поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2011 Шоу-бизнес

Нәфкать Нигъмәтуллин концертларыннан быел нәрсә көтәсе? (ФОТО, ВИДЕО)

Гадәттә, көзге эшләрне төгәлләп халкыбыз бу вакытта рухи азык туплый башлый. Көз ул эстрада, театр сәхнәсенең актив эш башы. Казанда көн саен диярлек концерт, шул уңайдан тамаша заллары гөрләп тора. Көзен, һәр елның ноябрендә моңлы җырчыбыз Нәфкать Нигъмәтуллин да тамашачыга өр-яңа концерт программасы тәкъдим итә. Быел да ул 21, 22, 23, 26, 27 ноябрьдә Казанның “Уникс” концертлар залында үтәчәк. Шактый мәшәкатьле чор булуга карамастан, Нәфкать абыйга берничә сорау яудырырга уйладык.

— Хәлләрегез ничек, Нәфкать абый?

— “Хәлләрең ничек дип сорама,” — дип җыр сүзләре белән җавап бирде ул. — Ел әйләнәсенә 150 гә якын концерт куябыз. Шуңа күрә яңа җырларыбыз юлда, гастрольдә вакытта өйрәнелеп, даими рәвештә репертуарга өстәлеп бара. Быел да шулай барлыкка килгән җырларны бик теләп тамашачыга тәкъдим итәбез. Әлбәттә, концерт булгач, җырлар гына түгел, коллективта да барлык жанрлар яңартыла. Минем төркем гел талантлы, яшь, тәртипле, матур кызлар һәм егетләрдән торды. Бергәләп Рәсәйнең төрле төбәкләрендә чыгыш ясыйбыз, Алар шулай үсә, халыкка таныла. Моның өчен төркемдә барлык шартлар да тудырылган. Шуның нәтиҗәседер, элек миндә эшләп киткән артистлар бүген үзләре үк аерым концерт куя. Бу мине куандыра.

— Эстрада сәнгате ул һәрвакыт үзгәреш, яңалык сорый. Быелгы төркемдә нинди үзгәрешләр бар?

— Бик талантлы музыкант, аранжировкалар ясаучы Рамил Гыйләҗетдинов җырларыма яңача җан өрде. Гитарачы җырчы егетебез Айнур Такиуллинны тамашачы Майкл Джексон белән тиңләп югары бәяли. Танылган скрипкачы Марат Аюповка эстрадада тиңнәр юк. Музыкаль яктан булышчым, талантлы музыкант, популяр җырлар авторы Альберт Галимуллин безнең төркемдә ун елга якын эшли. Сылу биючебез Резидә күз явын алырлык гүзәл. Алып баручы яшь юмор остасы Алмаз Мирзаяновның образлары эчкатыргыч. Казан концерты ул сәхнә бизәлеше, күз явын алырлык утлары һәм башка техник алымнар белән аерылып тора. Ә Казан тамашачысы алдында чыгыш ясау зур имтихан. Тәүге чыгышларымны үз итеп кабул иткән яраткан тамашачымны зур дулкынлану белән көтеп калам.  

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11


---
Матбугат.ру
№ --- | 11.11.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»