|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2011 Җәмгыять
Без нигә алданабыз?Алданган кешеләр саны буенча Татарстан беренче урында. Мәскәүдәгеләр безгә әнә шулай дип аптырый икән. Безнекеләр моның белән килешми, әмма республикада җинаятьчеләргә акчасын үзе теләп тоттыручылар арта тора. Эчке эшләр министрлыгы инде берничә ай дәвамында махсус чаралар уздырса, берничә көн элек Казанда МММга кушылырга чакырган яңа реклама такталары пәйда булды. Башкаланың Авиатөзелеш районында яшәүче 74 яшьлек әбинең акчасын таксистлар саклап калган. Ә бит ул инде 150 мең сум акчасын бер белмәгән кешеләргә бирергә әзер була. Көндезге икедә әбигә улы шалтырата һәм авариягә эләгүен әйтә. Алар иптәше белән ике кешене таптатканнар икән. Менә шул хәлдән чыгу өчен 300 мең сум акча кирәк. Телефондагы тавыш улыныкына охшамаган, аның машина йөртү өчен “права”сы да, Алексей исемле иптәше дә юк. Әмма әби барыбер ышана һәм шалтыратучы таләп иткән сумманың 100 меңен түләргә ризалаша. Берничә минуттан тагын телефон шалтырый һәм “улы” аңа ишегалдында такси машинасы көтеп торуын әйтә. Әби шуңа утырып банкка китә һәм акчаны йөртүчегә биреп җибәрә. Бәхетенә, такси хезмәтендәге ханым эшнең нәрсәдә икәнен чамалый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Тик эшләр моның белән генә бетми әле. Хокук саклаучылар әбинең адресын ачыклаган арада, аңа тагын бер тапкыр шалтыраталар. Улы акчаның килеп җитмәвен, вакытның аз булуын һәм әнисенә тизрәк кыймылдарга кирәк икәнен әйтә. Әби банкка барып, соңгы 50 мең акчасын да салдыра. Ләкин тагын бәхет елмая. Ул чакырткан икенче такси йөртүчесе дә эшнең нәрсәдә икәнен чамалап, әбинең акчасын алмый. Бераздан исә аның берничә сәгать элек колак каккан 100 меңен тотып, беренче таксиның йөртүчесе белән полиция хезмәткәрләре килеп җитә.
Аңларга да өлгермиләр
Ахыры яхшы тәмамланган вакыйга. Әмма барысы да алай түгел. Әйтик, шул ук Авиатөзелеш районында яшәүче ханым, бернинди лотерея һәм бәйгеләрдә катнашмаса да, үзенең 550 мең сумлык машина отуына ышанган. Ул шундук кесә телефонына килгән смс-хәбәрдә язылган номерга шалтырата. Аннары икенче номерны җыя һәм алар кушканны үтәп, терминал аша алты мең акча түли. Ә җавап килмәгәч, полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше ачылган, тикшерүнең ничек тәмамланасы әлегә билгеле түгел. Аның каравы зыян күргән ханым акча күчергән терминалда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән киңәш кәгазе ябыштырылган була. Анда исә алдакчылардан ничек сакланырга кирәклеге язылган.
Хокук саклаучылар да халыкның ни өчен юк-барга ышанып, үз теләкләре белән акчадан колак кагуларына аптырый. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы инде берничә ай дәвамында “Үз-үзеңне алдатма!” дигән махсус чара уздыра, әмма алданучылар гына кимеми. Быелның сигез аенда республикада 239 әнә шундый җинаять теркәлгән. Узган ел исә андый очраклар 52 булган. Полициядәгеләр әйтүенчә, бу саннар халыкның игътибарсызлыгы аркасында да арта. Еш кына алданган кешеләр бу хакта беркемгә дә әйтми. Ә җинаятьчеләр акча эшләүнең яңа ысулларын уйлап таба тора. “Кесә телефоны аша акча таләп итүчеләр төрмәдән шалтырата. Самара өлкәсендә урнашкан зоналардан, мәсәлән, бөтен Россияне алдап яталар, – ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының оператив эзләү эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Баһавов. – Бездә халык ныграк алдана дигән сүзләр белән исә килешмәс идем. Әмма үз теләге белән акчасыннан колак кагучылар чыннан да аз түгел. Элек алдакчылар кармагына күбрәк өлкән яшьтәгеләр эләгә иде. Хәзер түрәләр дә, хәтта юридик белеме булган кешеләр дә зыян күрә. Алдакчылар көтмәгәндә, әйтик, төнлә шалтыратып, кешене аптырашта калдыра. Шуңа күрә кайберәүләр нәрсә булганын аңларга да өлгерми”.
Халык әле уянмаган
Белгечләр әйтүенчә, безнең халыкны берни эшләмичә акчалы булу хыялы харап итә. Кайберәүләр исә үзенең финанс проблемаларын башкалардан күрә, шуңа күрә кинәт пәйда булган “мөмкинлек”тән файдаланып, үз хәлен яхшыртырга ашыга. “Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә алданучылар күбрәк булуы турында берни әйтә алмыйм, – ди танылган психотерапевт Рамил Гарифуллин. – Инде шулай икән, моңа халыкның вәзгыять белән кызыксынмавы гаепле. Җитмәсә, безне совет заманында башкаларга ышанырга кирәк дип тәрбияләделәр. Ул заманнар узды, халык әле уянмаган һәм куркыныч капитализм чорында яшәвебезне, безне ашарга сәләтле акулалар барлыгын аңламаган. Телевидениенең йогынтысы турында аерым әйтәсем килә. Безнең халык аны абруйлы орган дип кабул итә. Чынлыкта исә телевидениедә барысы да акча белән эшләнә. Ә без экранда күрсәтелгәнне һаман дөрес булырга тиеш дип кабул итәбез. Алдакчылар әнә шуннан яхшы файдалана. Әмма акны карадан аера белүче, алданмый торган яшь буын үсеп килә. Дөрес, үз-үзеңне алдау сыйфаты һәр кешедә бар”.
Емеляң бер якта торсын
Эт өрә торыр, кәрван йөри торыр. Әлегә вәзгыять әнә шундый. Полиция кисәтә, психологлар киңәш бирә, ә берничә көн элек Казанда МММга кушылырга чакырган яңа реклама такталары пәйда булды. Әйтик, аларның берсе башкалага Чаллы ягыннан кергән юл өстендә үк урнаштырылган. Анда белешмә алу өчен телефон һәм 90 нчы елларда телевизор экраннарында төп каһарманга әверелгән Лена Голубков аша бик күпләрне төп башына утырткан Сергей Мавродиның сайты турында мәгълүмат бар. Телефонга акча әрәм иткәнче дип, рекламадагы сайтка кердек. Анда исә мондый сүзләр язылган: “Бүген син ярдәм ит – иртәгә сиңа булышырлар. Акчаңны банкта саклыйсыңмы? Оятсыз банкирлар тагын бер банкны сатып алсын дисеңме? Бәлки лимузиндыр? Акчаңны МММга тапшыр һәм син пенсионерлар, инвалидлар һәм фәкыйрьләргә ярдәм итәчәксең”. Ә инде бу эшкә үзең белән тагын бер кешене ияртсәң, процентларың тагын да үсәчәк. Шунда ук “бәхет хисаплагычы” да бар. Аның ярдәмендә үзеңә кирәкле акчаны ничә елдан тупларга мөмкин икәнне исәпләп чыгарып була. Әлбәттә, башта күпмедер күләмдә үз сумнарыңны тапшырып. Әйтергә кирәк, фәкыйрегез исәпләп карады. Мавродига ияреп, эштән китәргә дә була икән бит.
Узган гасырның 90нчы елларында булган хәлләрдән соң, бу вәгъдәләргә ышануы кыен: эшсез дә, акчасыз да калу мөмкинлеге бик зур. Дөрес, Казанда урнаштырылган реклама такталарында финанс пирамидаларының сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында да кисәтелә. Тагын шунысы игътибарны җәлеп итә: сайтта барысы да гади һәм аңлаешлы итеп язылган. Тәмле телдән барыбыз да эреп китәргә әзер бит без. Шунда ук халыктан килгән хатлар урнаштырылган, анда исә халык Мавродига рәхмәт әйтә һәм ни өчен бу системага акча тыгуын аңлата: берәүләр дәүләткә үч итеп, икенчеләр исә ике елдан утрауда йорт сатып алырга, өченчеләр Альп тауларында тау чаңгысы базасы төзергә хыялланып эшли икән. Мәгълүм әкияттә мич башында утыручы Емеляның теләкләре алар янында чүп кенә булып кала. Дөрес, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе реклама турындагы канунны бозу очрагы буенча эш кузгаткан. Әмма теге сайтка ышансаң, яңа МММга ике миллионнан артык кеше кушылган инде.
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|