|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2011 Мәгариф
Канделаки һәм министр – бер фикердә“Акыллы мәктәп” илкүләм мәгариф проекты кысаларында, танылган телевидение журналисты, РФ Иҗтимагый палатаның мәгарифне үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Тина Канделаки Казанга мәгариф реформалары турында укытучыларның, киң җәмәгатьчелекнең фикерләрен ишетергә дип килгән иде. Ул Укытучылар көне тантанасында гына түгел, шәһәребез мәктәпләрендә, КФУда, “Байтик” лагеренда да булырга өлгерде. Шулай ук журналистлар белән матбугат конференциясе үткәрергә дә вакыт тапты.
Тина Канделаки Twitter һәм электрон почтасы аша (tikandelaki@yandex.ru) мәгарифтәге проблемалар турында сораулар кабул иткән булган икән. ТР мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов катнашында узган чарада ул аларның кайберләрен укып та китте. Мәсәлән, аңа шундый сорау килгән: “Ни өчен быел Казан мәктәпләре дәреслекләр белән бары 30 процентка тәэмин ителгән?”
– Дөрестән дә, дәреслекләр белән тәэмин итүдә кыенлыклар бар. Дәреслекләргә бәяләр инфляциягә караганда күбрәк үсә. Моны бер бюджет та күтәрә алмый. Соңгы вакытта мәгариф бюджеты – икегә, ә дәреслек бәяләре исә 4 мәртәбә артты. Россиянең башка төбәкләрендә дә нәкъ шундый ук хәл күзәтелә, – дип сәбәбен аңлатты министр. – Моңа кадәр дәреслекләр биш елга бер тапкыр яңартыла иде. Хәзер исә санитария кагыйдәләре һәм нормалары буенча укучының букчасы авырлыгын арттыру рөхсәт ителми. Шунлыктан бер дәреслек берничә өлештән торырга мөмкин. Укучылар төрле фәннәрдән эш дәфтәрләреннән куллана. Ә дәфтәрләр сатып алу – дәүләтнең бурычы түгел. Үз балаларын федераль дәреслекләр исемлегенә кертелмәгән, инновацион китаплардан укытырга теләгән ата-аналар да бар. Бу очракта аларга андый дәреслекләрне үзләренә сатып алырга туры килә.
“Сингапур укытучыларыннан тәҗрибә үзләштергән педагоглар үз белемнәрен башка хезмәттәшләренә таратса, яхшы булыр иде”, – дип тәкъдим итте брифинг-залдагы телеоператорларның берсе. “Әлеге укыту алымнарын үзләштерү өчен без аларны ярты ел тынычлыкта калдырырга булдык. Аннан соң алар башкаларны да сингапурча укытырга өйрәтә башлаячак. Мәктәп директорларының берсе, бу укулардан соң: “Мин 5 ел буе үзгәртергә теләгәнне сингапурлылар берничә ай эчендә үзгәртте”, – диде. Чыннан да, сингапурлылар безнең укыту системасында революция ясап киттеләр”, – диде республиканың баш педагогы, сокланып.
Тина Канделакиның үзеннән бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыру серен сорадылар. “БДИга ниндидер каршылык дип карарга ярамый. Күчерү, биремнәрне кемнәндер эшләтү турында хыяллану – зур хата. Әгәр имтиханны бирә алмагансың икән, син тормышка әзер түгел. Әлбәттә, биремнәрне урларга да була. Әмма бу синең тормышыңда соңгы ришвәт бит. Ә белемсез кешене берәү дә эшкә алмаячак. БДИ турында түгел, ә аннан соң нәрсә булачагын кайгыртырга кирәк”, – дип киңәш бирә танылган журналист.
Министр әйтүенчә, нәтиҗә яхшы булсын өчен, имтихан бирәсеңне башта уйламаска да кирәк. Башта 10 ел ярым яхшы итеп укырга тиешсең. Ә инде соңгы уку чирегендә сынауга психологик яктан әзерләнәсең, анкета тутырырга өйрәнәсең. Мин шуңа күрә укытучыларга да, БДИ дип балаларның башын катырмагыз, дип әйтәм. Югыйсә имтиханыңны бирә алмасаң, аттестатсыз калачаксың, дип куркыталар түгелме соң? Бездә уку гына түгел, психология дә башкача шул.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|