|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2011 Мәгариф
Журфакта укучылар башка факультет студентлары белән аралаша алмаячакКазан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты студентларының тынычлыгы бетте - бу атнада факультетны яңа бинага күчерәләр. Әлеге яңалык 24 октябрьдә генә хәбәр ителде. Һәм 26-сында ук факультеттагы барлык документ һәм җиһазлар башкаланың Товарищеская урамындагы 5-нче йортка күчерелергә тиеш икән. Әмма ул бина әлегә буш түгел - анда элекке Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының социаль-икътисадый факультеты урнашкан. Аларны да икенче урынга күчермәкчеләр икән. Кая, ничек - монысы турында шулай ук беркемгә мәгълүм түгел. Факультетны күчерү көтелмәгән хәл дип әйтү бәлки дөрес тә булмас. Ник дигәндә, бу турыда имеш-мимешләр инде күптәннән йөри. Тик студентлар аны шәһәр үзәгеннән шулай еракка, «җәһәннәмгә» олактырырлар дип уйламаган. Интернеттагы социаль челтәрләрдә әлеге мәсьәлә турында фикер алышу берничә көн дәвам итте. Анда студентлар гына түгел, укытучыларның да фикерләрен күрергә мөмкин иде. Тик билгесез сәбәпләр аркасында, әлеге темалар социаль челтәр битләреннән берәм-берәм юкка чыгарыла башлады. Шунысы гына мәгълүм, килеп туган вәзгыять белән килешмәүчеләр нәкъ менә Интернет аша «Журфакның иске бинасы белән саубуллашу» чарасын оештырдылар. 25 октябрьдә бер төркем студентлар карадан киенеп, кулларына шәмнәр тотып, университетның ишегалдында урнашкан журфакның «ярымциркуль» рәвешендәге бинасына (җирле фольклорда аны "ат абзары" да диләр) матәм такыялары куйды. Араларында факультетны инде тәмамлаган яшь каләм ияләре дә күренде.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|