поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.10.2011 Мәдәният

Разил Вәлиев: “Тукай елында китап һәм мәдәният язмышына аерым игътибар булыр дип көткән идек”

Парламент сессиясендә республиканың киләсе ел бюджеты турында фикер алышу вакытында ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев комитет колачлаган тармаклар буенча хәлләрнең торышына карата фикерен белдерде. Монда аның кайбер фикерләренә аерым тукталабыз.

“Татар халкы, дөньяның башка цивилизацияле халыклары кебек, борын-борыннан мәгърифәтле, китаплы халык булган. 1917 нче елгы революциягә кадәр татарлар Россиядә китап бастыру буенча руслардан кала икенче урында торган. Революциягә кадәр татар телендә 15 мең исемдә 5 миллионнан артык данә китап басылып чыккан. Әгәр без бүгенге көндә үз-үзебезне югалтмаска тырышып, дөнья халыклары арасында лаеклы урын алырга омтылып, мәгариф өлкәсендә аерым игътибар итәбез икән, моның тамырын ерак тарихыбыздан эзләргә кирәктер.

 

Киләсе елда Россиядә ташка басылып чыккан беренче татар китабына – 290 ел, ә чит илдә (Лейпцигта) басылган беренче төрки-татар грамматикасына 400 ел тула. Мондый зур басма китап тарихы булган халыклар дөньяда бармак белән санарлык кына. Шуңа күрә безгә әлеге түгәрәк даталарны бөтенроссия, хәтта халыкара дәрәҗәдә зурлап билгеләп үтү бик тә урынлы булыр иде. Халыкара “Тюрксой” оешмасы да бу мөһим вакыйгадан читтә калмас дип ышанабыз. Билгеле, мондый эшләрне чыгымнарсыз гына башкарып чыгып булмаячак”, - дип белдерде ул.

 

“Әмма 15 гасыр буе кулъязма китабы, 400 ел буе басма китабы булган халыкның бүгенге китабы да халыкның, җитәкчеләрнең, бюджетның игътибар үзәгендә торырга тиеш. Ни кызганыч, бу өлкәдәге эшләребез әлегә һич тә куанырлык түгел, - дип саный депутат. - Дөрес, Татарстан китап нәшрияты кулыннан килгәнне эшләргә тырыша: соңгы елларда басылып чыккан китапларыбыз полиграфия ягыннан да, эчтәлеге ягыннан да халыкара ярминкәләрдә югары бәя алды. Ләкин аларның тиражлары елдан-ел кечерәя, укучылар даирәсе тарая, китап бастыру өчен бюджеттан акча бүлеп бирү кими бара. Моның төп сәбәпләре – республикада китап сәүдәсе таркалу, китапханәләрнең китап алырга акчалары булмау, гомумән, басма китапка мөнәсәбәт үзгәрү, аны электрон китап белән алыштырырга омтылу.

 

Электрон китап беркайчан да басма китапны тулаем алыштыра алмаячак, аларның һәркайсы үз урынында, алар бер-берсен тулыландырачак кына”, - дип, Разил Вәлиев татар китапларын сатуны оештыру өлкәсендә республика җитәкчелегеннән тиз арада тәртип урнаштыруны сорады.

 

Ул шулай ук Татарстанда 2011 елны Тукай елы дип игълан ителүенә тукталып болай диде. “Тукай елында исә китап язмышына, мәдәният язмышына аерым игътибар булыр, Тукай музейлары, ниһаять, төзекләнер, экспозицияләр яңартылыр, Фәннәр академиясе кысасында республика җитәкчелеге белән килешенгән Тукай үзәге ачылыр, авторларга җан асрарлык кына түгел, ә тормыш алып барырлык, гаилә тотарлык гонорар түләү мәсьәләсе хәл ителер дип көткән идек. Әмма, ни кызганыч, боларның күбесе эшләнмәде, башланганнары ярты юлда туктап калды”, - дип белдерде комитет рәисе.


Римма ГАТИНА
Татар-информ
№ | 26.10.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»