поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.11.2011 Җәмгыять

11.11.11.

Бүген туйлар көне. 11.11.11­дә республикада 800гә якын гаилә төзеләчәк. Балдак кияргә теләүчеләр түгәрәк датаның сихри көченә ышана. Белгечләр генә саннар белән артык шаярмаска киңәш итә.

Гаилә корырга ниятләүчеләр арасында соңгы елларда яңа мода пәйда булды. Язылышырга теләү­челәр истәлекле көнне түгәрәк датага билгеләргә тырыша. Кайберәүләр әйтүенчә, әлеге көн сихри көчкә ия. Бу көнне төзелгән гаиләләр ныклы була, дип тә фаразлый астрологлар. Моңа ышанучылар Татарстанда да күп, ахры. Бүген республикада 800гә якын пар бер-берсенә вәгъдә бирәчәк.

 

"11 ноябрь җомгага туры килә. Гадәттә җомга көннәрендә язылышучылар саны 300дән дә артмый, – ди Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльмира Зарипова. – Язылышу тантанасы көнен былтыр ук билгели башладылар". Мәгълүм булганча, хәзер язылышу датасын һәм вакытын Интернет аша бер ел алдан ук билгеләргә мөмкин. Бүгенгә беренчеләрдән булып гариза тапшыручылар көндезге сәгать унберне, төгәлрәге, 11 сәгать 11 минут 11 секунд мизгелен сайлаган. Берьюлы унике берле санының бәхетен "татырга" телиләр, күрәсең. ЗАГС хезмәткәрләре кияү һәм кәләшләрне каршы алырга алдан ук әзерләнгәннәр. Бүген Казанда язылышачак парларны, мәсәлән, башкала ЗАГСларыннан тыш, "Корстон" сәүдә-күңел ачу үзәгендә дә көтәләр. Биредә ЗАГС бүлекчәсе эшли. Чаллыда исә махсус билгеләнгән урыннардан тыш, яшь парларны "Энергетик" мәдәният йортында каршы алачаклар.

 

Казанда яшәүче Наил Хис­мәтов булачак тормыш иптәшенә икеләтә бүләк ясаган. Беренчедән, егет Алисәгә тәкъдим ясаса, икенчедән, туйлары 11.11.11 дә буласын хәбәр иткән. "Ике ел очрашабыз. Быел җәй көне өйләнешергә дә җыенган идек. Әмма эш күп булды. Шуңа күрә туйны кичектерергә туры килде. 11.11.11 турында иптәшләремнән ишеттем. Бик тиз тәвәккәлләдем. Алисәгә Интернет аша гариза тапшыргач кына әйттем. Туйга әзерләнергә өч ай вакыт җитте. ЗАГСта кеше күп булачак дип борчылмыйбыз. Иң мөһиме – безнең гаилә 11.11.11дә төзе­ләчәк. Түгәрәк датаның бәхет китерәчәгенә ышанам", – дип сөйли Наил.

 

Белгечләр исә саннарга тү­гел, ә үз көчеңә ышанырга киңәш итә. Психолог Венера Касыймова әйтүенчә, мондый әйберләргә ышанучылар җаваплылыкны үз өсләреннән төшерергә тели. "Түгәрәк датада туй ясаучыларның күбесе яшьләр. Әлеге адым ахырга кадәр уйланылып бетмәгән булырга мөмкин. Чөнки яшьләр еш кына модага иярә, – ди ул. – Һәркемнең бәхете – үз кулында. Кешенең психологиясе шундый. Без гел ниндидер могҗиза көтәбез. 2011 елның 11 ноябрендә бәхет ишелеп төшкәнен көтәргә кирәкми. Гаилә кору – җаваплы гамәл. Бүген төзелгән гаиләләрдә тынычлык булмаса, ир һәм хатын үзләрен түгел, ә "бер"ле санын гаепләячәк. Имеш, бу сан алар өчен бәхетсез. Гаиләгә болай җиңел карарга ярамый".

 

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, түгәрәк даталарда өйләнешкәннәрнең күбесе аерылыша. Дөрес, ЗАГС идарәсе әлеге мәгълүматны расламый. Эльмира Зарипова әйтүен­чә, "сихри" гаиләләр арасында аерылышучылар саны "гади" гаиләләр белән бертигез дәрә­җәдә. Гомумән, республикада аерылулар саны кими икән. Ә яңа гаиләләр саны арта. Былтыр Татарстанда 31 мең 435 пар гаилә корса, быелның тугыз аенда 26 мең 431 пар вәгъдә биргән. Бәлки моңа түгәрәк датаның да йогынтысы бардыр әле. Киләсе елда исә чираттагы дата – 12.12.12 көтелә. Аннары мондый түгәрәк саннар тагын мең елдан соң гына кабатланачак.

 

Superjob.ru порталы үт­кәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә яшәүче һәр биш кешенең берсе түгәрәк датаның сихри көченә ышана. 11.11.11не көтеп алучыларның күбесенә 24 яшь тулмаган. Респондентларның 10 проценты бүген бәйрәм итәчәген әйткән. Ә россиялеләрнең 71 процентына – барыбер. Алар әйтүенчә, түгәрәк даталар башка көннәрдән бер ягы белән дә аерылмый. Сораштыруда катнашучыларның 4 проценты: "Мондый "сихри көннәрдә" күңелсез вакыйгалар чыга, саграк булырга кирәк", – дип тә киңәш иткән.

 

"11.11.11"нең сихри көченә ышанасызмы?

 

Лилия ХӘБИБУЛЛИНА, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте табибы:

 

– Бу көннән әллә ни көтмәсәм дә, эш бик күп булачак, дип уйлыйм. Нәкъ "түгәрәк дата"да өйләнешергә генә түгел, бала табарга теләүчеләр дә күп. Халыкта юрап китерү дигән нәрсә бар бит. Шуңа күрә бу көндә, башка көннәр белән чагыштырганда, туган балалар саны күбрәк булыр, мөгаен. "Сихри көн"нәрдә магнит бураны, йөрәк, кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр дә арта.

 

Илшат ВӘЛИЕВ, җырчы:

 

– Бу дөньяның күпкырлылыгын һәм бар серләрен кеше берничек тә аңлап бетерә алмый. Чөнки аның акылы бик примитив. Ул үзе аңлаган әйберләрне танып кына үз карашын булдыра. Вакытны исә тотып карап булмый. Шуңа күрә дә кеше акылы вакытны ничек тә булса аңлатыр өчен үлчәмнәр (календарь, сәгать һ.б.) уйлап тапкан. Ә чынлыкта исә вакыт бүленми. Сихри көчләргә килгәндә, һәр мизгел аерым көчкә ия. Йокыдан уянып, бу дөньяның матурлыгына игътибар итә белергә генә кирәк!

 

Сергей ПЕТРОВ, 10.10.10да өйләнгән:

 

– Туй көнен бик яхшы хәтерлим. Язылышу тантанасы башкалада булды, аннары районга кайтып киттек. ЗАГСка унбиш минутка соңга калып килдек. Безне кертмәсләр инде, дип юкка борчылганбыз. Ишек төбендә тагын ярты сәгатьтән артык көтәргә туры килде. Чөнки чират иде. Безнең кебек түгәрәк датада язылышырга теләүчеләр бик күп булды. "10"лы – безнең сан. Ул безгә бәхет китерде. 10.10.10да өйләнешкәнебезне бөтен танышларыбызга сөйлибез. Бу – горурланырга бер сәбәп.

 

Лариса КНЯЗЕВА, нумеролог-эксперт:

 

– 11.11.11 – йөз елга бер тапкыр гына кабатлана. Моны истән чыгармагыз. Бәхет алдыгызга үзе ишелеп төш­мәячәк, әлбәттә. Уңышлы көн­нән файдалана белергә кирәк. Түгәрәк даталарда башкарган эшнең ахыры хәерле була. Бу көн Чаян, Арыслан, Кәҗә­мөгезләр өчен аеруча уңышлы


Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ 224-225 | 11.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»