 3 айлап вакыт узгач, Гөлсем балага уза. Тик Илдар бу хәбәрне шатланып кабул итми. Бала кирәкмәгәнлеген әйтә, болай да беренче хатыныннан 3 баласы барлыгы ачыклана. Ахырдан кызны ташлап китә. Авыр хәлдә калган Гөлсем исә үз-үзенә уколлар кадый, төрле дарулар йота. Үзен бу дөньядан юк итәсе килә аның. Әле ярый апасы вакытында күреп, табиблар чак коткарып кала үзен. Тугыз айдан Гөлсемнең улы Илһам дөньяга аваз сала. Баласына ана гел: «Әтиең поезд астына эләгеп үлде», – дип әйтә торган була. 7 яшендә Илһам 1 нче сыйныфка укырга керә. Кирәк бит, шул мәктәптә Илдарның кечкенә кызы Лиана да укыячак икән. Балаларын Белем бәйрәменә алып килгән Гөлсем белән Илдар күзгә-күз очраша. Алар аңлашалар, сөйләшәләр. Ә Илдар кызы Лиана белән Илһамны мәктәптән көтеп ала, аларны ерак булмаган кафега алып барып, тәмле әйберләр белән сыйлый. Соңрак кызын өйләренә кайтарганнан соң, Илһамны үзе белән алып китә. Малайны үзләреннән ерак булмаган урманга алып бара. Үзенең аның әтисе икәнен сөйли, шуннан соң аны типкәләп, кыйнап үтерә һәм бау белән агачка асып куя.
Икенче көнне мәктәптә малайның югалганын әйтәләр. Тикшерү нәтиҗәсендә барысы да ачыклана. Суд залында Илдар бөтенесен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Тормыш иптәшенең рус милләтеннән булуын, аның белән юньләп тормаганын, көн дә өйләрендә кычкырышып яшәүләрен, ә Гөлсем белән кызык өчен генә очрашып йөрүен әйтә. Ә уллары Илһамны үтерүенең сәбәбен ул: «Минем ялгышымны дәвам итмәсен, бу дөньяда ялгышлыклар кабатланмасын өчен үтердем», – дип аңлата.
«Бүген инде мине бәхетле булып яшәү кызыксындырмый. Урамда балалар иярткән парларны күргәч, алар яныннан салкын гына дәшмичә үтеп китәм. Уты сүнгән учакны кабызып булмаган кебек, узган яшьлекне һәм бәхетне кайтарып булмый. Шуңа да кызыкмыйм мин кеше бәхетенә. Ә Илдарның 12 елга төрмәгә ябылуы үзенең киләчәген үзе богаулавы дип аңлыйм», – ди Гөлсем апа.
Азат МӨХӘММӘТҖАН |
Иң күп укылган
|