поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.11.2011 Дин

Корбан гаете котлы булсын!

Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.

 

Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә.

 

Әлеге бәйрәм республикабыздагы халыкара дуслыкны, бердәм хезмәттәшлекне ныгытуга, мөселман өммәтен берләштерүгә ярдәм итүенә чын күңелдән ышанам.

 

Ихластан татарстанлыларны Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп әйләсә иде. Кылган догаларыбызны, изгелекләребезне биргән сәдакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылып, калебләребезне бәйләп, мөселман өммәтен берләштерсә иде.

 

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗОВ

 

* * *

 

Кавеме нинди – җитәкчесе шундый

 

Татарстан Мөфтие булып сайланыр алдыннан Илдус хәзрәт ФӘИЗОВ Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәтенең устав буенча эшләмәвен тәнкыйтьләгән иде. Корбан бәйрәме алдыннан уздырган әңгәмәбезне дә без шул мәсьәләдән башладык.

 

– Һәрбер эшнең үз тәртибе бар. Аллаһы Тәгалә Коръәнне дә Адәм баласының тормышын тәртипкә салу өчен җибәргән. Һәр нәрсәне без сызып куйдык, диелә Коръәни-Кәримдә, ягъни һәр нәрсәнең язмышы, тәкъдире бар. Бер кеше – бертөрле закон, икенчесе икенчене чыгарса, бу башбаштаклыкка китерәчәк. Диния нәзарәте Уставы Коръәнгә һәм Сөннәткә нигезләнеп төзелгән. Дини-юридик ягы – традицион юнәлештә, ягъни Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча бара. Традицион дигән сүз элеккеге традицияләргә бәйле дигәнне аңлата. Әбү-Хәнифә Пәйгамбәребезнең традициясе буенча яшәгән һәм безгә шуны тәкъдим иткән. Моны гади тормышның гореф-гадәте белән бутарга ярамый. Уставның гражданлык мәсьәләләренә кагылышлы ягын карасак, без РФ законнарына буйсынабыз. Уставта имам дигән төшенчә бар. Коръәни-Кәримдә: «Аллаһы Тәгаләгә итагать итегез, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) кә итагать итегез һәм үзегезнең арагыздан сайлап куелган имамнарга итагать итегез», – диелә. Һәр мәхәлләдә – имамнар, имамнарның имамы – мөфти сайлана. Барлык мәхәлләләр шуңа буйсынырга тиеш. Кабул итәләрме аны юкмы, мөселманнар өчен Кыямәт көнендә ул җавап бирәчәк. Кайбер мәсьәләләрдә дөньялыкта да дәүләт алдында мөселманнар өчен җавап бирә торган зат ул. Аллаһы Тәгалә сайлап куйган имамнарыгызга буйсыныгыз дип әйтә икән, димәк, билгеле бер тәртиптә буйсыну булырга тиеш. Без намазны бер төсле итеп укырга, уразаны бер төсле итеп тотарга, бер төсле итеп дога кылырга тиеш. Уставны менә шул таләпкә туры китерү буенча шактый эшләр башкардык, төзәтмәләр керттек. РФ законнары белән каршылыклар шактый иде, аларны төзәттек. Мәчетләр дә әкренләп эшчәнлекләрен Әбү-Хәнифә мәзһәбе буенча тәртипкә салып киләләр. Бардыр анда буйсынырга теләмәүче берничә мәчет.

 

Уставның җәмгыятькә, халыкка әхлак тәрбиясе бирүдә һәм тотрыклылык булдыруда өлешеңне кертү турындагы пункты бар. Шул юнәлештә байтак эш эшләнде. Яшьләр белән эшлибез, хәйриячелек белән шөгыльләнәбез, зыялылар белән элемтә урнаштырып киләбез...

 

– Яшьләр белән эшләү дигәннән, алар бик яхшы проектлар да тәкъдим иткәннәр иде бит...

 

– Менә каникулларда әйдаманнар мәктәбе оештырып, мәктәптә балалар белән эшләргә теләк белдерделәр. Җеназаханә ачу тәкъдимнәре дә хупланды, күптән түгел генә Бөгелмәдә җеназаханә ачылды.

 

– Армиядә мөселман частьлары оештыру турындагысына тешебез үтәрме икән?

 

– Моның өчен иң әүвәл имамнарны туплап тора торган полковой мулла кирәк, әмма андый вазифага тәкъдим итәрлек әзерлекле кеше юк әле. Ә болай РФ Президентының моңа карашы уңай.

 

– Яшьләрне борчыган тагын бер нәрсә бар: вузлардагы намаз бүлмәләрен идән асларыннан чыгарырга вакыттыр инде безгә.

 

– Шуны сорап, үзебез дә ректорларга хатлар яздык. Кулдан килгән ярдәмне күрсәтергә без әзер. Мөселман яшьләренә, бигрәк тә кыз балаларга ничек кыен булуын яхшы беләбез. Безгә бит чиста, келәмнәр җәелгән бер почмак кына кирәк. Вуз ректорлары, менә анда җыелып утырырлар да террорлык актлары әзерләрләр, тегеләй дә болай, дип куркалар. Алайга китсә, теләсә кайсы бүлмәдә җыелып утырырга, ярамаган эш белән шөгыльләнергә була ул, әгәр дә начар ниятең булса. Ректорларның аңлавы гына кирәк. Бу проблема миңа кагылмый дия торган түгел. Килер бер көн – аларның балалары, оныклары да намазга утырыр, иншалла. Мәчет манараларын кисүчеләрнең оныклары әнә биш вакыт намаз әһелләре бүген. Безнең яктагы бер районнан авыл куштаны булып мәчетләрне яптырып, күпме кешене раскулачивать итеп йөргән кешенең оныгы бүген имам булып тора. Дөресен әйткәндә, ректорларның күбесе аңлый, әмма институтларның кагыйдәләре бар, шул кысалардан чыга алмыйлар.

 

– Хәләл ризык мәсьәләсендә байтак эшләр эшләнсә дә, халыкны борчыган нәрсәләр дә бар әле. Җитештерүдән алып сатуга кадәр барып җиткәндә генә хәләл була бит инде ул ризык. Ә безгә бүген хәләл ризыкны салмыш марҗалар кулыннан сатып алырга туры килә.

 

– Пәйгамбәребезнең «Хәләл төгәл билгеле булды, хәрам төгәл билгеле булды» дигән хәдисе бар. Коръәни-Кәримдә әйтелгәнчә, дуңгыз ите хәрам, «бисмиллаһи-Аллаһу әкбәр»сез суелган ит хәрам, потларга атап чалынган корбан хәрам, бугаз каны хәрам. Шулар арасында шөбһәлеләр бар. Шикләнәсез икән – алмагыз, чөнки шикләнеп ашаган хәләл ризык та хәрамга әйләнә. Беренче чиратта итнең дөрес итеп эшкәртелүе кирәк. Аерым такта, пычак булу, әлбәттә, нур өстенә нур инде. Кайчак халыкта арттырып җибәрү бар – хәләл печенье, хәләл конфет, хәләл су эзләп йөриләр. Кибетләргә без әмер бирә алмыйбыз, үз кибетендә хуҗа үз кагыйдәсен куя. Кечкенә генә урында күп әйбер сатасы килә. Төрле азык-төлек арасына хәләл ризыкны куя икән, бу аның хәләл мәсьәләсен кайгыртуы түгел, ә мөселманнарны җәлеп итеп, күбрәк әйбер сатарга теләве генә.

 

– Бу теманы тагын да дәвам итәсе килә, хәзрәт. Халыкны бит Татарстаныбыз башкаласында хәләл татар кафелары булмау да бик борчый бит: хәләл кафе дип керсәң, анда Азия халыклары ризыгы, татар кафесы дип керсәң, анда хәләл ризык юк.

 

– Халкыбызның аумакайлыгына мин үзем дә шаккатам! Хәләл кафе булгач, анда, һичшиксез, үзбәк пылавы, бавырны авырттыра торган самса әзерләнергә тиеш түгел бит инде! Безнең халык майлыга, кыздырылган ризыкка күнекмәгән. Пылауның аның Казан пылавы дигәне дә бар бит югыйсә. Каюм Насыйриның дүрт томлыгын ачып карагыз әнә. Кая гына барсак та күтәрәбез инде бу мәсьәләне, эшмәкәрләр белән дә сөйләшәбез.

 

Безнең халыкта читләргә мөкиббән китү бар, Азия халыкларына, гарәпләргә иярергә тырышабыз. Читләрнең гореф-гадәтләрен сөннәт дәрәҗәсенә күтәрәбез. Татар халкы гомер-гомергә идәнгә утырып ашамаган, сәке булган бездә. Идәндә нәрсә юк, анда бит аяк белән йөриләр. Безнең халык элек-электән чиста, ризык һәрвакыт каплаулы булган. Ашъяулык дигән нәрсәне, мәсәлән, минем бер генә халыкта да ишеткәнем юк. Ахшамнан соң тырнак кисү, чәч тарау булмаган, чөнки ут юк, тырнак, чәч очып аш-суга төшәргә мөмкин.

 

– Ливиядә бөтен ислам дөньясын тетрәндергән сәяси вакыйгалар булды. Берәүләр моны, Америка эше, диде. Икенчеләр, илдә демократия булмау менә нинди хәлләр китереп чыгарырга мөмкин, дип нәтиҗә ясады. Бер нәрсә бәхәссез – бу ислам дөньясына зур кара тап булып ятты. Шушы вакыйгага карата Сезнең фикерегезне дә беләсе килә.

 

Традицион юнәлеш белән сәләфи-ваххаби юнәлешнең чәкәлешен күрсәтте бу вакыйга. Анда социаль-икътисади мәсьәләләр ничек булгандыр, әйтә алмыйм. Дини күзлектән караганда, Муаммар Каддафи чын мәгънәсендә традиционалист иде. Мәзһәб белән баруны яклады (анда Мәлики мәзһәбе иде). Биш тапкыр намаз укыган, бөтен Африка халкына ярдәм итеп торган кешене, безгә бергә булыгыз, бердәм булыгыз, мәзһәбтән китмәгез, ваххабилык куркыныч, дип сөйләгән кешене менә шушы хәлгә төшерделәр. Әлеге мөфтиләре фәтва биреп намазлы кешене кяферлеккә чыгарды, үлгәч мәетен фотога төшерергә билет сатарга фәтва бирде. Халыкның үз солтаннарына шундый карашта булуы Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте төшкәнлекне күрсәтте. Гыйракта да Корбан Гаете көнне намаз укый торган җитәкчеләрен – Саддәм Хөсәенне асып үтергәннәр иде. Шәригатьтә асу тыелган югыйсә. Ул халык инде күпме вакыт җәфа чигә, үзара татулык юк, халык авырудан кырыла.

 

Кайбер кызу башлар бездә дә җитәкчеләрдән гаеп эзли башлый кайчак. Коръәндә, кавеме нинди – җитәкчесе шундый, диелгән. Без үзебез нинди – Аллаһы Тәгалә безгә шундый җитәкчеләрне җибәрә. Җитәкчеләребезгә буйсынырга, үзгәрүне үзебездән башларга – рухны, күңелне тәрбияләргә кирәк. Кеше үлеп ята – без хәзер аның өстеннән атлап чыгабыз, канга күнектек, фахишәлеккә күнектек. Пәйгамбәребез Кыямәт җитүен тасвирлап: «Мәчет юлында бер егет белән бер кыз күрәләтә якынлык кылып ятарлар, кешеләр атлап чыгып китәрләр, бер сүз дәшмәсләр. Шунда бер бик тәкъва саналганы килер дә, читкәрәк, куак астынарак кереп ятыгыз инде ичмасам, дияр», – дигән. Шул заманга килеп җиттек түгелме инде?!

 

Җәй көне Мәккәдә булган идем. Ливиянең элеккеге мөфтие шунда, дини материалистлар (адашканнар), ягъни сәләфи-ваххабилар белән традиционалистлар арасында бәрелеш бара, дип сөйләде. Адашканнар иң беренче эш итеп олы ислам галимнәренең мавзолейларын, кабер ташларын җимереп, җир белән тигезләгәннәр. Имештер, анда барып табыналар. Болар ислам тарихын оныттырыр өчен эшләнә. Үткән сайлауларда сәләфи-ваххабилар алтмыш процент белән җиңеп чыктылар. Кайсы гына илне алсак та, шулар фетнә чыгара хәзер. Безгә бу бик зур гыйбрәт. Әби-бабайлар тоткан дингә ябышыйк. Әби-бабай дигәндә, әле егерме ел элек кенә дингә килгәннәрне күздә тоталар да, кайберәүләр безне тәнкыйтьләргә тотына, алар белән кая бармакчы буласыз, янәсе. Безнең бит чит мәмләкәтләрдә белем биргән Сәйф-Сараи, Муса Бигиев, Зыя Камалилар кебек зур галимнәребез санап бетергесез. Менә хәзер шуларга алмаш тәрбияләргә кирәк. Әлбәттә, бу егерме ел эчендә генә була торган нәрсә түгел.

 

– Хәзрәт, бөтен мөселман дөньясы зурлап каршы ала торган Корбан бәйрәме җитте. Бәйрәмне үткәрүдә җөмһүриятебездә берәр яңалык көтелмиме?

 

– Яңалык кертеп булмый, ә тәртипкә салу кирәк. Мэрия, мөхтәсибәт белән килештереп, «Мәрҗани», «Сөләйман», «Казан нуры», «Ризван» мәчетләре каршында корбан чалу өчен махсус урыннар билгеләнде. Халык азсынмасын, нинди зур Мәдинәдә дә бер-ике генә җирдә ул корбан чалу урыны.

 

– Корбан бәйрәме гаилә белән үткәрелә торган бәйрәм. Сез моңа үзегез ничек әзерләнәсез?

 

– Мин ел да хатыныма, балаларыма, туганнарыма бүләк әзерләргә тырышам. Корбан чалып, милли ризыклар пешереп, матур табын әзерлибез. Аннары гаиләмне, абыемны алып авылга әти-әнием каберен зиярәт кылырга кайтып киләбез.

 

Нәүбәһар КӘБИР


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»