поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.10.2011 Җәмгыять

Тәмәке 500 сум торачак?!

2014 елдан пассажир транcпортында тәмәке тартуны тыярга телиләр. Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнә торган закон проекты кабул ителгән очракта, вокзал, аэропортта, шулай исәптән аларның ишек төбеннән 10 метр радиуста тәмәке көйрәтү рөхсәт ителмиячәк. Ә инде 2015 елдан мондый тыю кунакханә, кафе, төнге клубларга да кагылачак.

Кызыл автобуста нигә тарталар?

 

Ике ел элек Казан мэры Илсур Метшин да илдә алып барылган «сәламәт яшәү рәвеше» идеясен яклап, шәһәр транспортын йөртүчеләргә тәмәке белән мавыгуларын ташларга кушкан иде. Халык куанып, шәһәр башлыгы тыйганны тыңлмаучылар турында шалтыратып әйтә башлады. Моның өчен бүген дә Казан транспорт комитетының «кайнар линиясе» эшли. Тәмәке тартучылар белән көрәшергә алынган танышым бу линиягә шалтыратып, зарын әйтеп, кесә  телефоны номерын калдырса да, аңа кабаттан хәлнең ничек чишелгәнен хәбәр итүче булмаган.

 

Үзем дә автобуста чыккан тәмәке исенә түзә алмыйча, «кайнар линия» номерын җыйганым бар. Биредә еш кына диспетчерлар белән тоташканны көтеп торып булмый, озакка китә — кеше күп зарлана икән дигән уй туа. Ә аннан, эш белән мавыгып китеп, автобуста шоферның тәмәке тартканы да онытыла, автобус номеры язылган кәгазьне дә «хәзер хәбәр итәргә соң инде» дип, чүп чиләгенә ташлыйсың.

 

Шулай түзә-түзә халык үзен мыскыл иттереп көн дә эшкә автобуста йөри. «Соңгы» тукталыштан әйләнеп килгән автобусларда кайчан сулап булмый — җәй булсынмы, кышмы ялга туктап торган арада кондукторы белән бергә шофер автобус эчендә генә утырып, тәмәке көйрәтергә ярата. Төтенгә баткан салонга кереп, аны-моны әйтә башласаң, шоферы-кондукторы да кырт кисеп: «Ошамаса, күчеп утыр», - дип җавап кайтара. Шәһәр транспортында эшче куллар җитмәве сизелеп тора — шоферлар да, кондукторлар да артык зыян килмәсен яхшы белеп, үзләрен патшаларча тота.

 

Казан шәһәр транспортының «кайнар линия»сенә шалтыратып, тәмәке тартучы шоферларга зарланучылар турында белештек. «Соңгы арада шалтыратмыйлар диярлек, халык хәзер бу мәсьәлә буенча аз мөрәҗәгать итә. Аларның мөрәҗәгатен автотранспорт предприятиеләренә җибәрәбез. Шоферга моннан соң ни буласын белмибез, бәлки, штраф салынадыр, анысына без җаваплы түгел», - дип аңлаттылар миңа.

 

Тәмәке сатучылар ришвәт бирә

 

Казан хакимиятенең беренче коймагы төерлерәк булганны Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тәкъдим иткән закон проекты чыннан да көлке тоела. Гарчә, аны хуплаучылар шактый җыелса да. Әйтик, «Халык сәламәтлеген тәмәке тарту йогынтысыннан саклау турындагы» закон проектын министрлык сайтына фикер алышырга чыгарганнан соң, агымдагы елның 24 августка проект белән танышкан кешеләрнең 72,5 проценты аны кертүне кирәк дип тапкан.

 

Ләкин министрлык сайтында аерым бер контингент кешеләр утыруын исәпкә алсак, бу проектка каршы чыгучылар, аны төзәтергә тәкъдим итүчеләр күбрәктер дә әле. Ник дигәндә, матбугатта тәмәкегә каршы законның ришвәтне үстерәчәгенә туры юл булуы хакында язалар. Закон проектының 19 маддәсендә күрсәтелгәнчә, тәмәке урынынан күчерелми торган, мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган урында сатыла ала. Авыл җирлегендә яки авыллар арасындагы кечкенә кибетләрдә мондый төр продукция бары тик шул җирлекнең яки район хакимиятенең вәкаләтле вәкилләре рөхсәте белән генә сатуга чыгарылырга тиеш. Бер урында тәмәке сатучы ничә нокта буласын да администрация хәл итә. Түрәләр билгеле бер җирлектә тәмәке сатарга рөхсәт өчен акча сорамас дип кем әйтә ала? Спиртлы эчемлек, тәмәкенең саллы керем биргәнен яхшы аңлый, шуңа эшмәкәрләр үз бизнесы туктату яклы түгел.

 

Тәмәкегә «коры закон»

 

Министрлык әзерләгән закон үз көченә керсә, тәмәке бәясе бары тик прейскурантларда гына күрсәтеләчәк, аның белән электрон сәүдә, кулдан-кулга сату да тыелачак. «Халык сәламәтлеген тәмәке тарту йогынтысыннан саклау турындагы» федераль закон проекты буенча фикер алышучылар документта каралган чараларның көчсез буласын фаразлый. Алар фикеренчә, тәмәкегә минималь бәяне 500 сум итеп билгеләргә кирәк. Андый очракта, бәлки, мәктәп укучылары арасында никотин белән мавыгучылар кимер. Закон нигезендә тәмәкегә иң түбән бәяне Россия Хөкүмәте күрсәтә.

 

Узган ел Казан федераль университетында тәмәке тартучы һәм тартмаучыларга аерым бәдрәф бүлгәннәр. Ләкин уку йорты тәртибен бөтенесе дә сакламаган. Сакларга тырышканнары да сабакташларының битараф икәнен күреп, бу эшкә кул селтәгән.

 

Тәмәкене тыю турында күп язып була. Әлеге мәсьәләнең четрекле яклары шактый. Чын мәгънәсендә сәяси, икътисади югарылыктагы мәсьәлә бу. Сәламәтлек кенә димәссең. 1985 елда халык телендә «коры закон» дип йөртелә торган канун үз көченә керсә дә, ул Россиядә эчүчеләр санын киметмәде. Кешенең тормышта нинди юнәлеш аласы мәктәптә укыган чагында ук билгеләнә. Шуда да, аеруча игътибарны бәлки үсмерләргә бирергә, тәмәке рекламасын бетерергә, спорт мәктәпләре, төрле түгәрәкләрне үтемлерәк итәргә кирәктер?


Миләүшә ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»