|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2008 Интернет
"ТНВ" САЙТЫ ХАЛЫКАРА ФЕСТИВАЛЬДӘ МАХСУС ПРИЗГА ЛАЕК БУЛДЫТатарстанның ике теллелеге халыкара дәрәҗәдә танылды. 13нче сентябрьдә "Живое слово" фестивалендә "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең корпоратив сайты "Ике теллелек контентын үзенчәлекле тәкъдим итүе өчен" махсус приз яулады.
"Живое слово" Халыкара мультимедиа фестивале өченче тапкыр уздырыла. Быел Россия, Белорусия, Латвиядән 200дән артык теле- һәм радиокомпания, нәшер ителүче массакүләм мәгълүмат чаралары фестивальгә үзләренең эшләрен җибәргән. Финалга 50 эш сайлап алынган. Светлана Сорокина җитәкчелегендәге жюри аларны 4 төркемгә бүлеп карады: телевидение, радио, басма матбугат һәм интернет. Фестивальнең жюри әгъзасы Юлия Сафонова ("Голос России" радиосындагы "Русский устный" тапшыруы авторы һәм алып баручысы) әйтүенчә, "Татарстан – Яңа Гасыр" сайты "телләрнең гаҗәеп уңышлы бердәмлеге белән аерылып тора". "Безнең җәмгыятьнең төп нигезе шушы сыйфатта. Чын толерантлык тормышта нәкъ шулай чагыла".
Чаллыдан "Час" эшлекле газетасы хәбәрчесе Лилия Хәбибуллина да фестивальнең финалистлары арасына чыкты.
--- |
Иң күп укылган
|