|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2008 Матбугат
«КӘЕФ НИЧЕК?» «НИВА»СЫН КЕМ ОТКАН?“Кәеф ничек?” газетасы үз язылучылары арасында бүләкләр уйнаткан иде. Иң зур приз – “Нива” машинасы Яр Чаллыдан Флүр Әмировка эләккән (фотода). Җиңүче инде редакциягә килеп машинаны алып та киткән.
“Башта абый шалтыратты. Аңа ерак бер танышы хәбәр иткән. Тапшыруның үзен карамаган идем, шуңа күрә аларга бик ышанып та бетмәдем. Ә ышанасы килә. Соңыннан газетаны алдым, ә анда минем фамилия. “Нива” откан диелгән”, - ди Флүр әфәнде. Бу хәбәр яшен тизлегендә тирә-якка таралган. “3-4 ел шалтыратмаган дуслар котлады, якын дуслар, туганнар турында әйтәсе дә юк. Соңгы арада мин йолдызга әйләндем”, - ди ул. “Кәеф ничек?”не ярты ел гына яздыралар икән. Шул арада шундый бүләк тә отып куйганнар. Җиңүченең бигрәк тә хатыны һәм балалары үз итә икән “Кәеф ничек?”не.
Киләсе яртыеллыкта “Кәеф ничек?” ВАЗ-2105 уйнатырга җыена.
--- |
Иң күп укылган
|