|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2011 Экология
Җирдә 45 миллиард кеше яши алаАгымдагы елның 31 октябрендә 7 миллиардынчы бала дөньяга аваз салды. Җирдә кешеләр саны елдан-ел тизрәк арта бара. Бу хакта белгечләр инде 20 гасырдан ук сүз алып барыла. Кешелекне иң куркытканы — халык саны арту белән ашарга ризык җитешмәве, планетабызның пычрануы, табигый катаклизмалар һ.б. Мәгълүм ки, әле ике йөз ел элек кенә дөньяда 1 миллиард кеше булган. Кайбер галимнәр сүзләренә караганда, планетада әнә шул кадәр кеше генә яшәргә тиеш. Чөнки кешеләрне ашатыр, туендырыр өчен җир кирәк. Җирне эшкәрткәндә, ризык әзерләгәндә, торак җылытканда, сәнәгать эшчәнлеге вакытында зур күләмдә җылылык бүленеп чыга - планетада температура арта. Транспорт җәнлекләр төрлелегенә тискәре йогынты ясый, экологиягә зыян сала. Шул ук вакытта һәркемнең рәхәттә яшисе кил, беркем дә Җир шарын саклап калу өчен нинди дә булса уңайлыклардан баш тартырга җыенмый.
Ауропа халкы кими бара...
1800 елда кеше саны бер миллиард булса, 1930 елга дөньяда халык саны икеләтә арткан. Шуларның 600 миллионы (өчтән бере) - ауропалылар булган. Бүген исә алар халыкның алтыдан бере генә. Чит ил матбугаты язганча, бүген кеше саны буенча Африка илләрендә зур үсеш күзәтелә. Халык саны буенча алдынгы урыннарда торган Кытай һәм Һиндстанда да бала туу темпын киметә алганнар. Төркия, Гарәп илләрендә дә башка еллар белән чагыштырганда балалар азрак туа башлаган.
Бүгенге көндә Ауропа илләрендә халык саны котычкыч тизлектә кими. Үсешне күрсәткән саннар астына бөтенләй башка нәрсә яшерелгән. Чит илдә демографик хәлне, нигездә, мөселман гаиләләре генә тотрыклыландырып тора. Ауропа мәктәпләрендә хиҗаб салдыру, мәчет төзүгә каршы чыгулар милли, дини, расаара түземсезлеккә бәйле. Чит илдә яшәп кайткан ишле мөселман гаиләсе вәкиле үзенә карата кимсетүне надан, аз белемле, дөнья күрмәгән кешеләр ягыннан гына булганын ассызыклый. «Акыллылары илгә эшче куллар кирәк икәнен яхшы аңлый, иммигрантларны алар шул рольдә күрә. Биредә югары белем алуның бәясе, төрле административ авырлыклар шуңа бәйле», - ди ул.
Мөселманнар «ясалма» ризыктан баш тарта
Галимнәр 2050 елга Җир йөзендә 9 миллиард кеше яшиячәк, дип хәбәр итә. Бу, үз чиратында, моның хәтле халыкка ризык җитмәс дигән куркулар тудыра. Гаиләсе ишәеп, Казаннан авылга күчеп киткән Гайнуллиннар гаиләсе мондый әйберне наданлык дип саный. Дин кануннары белән яши торган гаилә вәкиле Нияз әфәнде сүзләренә караганда, Коръәндә дә, Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә кешегә ризыгы туганчы ук языла, шуңа аны кемдер тартып ала алмый. «Нәфеслек аркасында кешегә бар да аз тоела, ул һаман мал җыя. Африка илләрендә бүген чиста суга, ризыкка тилмерәләр. Бездә кешеләр супермаркетларда капчык-капчык ризык җыеп, соңыннан ашап бетермичә, чүплеккә чыгарып ата», - ди гаилә башлыгы.
Гайнуллиннар гаиләсе дини белем белән беррәттән дөньяви гыйлем туплый, интернеттан яңалыклар укып бара. «Кеше санын киметергә алыган» сәясәт турында әлеге гаилә яхшы белә. Шуңа төрле тәмләткеч, буяу, консервантлар салынган ризыклардан алар тулысынча баш тарткан. «Шәһәрдә яшәгәндә балалар кибеттә төрле кәнфит-сагызлар сорый иде. Сабыйга аның бернинди дә файда бирмәгәнен ничек аңлатасың инде? Үскәч, аның зыяны турында үзләре аңлар дип уйлыйм», - ди мөселман гаиләсе башлыгы Нияз әфәнде.
Гайнуллиннар гаиләсенең авылга күчеп кайтуы да чит илдән кертелгән ризык ашарга теләмәве белән бәйле. Алар монда җир биләмәсе алып, хуҗалык белән шөгыльләнә. Балалары да кул астына керә башлаган. Димәк, тырышып тапкан икмәгенең кадерен беләчәкләр. «Бездә сөрелмәгән җирләр күп. Азык җитмәс дип утырасы түгел, эшләргә кирәк», - ди Нияз Гайнуллин.
Ашар өчен, эшләргә кирәк!
Кеше саны артып, ризык дефициты проблемасын кайбер илләрдә инде берничә ел дәвамында генетик модификацияле ризыклар ярдәмендә чишелә. ТР Фәннәр академиясе галиме, эколог Фәрит Шакиров белән бу турыда сөйләшкәнем бар. Ул ГМОга каршы. «Андый ризыкларның кеше организмына тәэсире тулысынча өйрәнелмәгән. Тычканнарда үткәрелгән сынау берничә буыннан соң тайпылышлар булуын күрсәткән. Ауропа мондый яшелчәләрдән тулысынча баш тартты. Ә безгә алар кертелә. Халык бигрәк тә суши белән бирелә торган соя соусын яратып ашый», -ди галим.
Бүген генетик модификацияле ризыкларны гына түгел, вегетарианлыкны алга сөрүчеләр дә шактый. Аларның сүзе төпле кебек. Ит җитештерү чыннан да чыгымлырак. Әйтик, терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгәндә, җирнең 1 гектары 5,5 кешене тукландыра ала, ә аны мал-туар ашату өчен кулланмасаң, 17 кешене ризыкландыра. Чөнки игеннең 90 проценты мал-туарга китә. Хәзер Җир шарында 8,2 миллиард гектар сөрүлек җире бар. Кеше «ясалма ризык»лар ясамаса да, аны эшкәртеп, 45 миллиардка кадәр үрчи ала. Бу санга кешелек әле кайчан җитәр?
Россия академигы Сергей Капица исә табигый ресурсларны дөрес кулланганда, анда 15-25 миллиард кеше рәхәтләнеп гомер итә ала, дип саный. Чынлыкта исә җәмгыятькә ач калудан да бигрәк рухи саегу янамыймы икән...
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|