поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.10.2011 Җәмгыять

Ришвәтсез тормыш буламы?

Белгечләр әйтүенчә, россиялеләрнең 27 проценты ришвәт бирә. Эшмәкәрләрнең исә яртысыннан артыгы акча “төртеп” эшен җайга сала икән. “Икътисад һәм тормыш” журналының аналитика үзәге уздырган сораштырудан күренгәнчә, халыкның 39 проценты илдә ришвәт бирмичә яшәп була, әмма мондый “гадел тормыш” алып бару бик авырга туры килә дип уйлый. Россиядә ришвәт бирмичә яшәп буламы, дигән сорауга респондентларның 27,1 проценты – уңай, ә 21,7 проценты тискәре җавап биргән. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче, җәмәгать эшлек­лесе:

 

– Әлбәттә, була. Мисал өчен, үземнең ришвәт биргәнем юк. Болай да хезмәт хакы алган кешегә тагын өстәмә акча бирү коррупция күренеше булып санала. Тик эшләгән яхшылыгы өчен кешегә рәхмәт йөзеннән берәр нинди бүләк тапшырсаң, анысы начар гамәл түгел инде. Аның алдан ук сөйләшеп куелган, түрә яки җитәкче тарафыннан заказ бирелгән товар булмавы гына зарур. Югыйсә ул ришвәт дип саналачак.

 

Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ, Татарстанның халык ар­тисты, композитор:

 

– Россиядә ришвәтсез яшәп була-булуын, тик ансыз зур һәм җитди эшләр башкару мөмкин түгел. Барысына да акча кирәк, чөнки андый эшләр тирәсендә бөтерелүче кеше­ләр күптәннән коррупция казанында “кайный”. Гади халыкның сайлау мөмкинлеге бар, шуңа күрә дә алар ришвәтсез яши ала. Әмма эшмәкәрләр һәм түрәләр аннан башка берни эшли алмый, чөнки система шундый.

 

Нәзыйм ГАЛӘВИЕВ, юрист:

 

– Россиядәге халык законнарны бик начар белә, күпчелек проблема менә шуннан килеп чыга да инде. Әгәр синең белемең булса, теләсә кайсы түрәне урынына утыртырга мөмкин. Әнә хәзер интернет аша фаш итүләр дә артып китте. Җитәкчеләр алар үз кәнәфи­ләре өчен бик борчыла һәм матбугатта исеме чалыну аның төп проблемасы булып тора. Шуңа күрә ришвәтчеләрнең законсыз гамәллә­ре турында киң җәмәгать­челеккә белгертергә кирәк, бу очракта түрәләр нәфесләрен тыячак.

 

Ксения ВАРИЗОВА, экспедитор:

 

– Балык баштан чери, диләр бит, безнең илебезгә бу бик туры килә. Россиядә астагы катлаулардан алып, югары дәрә­җәдәге түрәләргә кадәр ришвәт ала. Монда бары тик бер генә аерма бар, ул да булса – кешегә биреләсе акча күләме. Сырхауханәләрдә табиблар ике йөз сумга белешмәгә имзасын куя, ә министрлыктагы тү­рә алты нуль­ле суммага эшли. Соңгы вакытларда ил җәмә­гать­челегендә Кытайда ришвәттә тотылган җитәкчеләрне ату бернинди дә файда бирми, дигән фикерне тарата башладылар. Чынлыкта исә мондый җәза нәтиҗәләргә китерә, анда коррупция чире кими бара. Безнең түрәләр исә ришвәт сазлыгына баткан. Рос­сиядә акча “төртмичә” яшим дисәң, үзеңә үк бик авыр булачак.

 

Дмитрий Богданов, автомәктәптә инструктор:

 

– Хәзер бөтен нәрсә акчага корылган бит. Тыныч йоклый­сың һәм тәмле ашыйсың килсә, ришвәтне сораган кешегә би­рә­сең инде. Югыйсә ника­дәр гадел булып күренергә ты­рышсаң да, сине беркем дә бәяләмәячәк. Россиядә элегрәк тә ришвәт дигән күренеш бар иде, тик соңгы 10 елда ул тагын да котырынып үсте. Монда түрәләрнең һәм ха­лыкның гаебе бертигез дип уйлыйм.



Ватаным Татарстан
№ 207 | 22.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»