поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
31.10.2011 Мәгариф

Түрә сиземләве белән генә "Киләчәк"кә барып буламы?

Чаллыда алдынгы мәктәп директорын алыштыру нәрсәгә кирәк?

Алар редакциябезгә бишәүләп килеп керде. Алар дигәнем – Чаллыдагы 79 нчы лицей-интернатта укучы балаларның ата-аналары, лицейның химаячылар шурасы әгъзалары. 80 ләп ата-ана кул куйган шикаять хаты алып килгәннәр. Шактый озын хатның кыскача эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт.

 

Бу – кемнеңдер заказы

 

– Агымдагы уку елында лицейда 250 ләп бала укый. Уку йорты, халыкара укыту системасы буенча, биш еллык (7-11 сыйныфлар) программа нигезендә эшли. Педагогларның 60 проценты – ир-атлар (шул ук вакытта Татарстан буенча әлеге күрсәткеч – 15, тулаем Россия буенча 14 процент кына тәшкил итә). Барча педагоглар – югары квалификацияле һәм тәҗрибәле укытучылар. Аларның барысы да ике дәүләт телендә ирекле аралаша, 68 проценты татар, урыс, инглиз, төрек телләрен белә. Бүген физика, биология, математика, информатиканы инглиз телендә укыта алырлык укытучылар бар. Әлеге коллективны җиде ел дәвамында элекке җитәкчебез Р.Латыйпов формалаштырды. Хәзерге вакытта лицей тәмам­лаучыларның утыздан артыгы мәктәпләрдә укыта, бишесе үзләре үк республика мәктәп­ләрен җитәкли. Халыкара конкуренциягә сәләтлелеге ягыннан да безнекеләр сынатмый: урыс, татар, инглиз, төрек телләрендә аралаша, Россия, республикабызның төрле тармакларында уңышлы эшли.

 

79 нчы лицей-интернатның ике укучысы илкүләм "Мәгариф" программасында җиңү яулады. 2009-2010 уку елында төрле фәннәр буенча үткәрелә торган олимпиадаларда 15 укучы – республика күләмендә, бер укучы Россия күләмендә алдынгы урыннарга иреште. 2009-2010 уку елында БДИ тапшырганда өч укучыбыз физика, информатика һәм химия буенча 100 әр балл җыйды. Лицейның әлеге уңышлары мәгариф идарәсе җитәкчеләренә тынгы бирмәде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.Золотареваның даими каныгулары нәтиҗәсендә, 2010 елның мартында уңышлы эшләп килүче, филология фәннәре кандидаты, талантлы җитәкче Р.Латыйповны башка мәктәпкә күчереп, аның урынына лицей мохитеннән шактый ерак, әмма мәгариф идарәсе җи­тәкчесе башлыгы Р.Хәлимов канаты астында булган М.Ярмиевне билгеләделәр... Директорыбыз вазыйфасында элек лицейда укыган һәм тәрбияләнгән, озак еллар дәвамында бөртекләп җыелган тәҗрибәне белгән лицейчыны күрәсебез килә.

 

ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән, 2010-2015 елларга исәпләнгән "Киләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясендә сәләтле балалар өчен махсуслаштырылган лицейлар, гимназия-интернатлар челтәре булдыру өстенлекле бурыч итеп куелды. Егерме еллап эшләп килүче лицей-интернатыбыз шушы таләпләргә җавап бирә дә инде. Тик менә Чаллы мәгариф идарәсе әлеге республика программасына каршы эш алып бара. Без, мәгариф идарәсе җитәкчелегенә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп, М.Ярмиевне лицей традицияләрен белгән һәм әлеге уку йортының язмышына битараф булмаган кешегә алмаштыруны сорадык. Әмма Р.Хәлимовның җавабы һәрвакыт бертөрле: лицейчы хакында сүз дә булырга мөмкин түгел. Директорны нинди таләпләрдән чыгып куясыз соң, дип сорагач, ул: "Сиземләү буенча", – дип җавап бирде. Ә менә "Киләчәк" стратегиясендә, җитәкчеләрнең еш алмашынуы – гомуми белем бирү мәктәпләренең кадрлар куәтен үстерүгә аяк чалучы сәбәпләрнең берсе, дип әйтелә. Ротацияләү зарурлыгы дигән булып җитәкчеләрне "үз" кешеләренә алыштыралар.

 

Р.Латыйповка алмашка М.Ярмиев килгәч, алдынгы бишлектә баручы лицей унберенче урынга төште, башка җитди тискәре үзгәрешләр дә булды. Яңа җитәкче бухгалтериягә, ашханәгә үз кешеләрен урнаштырды. Нәтиҗәдә туклануның сыйфаты түбәнәйде, тукланган өчен түләү 30 про­центка артты... Оптимальләштерү сылтавы белән 2011 елның маенда методик эшләр буенча директор урынбасары А.Ризатдинов кыскартылды. Аны үз вазыйфасына кайтару таләбебезне канәгатьләндерү генә түгел, М.Ярмиев аны, инглиз теле укытучысы буларак та, эшкә кабул итмәде. Педагоглар бу хәлгә аптырап линейкага чыкмый, директорга протест һәм тулы ышанычсызлык белдерә. Шушы хәл килеп чыкканнан соң гына мәгариф идарәсе проблеманы "күреп алып" ашыгыч чара күрә башлады... "Кирәксез" мәктәпләрне бетерү сәясәте күптәннән күзәтелә. Әйтик, 1 сентябрьдә 80 нче татар кызлар лицеен яптылар. 29 нчы татар мәктәбе, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткәннән соң гына, "яшәүгә хокукын" яклап кала алды. Моның артында кем тора? Бу кемнең сәяси заказы? – дип языла әлеге хатта.

 

Җир белән күк арасы

 

Хәлгә ачыклык кертү максатында, хатны урынга барып тикшердек. Әүвәл лицейның яңа җитәкчесе Ралиф Сафиуллинны күрдек. 19 ел 54 нче татар гимназиясендә директор булып эшләгән ул. Ел ярым элек аны 50 нче урыс мәктәбенә күчергән­нәр. Быелның 22 сентябрендә кабат эш урынын үзгәртергә мәҗбүр иткәннәр.

 

– Лицейга нәрсәгә кирәк икә­немне миңа аңлатмадылар, – диде бу хакта сүз чыккач Ралиф әфәнде. Соңрак бу хакта сорашкач, шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов, аңардан башка лаеклы кеше таба алмадык, дип җаваплады. Тәрбия һәм укыту эшләре буенча директор урынбасарлары булган Илдар Мәүлиев белән Миңнур Әхмәтова да, исеме телгә алынган, 2011 елның маена кадәр урынбасар булып эшләгән Алмаз Ризатдинов та хатта язылганнар белән тулаем килеште.

 

Кичен лицейның ата-аналар комитеты (АК) әгъзалары белән күрештек. Җыелышта 29 нчы мәктәпнең АК рәисе Радик Әхмәтов та катнашты. Биредә, нигездә, сигезенчеләрнең ата-аналары килгән иде. Сигезенче сыйныфларның АК җитәкчесе Әлмирә Арсланова, Гөлшат һәм Румия ханымнар беравыздан: "Гадәти мәктәп белән лицейның аермасы – җир белән күк арасы. Балаларыбыз бер ел эчендә нык үзгәрде: җаваплылык, мөстә­кыйль­лек хисе артты. Хәзер алар югалып калмыйлар, укытучыларның балаларга аңлата белүе дә сокландыра. Башка җирдән килгән директор безгә кирәкми. Бу уку йорты кемнеңдер бугазына сөяк булып кадала, күрәсең", – дип тәкрарлады.

 

– Төрек укытучылары китсә дә, лицей күркәм традицияләрен сакларга тырыша: балаларыбызга яхшы тәрбия, тормышта югалып калмаслык төпле белем бирә. Мондый типтагы уку йорт­лары дөньяның 130 илендә бар. Хәтта Нью-Йоркның негрлар яши торган геттосында да шушындый лицейлар ачканнар. Нәтиҗәдә микрорайонда җинаятьчелек шактый кимегән. Озак еллар хәлне үзгәртә алмый аптыраган шәһәр хакимияте хәзер шәһәрнең теләсә кайсы урынында лицей ачарга тәкъдим иткән. Ә менә бездә лицей эшчәнлегенә төрле киртәләр куела, – дип сөйләде үз чиратында мәктәп­нең АК рәисе Рафис Кормашев.

 

Гомумән, Чаллыда татар мәктәпләренең хәле шактый начар. 29 нчы мәктәпнең АК рәисе Радик әфәнденең сүзләре моңа яхшы дәлил. "Безгә 77 нче урыс гимназиясен кушмакчылар иде. Каршы килдек. Бу бит татар мәктәбен юкка чыгару булачак. Хәер, 77 нче гимназияне үзләренә кушуга 51 нче, 27 нче мәктәп тә ризалык бирмәде. Укытучылар митингка чыга алмый, без – ата-аналар чыктык. Әгәр кушу теләгеннән баш тарт­масагыз, 25 апрель көнне балаларыбызны мәктәпкә җи­бәрмәячәкбез, забастовка игълан итәчәкбез, дип белдердек. 400 имза җыеп ТР Мәгариф министрлыгына, Президентка хат яздык. Шәһәр мэры Шәйхразиевка да язылган идек. Бер ай көттек, мэр кабул итмәде. Шулай да җәмә­гатьчелекне күтәреп, мәктәпне саклап калдык. Яз көне мәктәбебезнең төзелүенә 35 ел тула. Аңа хәзер капиталь ремонт кирәк. Шәһәр мәгариф идарәсенә баш иеп, акча сорап барыргамы инде?! Югыйсә үзләре белеп акча бирергә тиешләр. Соңгы дүрт елда өч директор алмашынды", – дип ачынып сөйләде ул.

 

Бу ике ел җелегемне суырды

 

Яңа уку елы башында 80 нче татар кызлар лицее юк ителгән. 1995 елда шәһәрдә беренче кызлар лицее ачып, аны 16 ел буе җитәкләгән Гөлирә Төхфәтуллина бүген эшсез өйдә утыра. 2008 елны кызлар лицеена 16 нчы татар мәктәбе бинасын биргәннәр. Моңарчы ремонт ясау өчен бер тиен акча ала алмаган мәктәп директоры Рәдис Абдулминов кул селтәп эштән китәргә мәҗбүр булган, шулай мәктәп таралган.

 

– Чаллыда, мөгаен, моннан да начаррак мәктәп бинасы булмагандыр. Сыер абзарын хәтер­ләтә иде ул. Беренче каттагы туалетлар егерме ел эшләми. Подвалда – су, озынборыннар. Яң­гыр вакытында икенче каттан беренче катка шаулап су ага. Көнгә кырыгышар чиләк су түгә идек. Озынборыннардан котылыйк диптерме, агу сипкәннәр. Әлеге агу, черек исе борынны ярып керә. 16 нчы мәктәпнең таралмый калган балаларын да укыттык. Малайлар – икенче катта, кызлар өченче катта шөгыльләнде. Тәрәзәсез бүлмә­ләрдә дә утырырга туры килде. Әле дә сабыр инде безнең халык. Сыйныф бүлмәләре җитмәгәч, якын-тирәдәге мәктәп бүлмә­ләрен дә файдаланырга туры килде. Икенче елны капиталь ремонт өчен кырык миллион сум акча бирделәр. Әлеге төзекләндерү эшләре ике елга сузылды, җелегемне суырды. Төзүче­ләр урлый. Һәр нәрсәгә күз-колак булып торырга кирәк, – дип күңелендә җыелган моң-зарлары белән уртаклашты Гөлирә ханым. Лицей укучыларының ата-аналары күпме тырышкандыр, күпме хәләл көчен түккән­дер – әле анысын кем санаган?!

 

Ни кызганыч, җан-фәрман тырышып йөрүләренең рәхәтен күрергә насыйп булмаган Г.Төхфәтуллинага. Март аенда тантаналы шартларда ачылган лицейдан җәй уртасында ук китәргә туры килгән аңа. Хакимияттәгеләр, кызлар лицее тоту – шәһәребез өчен артык зур зиннәт, дип лицейны 77 нче урыс гимназиясенә кушалар.

 

– Хөкүмәткә конвейер ки­рәк. Югыйсә ир балаларны һәм кыз балаларны бергә укыту һич дөрес түгел. Һаман совет мәгариф системасыннан ерак китә алмыйбыз. Хәзерге укыту системасы чын ир-егет, мәгърифәтле ана тәрбияләүгә хезмәт итми. Лицеебыз башкалардан һич калышмады, уку, тәртип ягыннан үрнәк булды. Хәзер тугызынчылар да имтихан бирә. Әнә узган уку елында иң алдынгы мәк­тәпләр дә "икеле"сез имтихан тапшыра алмады. Ә безнең тугызынчылардан "икеле" алучы булмады, – дип горурлана ул. Чынлап та, кызларны, малайларны аерым укыту кирәклеген патша Россиясе вакытында да яхшы аңлаганнар. Дөньяви яки дини булуга карамастан, урыслар да, татарлар да балаларын аерым укыткан. Кызганыч, Чаллы мәгариф идарәсе бөтен шәһәргә бер­дәнбер булган, уналты еллык укыту тәҗрибәсе туплаган кызлар лицеен саклап калу өчен кыл да кыймылдатмаган. Казаннан үрнәк алырга кирәк. Анда ике кызлар мәктәбе бар. Лицейда да шартлар яхшы гына. Ә 12 нче гимназия быел өр-яңа, искиткеч матур, иркен биналы булды.

 

Дәгъвалары күп

 

Хәлимов белән очрашуга барганчы, хәзер 17 нче мәктәпкә җи­тәкчелек итүче Ренат Латыйпов, мәгариф өлкәсендә озак еллар җиң сызганып эшләүче 55 нче мәктәп директоры Рәис Сәмыйков, 24 нче мәктәп директоры Дөррия Ризатдинова белән күрештек. Алар да мәктәпләр тормышыннан шактый мәгълүмат бирде.

 

Дөррия ханымны аеруча борчыганы – милли мәктәп җитәкчеләрен еш алыштырып торулары. "Татар мәктәпләренең үзенчәлеген белгән, милли җанлы җитәкчеләрне гадәти урыс мәктәп­ләренә күчерәләр. Урыс мәктәп­ләре җитәкчеләрен алар урынына куялар. Әйтик, Ралиф Сафиуллинны 54 тән – 50 нчегә, Рәис Могавиевичны 4 нчедән 55 кә күчерделәр. Дөресрәге, урыннарын алыштырдылар. Болар икесе дә милли мәктәп өчен янып йөри торган кешеләр түгел, – дип байтак гыйбрәтле саннар, фамилияләр китерде ул.

 

Рәис әфәнде исә автоном идарә итү хокукы биргәннән соң, кабат бу хокукны тартып алуларына аптыравын белдерде. "Башны эшләткәндә, иренмәгән­дә һәм, билгеле, мөстәкыйльлек булганда, күп нәрсә эшләргә мөмкин. Туклану мәсьәләсен генә алыйк. Балаларны көнгә 24 сумнан түгел, 12 шәр сумнан гына ашатканда да мәктәп елына 2 миллион сум акча эшли ала", – дип шаккатырды ул мине. Менә шуннан соң үзебезнең Казанда һәм башка шәһәр­ләрдәге мәктәпләрдә үзәкләштереп тукландыру кертүнең кемнәргәдер нинди зур акчалар китерүенә төшенәсең. Югыйсә һәр мәктәп үзе өчен генә пешергәндә күпкә тәмлерәк була һәм ашчылар да җаваплырак карый. Сер түгел бит: байтак кына укучы мәктәп ашын яратмый, юньләп ашамый. Берьюлы фәлән мең балага пешергән ризыкның нинди икәнлеген үз улымнан көн саен ишетеп торам мин.

 

Ренат Латыйпов без кергәндә мәгариф идарәсеннән тикшерүчеләр килүен көтеп утыра иде. "Уку елы башланып ай ярым гына үтте әле. Өченче мәртәбә киләләр инде", – дип аптырый ул. Билгеле, лицейдан гадәти мәктәпкә килеп эләккәч, аңа ансат түгелдер. Әмма шәһәр мәктәпләренең эш нәтиҗәлелеген билгели торган рейтинг белән танышкач, Ренат бирешми, тырыша, дигән нәтиҗәгә киләсең.

 

Ну и что?!

 

Шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимов белән шактый озак – ике сәгатьләп фикер алыштык. Керүгә хатта куелган төп сорауга җавап бирүне сорадым: ни өчен лицей тәмамлаган кешене директор итеп куеп булмый?

 

– Анда директор итеп куярлык, лаеклы кеше юк. Миңа анда берничә кешене тәкъдим иткән­нәр иде. Беренчедән, Латыйповны анда кире кайтара алмыйбыз. Әле ул 17 нче мәктәптә дә эшли алмый. Аңа дәгъваларыбыз күп, – диде Рамил әфәнде.

 

– Ничек инде эшли алмый?! Бер ел эчендә мәктәпне 45 нче урыннан 27 нче урынга күтәргән бит. Үзегез эшләгән рейтингта бу яхшы күренә.

 

– Ну и что?! Быелгы уку елы башланганда мәктәп спорт залының тәрәзәләре юк иде.

 

– Гаҗәп түгел: аны шунда шөгыльләнеп торган спорт мәктәбе директоры алып киткән. Чөнки ул аны үз акчасына куйдырган булган. Икенчедән, бу хәл директор ялда чагында килеп чыккан.

 

– Әле бит Латыйповка прокуратураның дәгъвасы бар. Аңа ремонт җәһәтендә җинаять эше ачмакчылар иде, вакыт узу сәбәпле генә эшне яптылар. (менә бу дәгъваны мин кире кага алмадым. Чөнки бу хакта сүз булмаган иде. Әмма соңыннан ачыкланганча, әлеге дәгъва да нигезсез. Лицейга зыян килмәгән, акча үзләштерү булмаган.)

 

Дөрес, директор буларак начар эшләсә дә, ул үзе әйбәт укытучы, дип таный Рамил әфәнде. Р.Латыйпов быел республикакүләм "Ел укытучысы" бәйгесендә, татар теле һәм әдәбияты буенча мастер-класс үткәреп, дүртенче урынны яулаган. "Тукайның "Туган тел" шигыре – татар халкы гимны ул", – дип Альберт Яхин методологиясе нигезендә үрнәк дәрес уздырган анда Ренат. Инде менә ноябрь аенда Мәскәүдә Россиядәге туган тел укытучыларының бәйгесе булачак. Шунда республикабыздан барып татар теле һәм әдәбияты буенча мастер-класс үткәрәчәк. Минемчә, мондый белгечне күтәреп кенә йөртергә кирәк идарәдәгеләргә.

 

– Алмаз Ризатдиновка да дәгъваларыбыз бар, – диде Р.Хәлимов. Әмма аның тәгаен генә нинди гаебе барлыгын әйтә алмады ул. Югыйсә Алмаз әфәндегә былтыр гына 58 нче һәм 29 нчы мәктәпләргә директор булып барырга тәкъдим иткән булганнар. Лицейның татар теле укытучысы Радик Галиуллин, информатика укытучысы Илдар Фәйзетдинов, директор урынбасары Илдар Мәүлиев тә "лаеклы" булып чыкмаган. Югыйсә биредә биш ел эшләүче И.Мәүлиев лицей тәмамлаган кеше түгел.

 

– Башкалар лицей традицияләрен белмиләр бит. Аларга лицей традицияләрен лаеклы дәвам итү­че булган директор кирәк. Ата-аналар да, укытучылар да шуны тели, таләп итә, – дип карыйм.

 

– Аларның башкалардан аерылып торган традицияләре юк, – дип җавап бирә идарә башлыгы. Чынлап та, сезнең нинди традицияләрегез бар, дип сорадым мин соңыннан лицей укытучыларыннан.

 

– Беренчедән, бездә, нигездә, ир-ат укытучылар эшли. Әнә сентябрь башында югары квалификацияле инглиз теле укытучысы булган Алмаз Ризатдиновны читләштереп, квалификациясе тү­бәнрәк булган кыз баланы эшкә алмакчылар иде. Бу хәл закон ягыннан да дөрес түгел, традицияне дә бозу. Икенчедән, элеккеге директор М.Ярмиев тә, яңа куелган Р.Сафиуллин да, монда балалар азрак, унынчы сыйныфка өстәмә балалар алырга кирәк, дип тәкъдим итте. Без бит җиденчедән башлап укытабыз, җитмәсә, укучылар күбәйгәч, мәктәп тыгызланачак та, интернатка кысылырга туры киләчәк. Өченчедән, интернатта хатын-кыз кулы, чисталык җитеп бетми, дип мәгариф ида­рәсе башлыгы урынбасары Золотарева тәрбияче итеп хатын-кызлар алырга кушты. Бу ир балалар интернаты, малайларны ир-атлар тәрбияләргә тиеш. Инде чисталык мәсьәләсенә килгәндә, язын-көзен тикшерергә килгәч тә Золотареваның интернатта аяк киемен салып йөргәне юк. Дүртенчедән, бездә мәктәп директоры балалар янына, ашханәгә төшеп ашый иде. М.Ярмиев кабинетына китертеп тукланды. Ә менә Р.Сафиуллин тәмәке тарта икән. Безнең коллективта тәмәке тартучы бөтенләй юк, – дип байтак кына традицияләрне санады алар.

 

Табигый, сөйләшү барышында Р.Хәлимовтан, татар мәктәпләрен саклап калу өчен нәрсә эшлисез, 29 нчы мәктәп нигә һаман тынычлана алмый, дип тә кызыксындым.

 

– 29 нчы бүген үлем хәлен­дә. Хәзер плакатлар күтәреп, кычкырып йөриләр. 52 нче татар мәктәбенә кушмакчы идек – риза түгелләр. Әмма укучылары юк.

 

– Нишләп укучылар җыймыйлар соң?

 

– Әти-әниләр теләми бит. Бирми алар баласын татар мәктәбенә, нишләп бирсен? Бөтен шәһәрдән бер-ике класс җыеп булыр. Әйдәгез, татарча гына укытабыз дип таләп куйсак, параллель класслардан бер генә класс калачак. Калганнары урыс мәктәбенә китәчәк. Алар татар мохитен югалта бит.

 

– Татарча гына укытучы бер мәктәбегез дә калмаган.

 

– Әнә 2, 4, 52 нче мәктәпләр бик яхшы эшләп килә. Теләсә кайсына барып карый аласыз (Вахитов исемендәге данлыклы 2 нче һәм 29 нчы гимназияләргә бардым, берсендә дә, хәтта башлангычларда да тулаем татарча укыту юк).

 

– Директорларны еш алыштырасыз икән.

 

– Ротация мәсьәләсендә килешмим. Әгәр мәктәбе үсүдән туктаган икән, директорны яки куарга, яки урынын алыштырып карарга кирәк. Без урыннарны алыштырабыз, файдасын күрә­без. Димәк, без аларга икенче сулыш бирәбез.

 

– Сез мәгариф идарәсе җи­тәкчесе генә түгел, татар кешесе дә бит, нигә ТР Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итеп, БДИне татарча бирү мәсьәләсен күтәрмисез? Укучылар җыю кыен булмас иде.

 

– Чынлап та, менә хәзер яңа программа әзерләнә. Бакчаларда һәм башлангыч мәктәпләрдә татарча укытырга дигән программа. Мин аны хуплыйм һәм тормышка ашырачакмын. Ә югары сыйныфларга таба татар теле азаеп, урысча күбәеп барачак. Татар телен белү, сөйләшү, язар өчен дәресләр җитәрлек булыр дип уйлыйм. Ә менә телне укыту, өйрәтүнең методикасы, программасы әлләни югары дәрәҗәдә түгел әле.

 

Менә шушындый сөйләшү булды безнең арада. Шулай да мин саубуллашып чыгып китәр алдыннан, директор сайлап алу, кую өчен интуиция, сиземләү генә җитмидер, сез нинди таләпләр куясыз соң, дип кызыксындым. Р.Хәлимов фикеренчә, булачак директор иң әүвәл кайдадыр яхшы укытучы, эшлекле завуч булып танылырга, икенчедән, намуслы, кешелекле булырга; өченчедән, балаларны яратырга һәм балалар да аны якын күрергә; дүртенчедән, тиз арада оста җи­тәкчегә әйләнергә тиеш. Әнә "Киләчәк" мәгарифне үстерү программасында: "Мәктәп директоры үзе үк укучылар һәм укытучылар коллективында төп педагог, һөнәри эшчәнлек үрнәкләре күрсәтергә сәләтле һәм әзер кеше булсын", – дип әйтелгән. Ата-аналар фикеренчә, Ренат Латыйпов та, Алмаз Ризатдинов та әлеге таләпләргә җавап бирә. Әллә кайлардан директор эзләп йөрисе дә юк. Әллә инде, хатта язылганча, лицейны ничек тә бетерергә, кадр­ларын таратырга дигән заказ бармы?! Һәрхәлдә, әүвәл Латыйповны эштән алуларын, аннан соң аның урынбасарларын башка мәктәпләргә директор итеп күчерергә теләүләрен башкача аңлатуы кыен. Әллә соң, чынлап та, төрекләрнең үзләре генә түгел, эзләре дә калмасын дип тырышалармы? Югыйсә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, төрек укытучыларын саклап кала алмасак та, лицейларның укыту системасын бөтен республикага җәелдерергә иде, дип сөйләп тора. Хатта язылганча, әлеге лицейны тәмамлаган укучыларның бишесе бүген республика мәктәплә­рендә директор вазыйфасын башкара. Аерым алганда, Казандагы лицейларга лицей тәмамлаучылар җитәкчелек итә. Әллә соң Чаллыда гына аларга шушындый мөнәсәбәтме?

 

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: Хәлимов, Золотарева кебек түрәләр эш алып барганда татар мәгарифенең киләчәге караңгы.

 

Автор фотосы.

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 213-214 | 29.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»