поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.11.2011 Дин

Кемгә “тукмак” дияргә белмәссең...

Бүгенге көндә татарлар арасында “тукмаклар” барлыкка килде. Журналист Диләрә Әхмәтованың islamrf.ru сайтында дөнья күргән "Куда дрейфует Татарстан?" дип аталган язмасында бүгенге милләтчеләр, дин әһелләре “тукмак” дип аталды. Тик алар гына “тукмак” микән?

Татарларга кагылышлы тәнкыйть язмасы күренсә яки берәр чыгыш булса, рус телле матбугат чаралары эләктереп алырга гына торалар. Әйтик, "Самат укулары"нда Татарстандагы сәләфиләр турында Рәис Сөләйман атлы кешенең чыгышын күпләр игътибар итми генә тыңлаган кебек иде, әмма рус интернет чыганаклары бер-бер артлы әлеге әфәндегә сылтама биреп, безнең төбәктә сәләфиләр яшәгәнне кабатлый башлагач, Казандагылар гына түгел, Мәскәү татарлары да колакларын сагайтты. Максаты нидән гыйбарәт булгандыр - анысын әйтүе кыен, әмма читтән күзәткәндә Рәис Сөйләйманның берничә урында ясаган әлеге чыгышы татарлар арасына таяк тыгып бутауга кайтып калды кебек.

 

Журналист Диләрә Әхмәтованың islamrf.ru сайтында дөнья күргән "Куда дрейфует Татарстан?" дип исемләнгән тәнкыйть язмасы чыгуы да бәхәс уятты. Анда әйтелгәннәр белән Татарстанның билгеле шәхесләре килешми, аңлатма бирә башлавы шуңа ишарәли.

 

Диләрә ханым язмасын шактый кыю сүзләр белән башлый: "Яңа Президент командасының соңгы ярты елда Татарстандагы милли-дини өлкәдә эчке сәясәте "өчле"гә генә тарта". Журналист үз фикерен исбатлау максатыннан мондый мисаллар китерә: үрнәк диния нәзарәте җитәкчесе җәнҗал белән отставкага китте, яңасы тагын да ныграк тавыш белән сайланды, милләтчеләр басымы астында мәктәпләрдә татар теле укыту кысрыклана, Казан университетының татар филологиясе факультеты ябылды (автор үзенең дә шунда укуын әйтә), Казан епархиясе вәкиле ришвәтчелектә гаепләнде, ә мөселман кинофестивале порнографиягә бәйле тавыш белән тәмамланды һәм башкалар. Менә шушылар төбәк өчен "кара тапка" әйләнергә мөмкин, дип борчыла журналист.

 

"Иң гаҗәбе, милли һәм дини структуралар иреклеме-ирексезме, аңлапмы-аңламыйчамы, тукмаклар рәтенә бастылар һәм үз рольләрен башкаралар", дигән нәтиҗә ясый ул.

 

Автор Татарстанда "сәләфиләр мафия"се барлыгы хакында чыгышлар ясап йөри башлаган Россия стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе төбәк һәм этнодини тикшерүләр үзәге җитәкчесе Рәис Сөләйманов биргән интервьюлар аша Диния нәзарәтенең "тукмак"ка әйләнүен аңлатырга омтыла. Ул Татарстан мөфтиятен Рәис Сөйләйманов кебек төбәк йөзен пычратучы "технологлар" коралына әверелеп баруда гаепли. "Татарстан мөфтиятенең сәләфиләрне бетерүгә өлеш кертүе бик тә икеле, аның урынына республикада милләтара һәм динара каршылыклар тудыручылар белән якынаюда уңышлары күренеп тора", - дип яза.

 

Филологтан "өчле" алган республикадагы сәяси вәзгыятькә карата политолог Рафаэль Хәкимовның "Клуб регионов" сайтына белдергән фикере болайрак: "Мин Миңнехановка каршы чыгучы һәм төбәктәге хәлләрне катлауландырудан файда күрердәй ниндидер сәяси көчләр бардыр дип уйламыйм. Булса да, алар аерым кешеләр генә. Ислам дәүләтләре йогынтысы бара, мөфтияттә булдым, без анда менә шушы сораулар буенча сөйләштек. Анда барысын да күзәтү астында тоталар, алар безнең традицияләрне дәвам итү ягында. Республикада тыныч - шик юк. Бездә Төньяк Кавказ үтмәячәк", дип саный Рафаэль Хәкимов.

 

"Куда дрейфует Татарстан?" язмасындагы Татарстан Диния нәзарәтенә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә уздырылган "Дин әһелләре форумы"на һәм Казандагы дини уку йортларына кагылышлы тәнкыйтькә җавабны исә РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин җиткерде. Аның "Ислам-портал" сайтына язган шактый күләмле "Нәрсә алай түгел?" мәкаләсендә республикадагы сәяси һәм дини мөнәсәбәтләр бик җентекләп аңлатыла. "Без монда Казанда мөфтиләрнең алышуы белән бәйле җәнҗалны хәтерләмибез", - ди ректор. Татарстанда бу вакыйга дәүләт-ислам мөнәсәбәтен яңарту буларак кабул ителде дигән фикерне әйтә ул. "Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте үз эшчәнлеген яңартылган устав нигезендә корырга тырыша. Яңа команда туплау бара; риза булмаганнар китә, яңалар килә, яңа таләпләргә туры килмәүчеләрдән урын бушатуны сорыйлар. Команда туплауның башкача формасы бармы әллә? Юк кебек. Гомумән, әле бер ел да эшләмәгән Диния нәзарәтенең яңа составы эшчәнлеге турында җитди нәтиҗәләр ясарга иртәрәк түгелме соң", дигән сорау куя Рәфыйк Мөхәммәтшин.

 

Диләрә ханым язмасында "Форумда Россия татар мөселманнарын берләштерердәй бербөтен идея табылмады", - дип, дин әһелләре форумы тискәре яктан бәяли. "Бүгенге көндә иң абсурд сәбәпләр аркасында килешмәгән дини оешмаларны вакытлыча гына булса да берләштерүче һәм берләшү мөмкин, кирәк дигән өметне бирүче бердән-бер мәйдан, - дип атый Рәфыйк Мөхәммәтшин форумны. - Бу контекста иң күңелгә тигәне шул, без, татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре, үзебез дә сизмичә (ә бәлки сизеп) әлеге алгарышлы проектны бетерер өчен тукмакка әйләнәбез. Бер шигем юк, бездән башка да андыйлар табылыр. Уйланулар өчен ризык биреп кенә торабыз бит".

 

Д.Әхмәтованың мәкаләсендә телгә алынган Рәис Сөйләймановка килгәндә, РИУ ректоры аның соңгы вакытларда Татарстандагы ислам турында күп язуын әйтә. "Ләкин ирексездән шундый сорау туа: монда Татарстан эчке сәясәтенең нинди катнашы бар? Р.Сөләйманов Россия Президенты аппаратына караган дәүләт учреждениясе - Россия стратегик тикшеренүләр институты үзәге җитәкчесе бит. Рәис Сөйләймановның карашы ошыймы, ошамыймы - теләсә нинди очракта аның Мәскәү эксперт оешмасы вәкиле икәнне исәпкә алырга кирәк", - дип саный ул.

 

Бәхәстә хакыйкать туа дигән мәкалне искә төшерсәк, бәлки татарларлар арасында мондый фикер алышулар файдага гынадыр?! Тик эксперт Рәис Сөләйман кузгаткан, журналист Диләрә Әхмәтова тудырган бәхәсләр белән танышып чыкканнан соң үзеннән-үзе шундый чагыштыру туа: һәр икесе татар, һәр икесе Татарстан өчен борчыла кебек. Аерма шунда гына: берсе Татарстан тормышын Мәскәүдә яшәп  күзәтә, икенчесе - Мәскәү кушканча тикшерә, ә җавапны һәрвакыттагыча Казандагыларга тотасы...


Айзирәк ГӘРӘЕВА
Интертат.ру
№ | 01.11.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»