поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2011 Милләт

Идел-Урал тарихы

Шушы көннәрдә генә бер төркем галимебез Төркиянең Әнкара шәһәрендә “Идел-Урал тарихы” дигән халыкара конференциядә булып кайтты. Уртак җыелышта катнашып чыгыш ясаган тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән әлеге гыйльми чара хакында әңгәмә кордык.

– Төркиягә хәтле барып татар тарихы хакында фикер алышу ни дәрәҗәдә мөһим? Әллә инде бу Төркиядә безнең узмышыбызны өйрәнәләрме дигән гади кызыксыну гына булдымы?

 

– Бу симпозиум октябрь уртасында булды. Төрекләр Идел-Урал тарихы дигәндә татар тарихын күз уңында тота. Конференцияне оештырган Төрек тарих җәмгыяте – Төркиядә бик данлыклы оешма. Әлеге оешмада 1920 нче елларда Садри Максудилар эшләп, төрекләрнең хәзерге идеологиясен булдырган. Электә, хәзер дә илдә аның әһәмияте зур. Шунысы да бар: дәүләт белән бергә эшли торган рәсми оешма ул. Төркиядә бездәге кебек Фәннәр академиясе системасы юк. Бу җәмгыять беркадәр шуны алыштыра. Дәүләт органнары башка гыйльми оешмаларга, университетларга шуның аша йогынты ясый. Ул – координацияләүче үзәк грантлар, ягъни юнәлешләр бирә, конференцияләр оештыра. Әйтик, соңгы елларда Төркиядә, Госманлы империясенә ничек карарга, дигән бәхәсләр булды. Ататөрек вакытында милли дәүләт төзибез, дип хәтта Госманлыны дошманга әйләндергәннәр иде. Дингә бәйле, хәлифәт безгә кирәк түгел, диделәр. Соңрак тарихны өзеп калдырып булмавы аңлашылды. Безгә дә ТАССР тарихыннан милли тарихны өйрәнүгә күчүе җиңел булмады.

 

Төркиядә безнең тарихны өйрәнүчеләр шактый. Аларның кайберләре бездә дә укытып китте. Әйтик, Ибраһим Мараш, Исмәгыйль Төрекуглы КДУ да эшләп алды. Мәсәлән, симпозиумда катнашкан Әхмәт Калиндәрә белән мин беренче тапкыр Америкада 1993 елда очрашкан идем. Шул вакытта ук ул андагы чыганаклары буенча татар тарихын өйрәнеп йөри иде. Аерым алганда, бу җыелышта Алтын Урданы өйрәнүчеләр дә булды. Дөресен әйтик: әле моңарчы мондый форматта Татарстан тарихчылар белән Төркия тарихчыларының очрашканы юк иде. Безнең яктан – ТР Фәннәр академиясе, КФУ галимнәре, теге яктан Төркиянең профессиональ тарихчылары очрашты һәм чын гыйльми телдә сөйләште. Белгечләр очрашуы буларак, зур әһәмияткә ия бу. Шунысын да әйтү кирәктер: чараны уздыруның барча чыгымы төрекләр җилкәсенә төште, без кунаклар гына идек. Гадәттә Татарстан галимнәре шушылай кунакка йөрергә ярата. Чөнки үзебезнең кесә такыррак.

 

Инде Идел-Урал тарихы дигәндә, төрек ягы булган проблемаларны уртага салып тикшерергә ниятләгән. Мондый вакытта безнең якның әзерлеге, каршы якның дәрәҗәсе нинди икәнлеге бик тиз күренә. Эшебез секцияләргә бүленеп уздырылды. Болгар дәүләте, татар ханлыклары чоры, Русия яулап алганнан соң башланган чор, XX йөз башы... Менә шунда татар ханлыклары чоры буенча эшләүче бер төрек галиме дә булмавы күренде. Дөрес, Хәлил Инәлчәк кебек атаклы тарихчы үз вакытында Кырым ханлыгын күпмедер дәрәҗәдә өйрәнгән иде. Әмма ул гомуми планда, башка төрле чыгыш ясады. Бу хәл Төркиядә татар тарихын өйрәнгәндә кайбер чорларның төшеп калганлыгын күрсәтә. Бәлкем белгечләр булып та, конференциягә килә алмагандыр. Чөнки укыту вакыты башланды, төрек галимнәренең күбесе университетларда укыта. Безнекеләрдән дә XX йөз башы буенча сөйләргә тиешле 3 галим төрле сәбәпләр аркасында бара алмады.

 

Әле без – төрек һәм татар галимнәре концептуаль мәсьәләләр җәһәтендә фикер алыша алмыйбыз икән. Чөнки беренчедән, төрекләрнең үзендә дә безнең тарих буенча концептуаль карашлар юк диярлек. Үзебезнекеләр дә әллә ни әйтә алмады. Без татарлар һәм төрекләр тарихын чагыштырып та өйрәнә алыр идек. Әйтик, төрекләр XVI–XX нче гасырда ничек үскән дә, без шул чорда ничек яшәгән? Безнең тарих төрек архивларында ни дәрәҗәдә сакланган? Билгеле, төрекләр дәүләт тотучы халык булган, ә без – колониаль хәлдә калган халык. Әмма шушындый югары дәрәҗәдә чагыштырып өйрәнгән чыгышлар ишетелмәде. Алга таба моны эшләргә кирәк булачак.

 

– Күптән түгел генә үзен белгеч санаучы берәү, “Китмибез” дигән шигырьне искә төшереп, Тукай туркофоб булган, ягъни төрекләрне яратмаган, дип язып чыкты. Әгәр Тукай төрекләрне өнәтмәгән булса, аңа Төркиядә һәйкәл салынмас, урамнарга шагыйрь исеме бирелмәс иде, билгеле. Бу хәлне ничек аңлата аласыз?

 

– Монда ике нәрсәне аерып карарга кирәк. Беренчедән, солтаннар Төркиясе һәм төрекләр җәмгыяте бар. Болар – ике нәрсә. Төрекләр үзләре дә солтаннар хакимиятен кабул итмәгән: революция ясап солтанны тәхетеннән төшергән. Аннан соң Төркия башкача, милли дәүләт буларак үсә башлады. Билгеле, Россиядә мөселман булып яшәү өчен шартлар начар булгач, милләттәшләребезнең бер өлеше күчеп китәргә уйлаган. Әмма Төркиягә китеп тормышны яңадан кору да – бик зур проблема. Җир алу, тамыр җибәрү, иркен генә яшәп китү өчен, байтак еллар кирәк. “Китмибез!” шигыре – төрек милләтенә каршы чыгу түгел ул. Тукайның төрек милләтенә, әдәбиятына багышланган башка шигырьләре дә бар. Төркиягә каршы чыгучылар шагыйрьнең ул шигырьләрен белми яки белергә теләми. Төптән караганда, шагыйрь иҗатына төрек әдәбияты зур йогынты ясаган. Бу симпозиумда да Төркия белән татарлар мөнәсәбәтенә багышланган аерым секция булды. Шунда безнең галимнәр, урта гасырлардан башлап бүгенгәчә, ике арада мәдәни багланышлар булганлыгын сөйләде. Безнең мәдрәсәләрдә төрек әдәбияты өйрәнелгән, төрек авторларын да күпләп тәрҗемә итеп бастырганнар. Безнең дә төрекләргә йогынтыбыз булган.

 

– Әле бит кайберәүләр спекуляция ясап, 15 октябрь – Хәтер көне алдыннан, үз заманында Госманлы халифәте Казан ханлыгына ярдәм иткән булса, Иван Грозный гаскәре башкалабызны яулап ала алмаган булыр иде, дип язып чыкты.

 

– Бу – ялган. Моны тарихны белмәүчеләр генә әйтә ала. Иван Грозный Казанны яулаганда төрек гаскәрләре Иранга каршы бик зур, авыр сугыш алып бара. Хәтта Кырым ханлыгы гаскәре дә шунда җәлеп ителгән була. Безгә ярдәм итәрлек гаскәр калмый. Дөрес, урыслар Казанны алганнан соң, Кырым ханлыгы гаскәре, Иранга каршы сугыштан бераз бушагач, булышырга тырышып Идел буена поход оештырып карый. Әмма уңышсызлыкка очрый: һава шартлары начар, гаскәр арыган була. Шуңа күрә ярдәм итәргә теләмәгәннәр дип турыдан-туры төрекләрне гаепләү ахмаклык булыр иде. Янә урыслар Казанга һөҗүм иткәнче үк, төрекләр нугайларны һәм Урта Азия ханлыкларын урысларга каршы берләштерү омтылышы ясап караган. Мондый дипломатик миссиядән калган документлар бар. Анда төрекләр турыдан-туры, безнең мөселман дөньясының дошманы – христианнар һөҗүм итә, безгә берләшергә кирәк, дип язылган була. Ярдәм кулы сузмаганнар дип төрекләр бакчасына таш атучы кеше моны белми яки белергә теләми икән, аны надан диясе генә кала. Мин андый кешене ниндидер бер заказ үтәүче дип кенә карыйм. Чөнки тарихи чыганаклар әлеге гайбәтнең киресен раслый.

 

Гомумән, безгә проблемаларга төрле яктан карарга өйрәнергә кирәк. Төрекләр татарларны һәрвакыт хуп күргән дип әйтү дә дөрес булмас. Тарихтан яхшы билгеле: үз вакытында Аксак Тимер (төрекләр аны татар дип йөрткән) Төркиягә бәреп кереп, аңа бик зур зыян салган. XIV гасыр ахырында булган бу вакыйганы төрекләр онытмаган. Халык хәтерендә мондый хәлләр озак саклана. Соңрак, тарихи хәтер буларак, мондый мәсьәләлә килеп чыга. Аны махсус күпертүчеләр дә булырга мөмкин. Гомумән алганда, төрекләрнең татарга карашы бик яхшы. Бу чыгышларда да бик яхшы күренде: татар-төрек халыклары арасындагы элемтәләр Казан ханлыгы алынгач та дәвам иткән. Әле XVII гасырда да Касыйм ханлыгыннан кайберәүләр Кырымга күчеп китә торган булган (мин моны раслаган документларны да күрдем). Әйтик, Сәет Шакулов нәселеннән булган бер сәетнең шунда күчеп китүе билгеле. Ә Кырым ханлыгы ул вакытта Төркия кул астында булган. Кырым ханлыгы аша да Төркия белән элемтәләр сакланган дигән сүз бу. Ике арада гел йөреп торулары да билгеле. Төрек солтанлыгы вакытында татарларның хакимияттә зур дәрәҗә биләгәннәре дә булган. Әйтик, XIX гасырның икенче яртысында Мәхмәт Кани-паша дигән бер милләттәшебез ике тапкыр финанс министры булып торган. Башы эшләмәсә, андый зур вазыйфада тотмаслар иде. Соңрак та зур вазыйфада булып, Төркия элитасына кергән бу шәхеснең улын бик оста рәссам булып танылган диләр. Әле без белмәгән башка фактлар да булырга мөмкин. Төрек архивлары безнең өчен гаять кызыклы. Төрек чыганакларында Алтын Урдага һәм татар ханлыкларына кагылышлы бик күп мәгълүмат бар. Алар әле өйрәнелә генә башланды. Аларны күзаллау өчен генә дә ул архивларда ким дигәндә бер ел утырырга кирәк.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 210-112 | 26.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»