поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.11.2011 Мәгариф

Язмышыбыз үз кулыбызда

Хәзерге көндә авыл кешеләре өстенә зур бәла килде. Күп татар авыллары әкрен генә таркала бара, ел саен диярлек “оптимальләштерү”гә сылтап мәктәпләр ябыла. Ә мәктәбе булмаган авылның киләчәге дә юк инде аның. Мин Шенталы районының Татар Әбдекие авылы мәктәбенә дә ябылу куркынычы янавы, аны ничек тә саклап калырга кирәклеге турында “Бердәмлек” газетасында язып чыккан идем инде.

Ә менә күптән түгел бу мәктәпнең чыннан да ябылачагы һәм аның бинасын мөселманнар өчен картлар йорты итеп үзгәртеләчәге турында хәбәрләр ишетелә башлады. Йөз мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең хәерле, дигән татар халык мәкален истә тотып, мин дә, үтеп барышлый гына булса да, барсын да үз күзләрем белән күрергә булдым.

 

Менә ул, матур бакча эчендә утыручы, заманында гөрләп эшләп торган, илебезгә күп шәхесләр: мактауга лаеклы игенчеләр, терлекчеләр, укытучылар, табиблар һәм башка төр хезмәт ияләрен укытып, тәрбияләп, бүләк иткән мәктәп! Укучы балалар тавышы ишетелмәгән бинаның ишеген әкрен генә ачып керәм. Анда мине бер каравылчы гына каршы ала.

 

Мәктәп җитәкчесе Расих Шаһвәлиев өенә кайтып киткән икән. Артыннан барырга булдым. Ә ул кечкенә тракторга утырып, җырлый-җырлый, бәрәңге бакчасын сукалый иде.

 

- Йөрәк дигән нәрсәне күпме әрнетергә була соң? Менә эш белән юанырга булдым әле, - диде ул, минем гаҗәпле карашымны күреп.

 

Кайберәүләр эч пошуларын аракы эчеп басарга тырышсалар, Расих әфәнде аларны җырга салып, хезмәттән тәм табарга тырыша. Үзенә күрә авыл кешесенең тагын бер матур, асыл сыйфаты бит инде бу.

 

Без аның белән мәктәп тормышы, аның бүгенге хәле турында сөйләшеп киттек.

 

- Мин хәзер мәктәп җитәкчесе түгел инде. Аны күрше Денис авылы мәктәбенә (хәзер ул белем бирү үзәге дип атала) беркетеп, филиал итеп кенә калдырдылар, - диде Расих әфәнде. - Мин хәзер үзебезнең мәктәптә математика фәнен укытам.

 

Татар Әбдекие мәктәбе белем бирү үзәгенә беркетелсә дә, биредә әлегә берни дә үзгәрмәде, бары тик мине һәм өлкән хисапчыны гына кыскарттылар. Мин әле җәен үк ата-аналардан кул куйдырып, Сергиевскида урнашкан Төньяк мәгариф округы җитәкчелегенә мәктәбебезне саклап калуны сорап хат юллаган, берничә мәртәбә анда барып, кирәкле кешеләр белән очрашып, сөйләшеп кайткан идем. Самарага гына да дүрт мәртәбә бу мәсьәлә буенча үземә барырга туры килде. Бер, мәктәбегезне ябабыз, икенче карыйсың, калдырабыз, дип озак аптыраттылар. Быелгы җәй айларында мәктәпне ябу хакында барлыгы 4 тапкыр карар кәгазе килде. Аллаһыга шөкер, алдагысын белеп булмаса да, хәзергә тугызъеллык мәктәбебезне саклап кала алдык, шуңа куанабыз. Ә аның филиал дип кенә аталуы мөһим түгел.

 

Һәр иртәне, дәресләр башланырга сәгать ярым алдан балаларыбызны татлы йокыларыннан уятып, салкын автобуска утыртып, көн саен күрше авылга ташыганчы, бу, әлбәттә, яхшырак. Дөрес, мәктәп йомышлары белән, төрле олимпиадаларга, спорт ярышларына барырга туры килсә, автобусыбыз юк. Чөнки ул бары тик 7 ел гына хезмәт итәргә тиеш, ә безнең автобусыбыз инде искерде, аңа хәзер - 9 яшь.

 

Денис авылындагы белем бирү үзәген хәзер Рәфыйк Минһаҗев җитәкли. Безнең филиалның исәп-хисап эшләрен дә андагы хисапчы башкара. Дөрес, Рәфыйк Әбрарович атнасына бер көн пәнҗешәмбедә килеп, хәлебезне белеп китәргә тиеш. Тик дөнья булгач, төрле ситуацияләр килеп чыга бит ул, йә җылыту системасы ватыла, йә тегесе-монысы. Хәзер җитәкче булмасам да, аларның барысын да миңа башкарырга туры килә. Рәфыйк әфәнде бик теләсә дә, тиз генә 13 чакрым араны үтә алмый бит. Аның әле киңәшмәгә дә барасы, башка мөһим эшләрне башкарасы да бар.

 

Ә укытуга килгәндә, укыту базис планы бездә Денис мәктәбендәгечә булачак. Быел филиалда барлыгы 19 бала белем ала.

 

Дөресен әйткәндә, мәктәпләрне “оптимальләштерү”нең, минемчә, бер файдасы да юк. Җитәкче белән хисапчыны кыскартып кына әллә ни алга китеш булмас. 13 чакрым араны үтәр өчен, җитәкчегә автомашинасын “ашатып”, ватылса, “яшәтергә дә” кирәк бит әле.

 

- Быел укытучыларның хезмәт хакы 30 процентка артачак, дигән иделәр бит. Сезнең хезмәт хакыгыз артамы соң?

 

- Юк, киресенчә. Былтыргыга караганда, мәктәптә быел балалар саны кимрәк булгач, ул 50 процентка кимиячәк. Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсем килә: мәктәбебездә укыткан 4 укытучыга ”Хезмәт еллары өчен” каралган пенсия дә түләнми. Минем үземнең дә 21 ел педагог хезмәт стажым бар. Әгәр дә мәктәбебез ябылса, мин дә ике баламны, тормыш иптәшемне алып, бөтенләй авылдан чыгып китәргә җыенган идем инде. Эш булмагач, дүрт гаилә күчеп китте инде. Мәктәп ябылган булса, авылыбыз бөтенләй таркалыр иде.

 

- Беренче сыйныфка укырга килүчеләр бармы?

 

- Быел юк.Ә менә киләсе елдан булачак.

 

- Мәктәп ашханәсендә укучыларны ашатасызмы соң?

 

- Шушы көннәрдә ашата башлыйбыз инде. Чөнки авылда акча ягы кысан, әлегә кадәр азык-төлек сатып алырга әти-әниләр акча җыеп бирә алмадылар.

 

- Мәктәп тирәсендәге җир кишәрлегендә яшелчә, җиләк-җимеш үстермисезмени? Бу балаларны тәрбияләү чарасы да булыр иде.

 

- Авыл баласы болай да эшләп үсә ул. Дөрес, үз бакчабызда үстерелгән уңыш шәп нәрсә, тик анда коймаларыбыз күптән инде сафтан чыгып, авып бетте. Мәктәбебезгә дә ике елдан бирле ремонтка акча бирелгәне юк. Бер кило кадак сатып алырга да акча табып булмый. Әнә, мәктәпкә җылы бәдрәф ясатып, мәш киләбез. Җәен өстәге җитәкчеләрдән: “Мәктәп барыбер ябыла дисез бит, шулай булгач, аның кирәге булырмы? - дип сорагач: “Безнең анда эшебез юк, мәктәбегезнең ишеге кадакланса да, без бәдрәфне вакытында өлгертергә тиешбез. Чөнки сезгә моның өчен акча бирелгән бит, - дип әйттеләр. Ярый, мәктәбебез ябылмагач, хәзер яңа бәдрәф тә ярап куяр.

 

- Мәктәп ябылса, биредә мөселманнар өчен картлар йорты ясыйлар икән, дигән сүзләр дә ишетелгән иде. Бу дөресме?

 

- Юктыр. Чөнки монда өлкәннәрне яшәтү өчен бинага капиталь ремонт ясап, кирәкле шартлар тудырырга кирәк бит. Ә моны теләгәндә дә тиз генә эшләп булмый.

 

Менә шундый сөйләшү булды минем белән элеккеге Татар Әбдекие авылы мәктәбе җитәкчесе Расих Шаһвәлиев арасында. Һәм мин чын күңелемнән мәктәпнең сакланып калуы өчен шатландым.

 

Татар Әбдекие авылы мәктәбе - хәзер Денис белем бирү үзәге филиалы, ә укыту базис планы икесе өчен дә бер үк булгач, биредә күп еллар татар телен һәм әдәбиятын укыткан Гөлсинә Хәйруллинадан: “Хәзер сездә татар теле атнасына ничә сәгать укытыла?” - дип тә сорадым. Аның әйтүенчә, 5нче сыйныфтан 8нче сыйныфка кадәр бер сәгать икән, калган сыйныфларда татар теле өстәмә дәресләр булып кына укытыла. Әйе, артка таба да, алга таба да бернинди үзгәрешләр дә юк булып чыга түгелме?

 

Мин китәргә җыенгач, Расих Ганиевич мине озата чыкты. Аның күршеләре мәш килеп, капка төбендәге коены чистартып маташалар иде.

 

- Әллә авылыгызда колонкалар юкмы? - дип сорадым, аптырап.

 

- Бездә гомердә дә аларның булганы юк, чишмәләр дә авылдан ерак. Менә шулай, кое казып, азапланып яшәп ятабыз инде. Авылыбыз читендәге автобус тукталышын да сүтеп ыргыттылар, хәзер юлга чыгып басып, кул күтәрсәң дә, үтеп баручы бер генә автобус та туктамый, - дип җавап бирде Расих әфәнде.

 

Әйе, авыл кешесе әлегә кадәр бар булганына риза булып, шөкер итеп яшәде һәм яши. Гөрләп торган дәүләтебезне ит, сөт, май, ипи һәм башка төрле кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торучы колхозларыбызның таркалуын күрүләре ничек кенә авыр булса да, түзәргә тырыша авыл халкы. Тик, ни кызганыч, өметләр генә һаман акланмый. Ә мәчетләрнең көмеш айлы манаралары дөньяга иман нуры чәчеп, балкып торган татар авылларының күз иярмәслек тизлек белән таркалуы дәвам итә.

 

Мәрхүм әбием үлгәндә: "Кызым, ни күрсәгез дә, барысы да Аллаһыдан. Аңардан сорагыз сез!" - дип әйткән иде. Дөрес, аның бу сүзләрендә хаклык бар. Шул ук вакытта изге китабыбыз Коръәндә: “Кәсеп итеп яшәгез”! - дип, кисәтеп тә әйтелгән бит. Әгәр дә: “Алма пеш, авызга төш”, - дип әзергә мәзер булып, көтеп кенә ятсак, бу дөньяда берни дә үзгәрмәячәк. Әнә, гаярь йөрәкле милләттәшебез Расих Гани улы Шаһвәлиев көне-төне чабып, үз максатына ирешкән, авыл мәктәбен яптырудан саклап кала алган бит. Аның бу изге эшендә күп кенә авылдашлары да ярдәм иткән. Димәк, туып-үскән авылларыбызның һәм андагы мәктәпләребезнең язмышы халкыбызның үз кулында!

 

Киләчәктә тормышыбызны гел яхшы якка үзгәртергә тырышып, үз бәхетебезнең кадерен белеп яшәсәк иде!

 

Татар Әбдекие авылы, Шенталы районы.

 

Рәсемдә: Расих Гани улы ШАҺВӘЛИЕВ.


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 45 | 05.11.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»