поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2011 Җәмгыять

Безнең заман герое кем ул?

Газетабызда көн саен Татарстанның, Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре, президентның рәхмәт хатлары бирелү турында исемлек басылып тора. Кем ничектер, шәхсән үзем карап барырга тырышам аларны. Таныш фамилияләр күренсә, алар өчен чын күңелдән сөенәм. Һәм, әйтергә кирәк, кайбер җитәкчеләрнең өсте-өстенә дәүләт бүләкләре алырга яратуына игътибар бирмәгәндә, исемлектә лаек булмаган кешеләр юк диярлек. Тик араларында гади хезмәт кешеләре берән-сәрән генә күренә.

Бар иде бит заманалар, мактаулы исемнәрне, орден-медальләрне гади хезмәт кешесенә – бозау караучыга, сыер савучыга, механизаторга, токарьга, экскаваторчыга, шахтерга, те­гүчегә дә бирә­ләр иде. Алай гына да түгел, исемлектә фә­лән-фәлән терлекче, эшче булсын дип өстән разнарядка да төшерәләр иде әле. Шундый ук разнарядка белән терлекчеләр, механизаторлар, завод-фабрика эшчелә­ре санаторий-ку­рорт­ларга да йөри иде. Алай ук кирәк булгандырмы-юктырмы, әмма, бе­лүемчә, дәү­ләтнең югары бүләкләренә, юлламаларга лаек булучылар арасында очраклы кешеләр юк иде диярлек.

 

Хәзер андый хезмәт геройлары бармы соң? Кадер­ләрен беләләрме аларның? Хезмәт кешесе арасында мактаулы исемнәр популярмы? Гомумән, кем ул бүгенге заман герое?

 

Бу хакта күптән түгел ил Президенты Д.Медведев та әйтеп узды. Шуны гына көткән кебек профсоюзлар хезмәттәге казанышлар өчен дәү­ләт бүләкләре бирү системасын яңадан кайтару идеясен алга сөрә башладылар. Шул ук вакытта алар СССР вакытындагы бүләкләү механизмының бүгенге Россия өчен кулай булмавын да таныйлар. Чөнки, социологик тикшеренү­ләр күрсәткәнчә, халыкның бер өлеше Мактау грамоталары, Мактау тактасындагы фо­тосурәтләргә караганда ак­чалата премияне өстенрәк күрә. Ни генә дисәң дә, ул кесәне дә тулыландыра, мораль канәгатьлек тә бирә. Икенчеләр исә социализм вакытындагы бүләкләүләрне сагы­на һәм аны кирәк дип саный.

 

Хәтердә, СССРда Социалистик Хезмәт Герое исемен иң соңгы кеше булып Казахстан җырчысы Бибигөл Тулегенова алган иде. Аны бү­ләкләү турындагы указга 1991 елның 21 декабрендә – СССР яшәүдән туктаган көндә кул куелды. Шуннан соң мактаулы исемнәр бирү туктатыл­ды. Статистикадан күренгәнчә, иң дәрәҗәлеләрдән саналган бу мактаулы исемгә СССРда 20605 кеше лаек булган икән. Заманында аларның исемнә­ре чынлап та бөтен илгә яңгырады. Маршал Климент Ворошилов, очучы Валентина Гризодубова, эшче Алексей Стаханов исемнәре хәтта мәктәп балаларына да таныш иде.

 

 С.П. Горбунов исемендә­ге Казан авиация заводы токаре Галимулла Әсхәдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән вакытта мин ул предприятиедә эшли идем әле. Хәтердә, бөтен завод коллективы шатланды моңа. Дөрес, арада, ул кем инде шулкадәр, ни өчен аңа, ди­ючеләр дә булды. Чөнки аның кебек тырыш, бар яктан килгән эшчеләр заводта ме­ңәрләгән иде. Ләкин бу сүзләр лауреат лаек булмаганга түгел, нәкъ менә аның сайлап алынуына аптыраганнан гына әйтелде.

 

Гомумән, ул вакытта хезмәт кешесенә игътибар зур иде. Бәйрәмнәрдә 10-50 сумлык премияләр бирү (чагыштыру өчен: бер бүлмәле фатир өчен ул вакытта 11 сум түли идек, хәзер 2 мең сумнан артык), хезмәт кенәгәсенә язып рәхмәт белдерү, бушлай туристик, санаторийларга юлламалар белән бүләкләү чаралары һәрдаим кулланыла иде. Шактый нәтиҗәле стимул иде болар тырышып эшләү өчен.

 

СССР таркалгач, хезмәт кешесен мактаулы исемнәр, премияләр белән бүләкләү нык кимеде. Ул вакыттагы ил җитәкчеләре Советлар Союзын таркату белән бергә “карын cуы белән бергә баланы да себереп түктеләр”. Ниһаять, җәмгыятькә иске яңалык­лар кире кайта башлады башлавын. Әнә бит халык дружиналары, яшьләрнең тө­зү отрядлары, тимурчылар хәрәкәте берничә ел яшәп килә инде. Россия Герое, төрле ведомство һәм тармакларның мактаулы исемнәрен бирү дә, берникадәр вакыт үткәч, яңадан кайтарылды. Ләкин, инде алда әйтелгәнчә, алар күбрәк җитәкчеләргә би­релә.

 

Дәүләт премияләре бирү системасы да шул җөмләдән. Юристлар аны тырыш хезмәт өчен бүләкләүгә кертергәме, әллә дәүләт бүләкләренәме дип бәхәсләшсә дә, булуы яхшы. Соңгы елларда төрле бәйгеләр оештырып, “Елның иң яхшы укытучысы”н, “Елның иң яхшы табибы”н (һәм башкаларны) ачыклау системасы да начар түгел анысы. Тик, кызганыч, ул исем­нәр күп очракта акча белән ныгытылмый. Шул сәбәпле мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында да, халык тара­фыннан да әллә ни хуплау тапмый. Берничә ел элек “Елның иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булучы бер ханымны котлагач та, әй, шуның урынына бераз акча бирсеннәр иде лә ул, дигәнен ишетеп, баштарак аптырап калган идем. Уйлана торгач аңла­дым, ул исемне ипигә май итеп ягып та, балаларны укыту, киендерү өчен тотып та булмый шул.

 

Бу проблеманың икенче ягы да бар. Мәскәү түрәләре, төбәкләрдәге бөтен акчаны федераль казнага алып бе­тергән кебек, 2005 елдагы ташламаларны акчалаштыру турындагы закон нигезендә, лаеклы ялга чыккач, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бераз ташламаларга рөхсәт бирү системасын да башкалага тупладылар. Элегрәк тө­бәкләрдәге мактаулы исем­нәр, орден-медальләр дә автомат рәвештә ташламалар­га хокук бирүче “хезмәт ветераны” статусы бирсә, хәзер аларның андый дәрәҗәсе юк. Хәзер андый статуска ия булу өчен кешенең Россия бүләкләре булырга тиеш.

 

Тырыш хезмәт өчен бү­ләкләү турында югары даирәләрдә сүз башлану начар түгел-түгелен, ләкин башта алга атны куясы иде, аннары гына арбаны...


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 201-203 | 19.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»