|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2011 Мәгариф
Кылыч-реформаларРоссиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко көзге якта берничә мөһим белдерү ясады. Белдерүләр нигездә югары белем бирү системасына, төгәлрәк әйтсәк, абитуриентларны уку йортларына кайсы юнәлешләр буенча һәм ни рәвешле кабул итүгә кагыла иде. Белдерүләр аз гына суына төште, әмма актуальлекләрен югалтмады, чөнки алар киләчәккә юнәлтелгәннәр һәм җимешләрен ил җәмәгатьчелеге бары тик киләсе елның көзеннән генә җыя башлаячак әле. Андрей Александрович гадәттә проблемалар төенен чишеп азапланмыйча, кылыч белән чабып өзү тарафдары булганга күрә, аның белдерүләре бу юлы да сагайтты һәм җәмәгатьчелектә сәламәт булмаган реакция уятты. Бары тик сәяси сәхнәдә вакыйгалар тиз алышынганга күрә генә, алар бераз онытыла төште. Кылыч-реформатор “төеннәр”не нигездә ике юнәлештә чабарга ниятләде: беренчесе – техник вузларга кабул ителгән абитуриентларның уртача баллы бик түбән булганлыктан, бу уку йортларындагы бюджет урыннарын киметү, икенчесе – югары уку йортлары үткәргән һәм россиякүләм олимпиадаларда җиңүчеләрнең вузга конкурссыз үтеп керү мөмкинлекләрен чикләү.
Беренче “төен”, чынлап та, Россиянең авырткан урыны. Яшьләр инженер булырга атлыгып тормыйлар, һаман да икътисадчы, юрист һөнәрләрен үзләштерергә омтылалар, бер дә булмаса, табиб булу ягын каералар. Шуңа да югары баллы яшьләрнең кайсы факультетларны штурмлаячагы сер түгел. Инженер-техник белгечлекләр, педагоглар, авыл хуҗалыгы һөнәрләрен алырга теләүчеләр исә пүчтәк баллар белән генә киләләр вузга. Җитмәсә, болар акчасыз да. Акчалары булса, баллары түбән булмас иде, әлбәттә. Кайбер вузларда балларның түбәнлеге таң калдыра торган. Белгород дәүләт университетына 29,3 балл белән үтеп керүчеләр дә булган. Хурлыклы исемлектә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты да бар: 30,6 баллы абитуриентны да кабул итәргә мәҗбүр булганнар анда. Кабул итү комиссияләрен гаепләргә ашыкмыйк. Бу бары тик яшьләрнең кайбер белгечлекләрнең абруен тәмам төшергән дәүләт сәясәтенә аяк белән тавыш бирүләре нәтиҗәсе генә: педагог булып та, инженер булып та, агроном булып та эшләргә җыенмый ул һөнәрләр буенча укырга кергәннәренең дә күбесе. Сүздә модернизация, гамәлдә нанотехнология буенча белгечлек алып чыккан яшьләр эш таба алмый, чөнки вакансияләр юк. Сүздә инжерларның абруен күтәрергә кирәк, гамәлдә сәнәгать предприятиеләре бөлгенлектә һәм лаеклы хезмәт хакы түләмиләр. Инде хәзер техник белгечлекләр буенча бюджет урыннарын да бетерсәләр, Россиянең тарих чүплегенә ташлануы тизләнәчәк кенә. Инженер кадрлары бөтенләй булмаган ил модернизация турында сүз дә алып бара алмый инде ул. Ел саен совет чорында белем алып чыккан белгечләр катлавы юкара, нефть катламнары да саега. Россияне хәтта “банан республикасы” дип тә атап булмаячак, чөнки биредә банан да, читкә сатарлык бүтән җиләк-җимеш тә өлгерми.
Инде икенче “төен” – олимпиадада җиңүчеләр мәсьәләсенә килик. Министрның бу катлауны сөймәве бик үк аңлашылып җитми иде миңа элегрәк. Ни дисәң дә, Россия күләмендә олимпиадада җиңү яисә вуз олимпиадасында уңышка ирешү зур нәрсә инде ул. Вуз олимпиадалары да үзләренең статусы белән илкүләм олимпиададан калышмый. Әйтик, Санкт-Петербург университеты үз олимпиадаларына илнең барлык төбәкләрендәге өлкән класс укучыларын катнаштырырга тырыша һәм аны ике этапта үткәрә, читтән торып сайланган сәләтле укучылар вузга барып көч сынашалар. Хәрәмләшерлек юл калмый анда. Казан федераль университеты да бөтен Идел буе төбәкләреннән җыя көч сынашучы укучыларны. Мондый олимпиадада үткән ел минем улым информатика буенча җиңүгә иреште, шуңа күрә аның үткәрелү тәртибен мин яхшы беләм. Әшнәлек юк, ришвәт юк. Чыгарылыш класс укучысына уку йортына гадел юл белән конкурссыз кереп китәр өчен менә дигән плацдарм инде. Үпкәләргә урын калмый, чөнки теләгән һәр укучы үз көчен раслый ала. Россия олимпиадасына да төбәк ярышларында җиңүчеләр бара. Монда да әшнәлек белән җиңүгә юл куелмый, чөнки түрәләр төбәк даны өчен җан аталар, алгы ярышларга үтү өчен чын җиңүчеләргә генә юл ачыла. Ниндидер тәртип бозу бары тик район олимпиадаларында гына булырга мөмкин, анда да бары тик икенче-өченче урыннарны гына ала хәрәмләшүчеләр, республика масштабында хур булырга теләмиләр. Район һәм республика олимпиадалары вузга кергәндә исәпкә дә алынмыйлар.
Мәгариф министрлыгы олимпиада җиңүчеләренә әлегә вузга конкурссыз керү мөмкинлеген калдырып торды, әмма чикләүләр кертте. Моның сәбәпләренең берсе итеп олимпиада җиңүчеләренең БДИда зур баллар җыя алмаулары күрсәтелде. Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Олимпиада мәсьәләләре иҗади караш, креатив фикерләү таләп итә, БДИ исә калыплашкан хәтер һәм тренировка гына сорый. Яхшы белгеч булу, гыйльми эшчәнлек өчен беренчесе күбрәк таләп ителә. Гадәттә зур галимнәр өчен көндәлек тормышта таркаулык, хәтерсезлек, куйган әйбернең урынын оныту кебек сыйфатлар хас. Бу уңайдан кибернетикага нигез салган Норберт Винер турындагы легенданы искә төшерү урынлы булыр. Гаиләсе яңа фатирга күченгәч, хатыны аның акча янчыгына яңа адресны кәгазьгә язып тыккан, чөнки белә: ире өйгә юлны онытачак. Винер эшкә баргач, башына килгән идеяне формула итеп янчыгындагы кәгазьнең арткы ягына язып куя, әмма бераздан идеясенең ялгыш икәнен аңлап, кәгазьне ертып ташлый. Кичен өйгә, билгеле инде, иске фатирына кайта һәм анда беркем дә яшәмәвен күреп, аптырап, урамга чыга. Көтмәгәндә аның зиһене яктырып китә һәм урамда беренче күренгән кызга таба атлый: “Гафу итегез, бәлки, сез мине хәтерлисездер. Мин – профессор Винер һәм минем гаиләм күптән түгел генә моннан күчеп китте. Сез безнең кая күчкәнне әйтә алмыйсызмы?” – ди ул. “Әйе, әти, – ди аны тыңлап бетергән кыз, – әни сине онытыр дип уйлады да инде”. Винер турындагы мәзәкнең күпме өлеше хактыр, әмма андый шәхесләрнең игътибарларын гел бер проблемага юнәлтү сәбәпле, башка вак-төякне онытучанлыгы мәгълүм хакыйкать. Һәм менә Мәгариф министрлыгы шундый типтагы иҗади шәхесләрнең вуз юлына боз катырырга җыена. Баксаң, моның үз сәбәпләре, министр шәхесе инанган үз идеологиясе бар икән. Андрей Фурсенко 2007 елда ук бөтенроссия яшьләр форумында совет мәгариф системасын иҗади шәхес тәрбияләүдә гаепләп чыгыш ясаган булган. Министр фикеренчә, хәзерге этапта иҗади шәхесләр түгел, бүтәннәр тарафыннан эшләнгәнне кулланучылар гына таләп ителә икән. Иҗади шәхесләрнең ил өчен кирәксезлеге идеясен Фурсенко 2006 елда “Беренче канал”га биргән әңгәмә вакытында да белдергән булган, соңыннан аны тагын берничә тапкыр кабатлаган. Димәк, Россиянең киләчәге бары тик читтән сатып алган сәнәгать товарлары белән генә бәйләнгән һәм бу – хәзерге хөкүмәтнең рәсми сәясәте. Берәү дә нефть “инәсе”ннән төшәргә җыенмый булып чыга. Менә шуңа күрә иҗади сәләткә ия булган укучыларның баш очында реформалар кылычы эленеп торуга гаҗәпләнергә кирәкми.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|