поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.11.2011 Җәмгыять

Бездә дә бар “Черкизон”

Матурлык корбаннар таләп итә. Әлеге хакыйкать Казан­ның тарихи ядкәрләрен саклап калу эшенә дә кагыла, күрәсең. Шушы көннәрдә башкаладагы базарларны да тәртипкә китерү турында сөйләшү башладылар. Ниһаять. Беренче чиратта Нариманов урамында урнашканы ябылачак, дип чаң сугарга керештеләр. Калганнарын исә түбә астына кертү турында карар әзерлиләр.

Казанның тарихи үзәген саклап калу буенча башланып киткән эш көн саен яңа хәбәрләр белән тулылана. Моңарчы шәһәрдә мәдәни мирас булып саналган урыннарда баручы төзелешләр туктатылган иде. Тәртипкә китерү өчен биналар инвесторларга сатыла, тарихка кул салган җитәкчеләргә карата җинаять эшләре ачыла.

 

Нариманов урамындагы базарны исә Казан мэры Илсур Метшин Мәскәүдә гаугалы рәвештә ябылган “Черкизон” белән чагыштырды. Аның әйтүенчә, безнекендә дә шундый ук хәл, законсыз гамәлләр кылу очраклары да буа буарлык. Җитмәсә, ул башкаланың тарихи йөзен дә боза икән. Шул сәбәпле, аны бөтенләй ябу кулай булыр иде, дип саныйлар Казан мэриясендә.

 

Базарда үз эшләрен алып баручы эшмәкәрләр исә тү­рә­ләр белән бөтенләй килешми. Әйтик, анда инде 5 елдан артык кием-салым сатучы Шерзод Ниязов шәһәр хаки­мия­тенең бу гамәлен аңларга да теләми. Аның фикеренчә, базардагы эшмәкәрләрдән генә Казан бюджетына берничә миллион сум акча керә, шә­һәр халкының күп өлеше монда килә, якында яшәүче­ләр дә ишек төбенә чыгып кирәкле нәрсәсен алып керә алганына куана. Иң элек хакимият вә­килләренә базар ябылганнан соң эшмәкәрләрнең нишләя­чәге, кая китәчәге хакында уй­ларга кирәк. мисал өчен, шәһәрнең башка бер җирен­дә шундый ук базар төзергә мөмкин, ди ул. Базар ябылган очракта исә, Шерзод башкага китеп сатачагын әйтте.

 

Аның сүзләрен Равия Сәгъ­диева да хуплый. Сатучы сүзләренчә, ул эшләгән күпләп сату базарына, азык-төлек алырга дип, ярты Казан килә. Әгәр инде моны япсалар, халыкка альтернатива калмый, аларга Борисково бистәсендә урнашкан күпләп сату складларына йөрергә туры килә­чәк. Ә кемнең токмач белән дөге артыннан анда кадәр барасы килсен ди? Сәгъдиева әйтүен­чә, бө­тен проблема шул тарихи ис­тә­лекләр дип гауга куптарудан чыкты. “Ул биналарның кемгә хаҗәте бар соң? Болай да җимерелеп беткән инде алар. Моңарчы берәүгә дә ки­рәкмәде, безнең борын төбендә тарихи ядкәрләрне сатып яттылар, ә хәзер түрә­ләрдә дә милли хисләр уянган. Шул ниндидер ташландык биналар аркасында безне урамга куып чыгарырга торалар”, – дип ачынды ул “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә.

 

Нариманов урамындагы базарга халык күп йөргәнлектән, сатучыларның да үз транспортларын юл кырыенда калдыруы сәбәпле, монда юл хә­рәкәте бик авыр була. Бу проблемадан аеруча шушы урамнан узып китүче автомобиль хуҗалары зарлана. Шун­дыйларның берсе Илсур Әбү­сәетов, базар якында яшәүче­ләргә генә түгел, күп кешегә проблема тудыра, дигән фи­кердә. Аңа параллель булган урамда да шул ук хәл. Тимер юл вокзалы ягыннан ки­лүче машиналар Колхоз базары янында да, Нариманов урамында да “бө­ке”дә утырырга мәҗбүр. Шуңа күрә аларны бөтенләй үк ябарга түгел, ә шәһәр читенә­рәк кү­черү бик яхшы булачак, шә­һәр үзәге аз булса да кыенлыклардан арыначак, ди Әбү­сәетов. Әлеге йөртүчегә җавап итеп, бер төркем сатучылар Казанның башка җирлә­ренә күз салырга тәкъдим итте. “Бездә генә шундый хәлмени, хәтта Карл Маркс урамында Эчке эшләр министрлыгы тирәсендә дә юл кырыенда автомобильләр те­зелгән, автобусларга йөрү читен, ә бу берәүгә дә кирәк түгел. Базарларны һәрвакыт кысып килделәр. Бу эш һаман дәвам итә”, – дип шаулашты алар.

 

Нариманов урамындагы базар 4 мең квадрат метр мәйданны алып тора. Бүген ул “Алтын-Т” исеме астында эшләп килә. Аның директоры – Сергей Кастрицкий. Базарда берничә сәүдә ноктасы тотучы Адель миңа мондый мәгъ­лүмат бирде: 2004 елда әлеге базар хезмәткәрләре бе­лән Вахитов районы хакимияте арасында низаг килеп чыккан икән. Түрәләр аларны тиешле нормаларны бозуда гаепли һәм эшмәкәрләрне куып тарату белән яный. Оешма директоры Сергей Кастрицкий исә ул вакытта: “Бернәрсә дә аң­ламыйм һәм администрация вә­киллә­ренең ни те­ләвен белмим”, – дип әйткән. Аның сүзләренчә, базарга басым ясалуын ясалмый, тик ниндидер киеренкелек барыбер сизелә.

 

Гомумән, базарларга һө­җүм бара, дип санаучылар да юк түгел. Восстание урамы киселешендәгесенең директоры Алексей Мирошниченко аларның җиренә “Макдоналдс” кафесының кызыгуын яшерми. Сергей Кастрицкий исә базарларга карата штрафларның һәм таләпләрнең сәүдә үзәкләре белән чагыштырганда катырак булуыннан зарлана. Ә бит икесен­дә дә шул ук “Made in China” дигән тамгалы товарлар сатыла. Кастрицкий җитәкчеләрнең бу проблемаларга колак салуына өметләнә. Моңа әле түрә­ләрнең башкаладагы ачык базарларны түбә астына кертү теләген дә өстәп әйтер­гә кирәк. Бу яңалыкны киләсе елның 1 гыйнварыннан га­мәлгә кертергә уйлыйлар.

 

Ничә еллар буена эшләп килгән Нариманов урамындагы базарның болай бик тиз ябылуына күпләр ышанмый. Аны нинди язмыш көтә икән соң? Казан мэриясенең матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдә­ров моңа бераз ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, хакимият базарларда яңа тәртип кертү очрагында 271нче федераль законны куллана. Анда исә, киләсе елның 1 гыйнварына алар­ның барысында да сату эшләре капиталь корылмаларда башкарылырга тиеш, ди­елгән. Димәк, моны күздә тотып, Казандагы барлык базарларны да тиздән “түбәле” итәчәкләр. Хәйдә­ров сүзлә­ренчә, бу шә­һәр мэриясе мәнфәгатьләрен кайгырту тү­гел, ә федераль законны тормышка ашыру очрагы.

 

Нариманов урамындагы ба­зарга килгәндә исә, матбугат хезмәте вәкиле анда закон бозу очраклары теркәлгән, дип белдерә. Мисал өчен, сату эшләре махсус урыннарда түгел, тартмалар өстендә башкары­ла. Алардан соң юлларда һәм тротуарларда чүп өелеп кала. Ә менә узган атнада аның янында терлек калдыклары да табылган. Базар­ның мондый шарт­ларда эшләве – шаккатыргыч хәл. Хәйдәров әйтү­ен­чә, аның эшчәнлеген туктату-туктатмау әлегә мэрия тарафыннан каралмый, бүген исә ан­да тикшерү эшләре алып барыла.


Рәсим ХАҖИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 223 | 09.11.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»