поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.10.2011 Җәмгыять

Мин «Шальной» авылыннан

– Беренче апрельгә дә ерак, ник исеңә төшердең син мине, җимешем, – дип каршылады мине Камил Кәримов. – Мине бит, гадәттә, юморга бәйләп искә алалар. Ә болай урамда көз, бүлмәдә салкын һәм син балкып килеп керәсең, пнимаеш...

Камил КӘРИМОВ башкача сөйләшсә, үзе үк гаҗәп булыр иде. Йөзеннән дә, теленнән дә шаянлык-җорлык коелып кына торган язучы-сатирик, сәхнә теле остасының кәефен елак көз генә боза алмый анысы, букчасында моның өчен уңай энергетика җитәрлек. Күңел тәрәзәсеннән гел елмаеп күз кысып торган кояшны ул әдәбиятта – романнарына, сәхнәдә – юморескаларга, тормышта балаларына өләшә тора.

 

Сагынуга чыдый алмыйм

 

– Авылдан чыгып киткәнгә 45 ел гомер узган инде. Бик тиз чыгып киткән идем, бик озак кайтып ятам әле, – дип сүз башлады Камил Кәримов. – Үзебезнең авылда нигез тергезәм. Мин картаймыш көннәрендә чит районда, авылы матур, дип кенә төпләнгән язучыларны аңлый алмыйм. Читтә якын, үз була алмыйсың инде ул – үз авылыңнан кала кемгә кирәк без? Менә минем авылда нигезем инде юк: әни үлгәнгә дистә елдан артты, Шамил абыем Казанда тора, апа Үзбәкстанда төпләнеп калды.

 

– Балачак барыбер дәшеп кайтара, алайса?

 

– Гомерем буе сагынуга чыдый алмадым. Заманында китәм дигән кешегә аяк чалу дигән нәрсә юк иде. Бүген биш меңгә якын кешесе булган Шәле авылы гомер бакый халык санына, эшче кулларга кытлык кичермәде. Мәктәп тәмамлауга, мин дә чыгып киттем. Һәм шул китүдән...

 

– Балачакны сикереп узмыйк инде. Кемнеке-кемнеке, Камил Кәримовныкы зерә кызык булгандыр ул?

 

– Минем хәтердә бер этлек саклана анысы. 8 яшьләр тирәсендә Зөфәр исемле бер малай белән тау шуып кайтыш. Урамнан трактор килә. Безнең теге авыр чаналарны тартып алҗыган чак – акрын гына килгән тракторның артына бәйләп тә куйдык. Имеш, өйгә кадәр кайтабыз да төшеп калабыз. Эңгер-меңгердә сөйләшә-сөйләшә кайта торгач, карасак, Шәлене чыгып китеп, күрше Күн авылына килеп җиткәнне сизми дә калганбыз. Кот чыкты, борын мышкылдата башладык. Тракторчы аты-юлы белән сүгенде дә Күн авылының мәктәп директоры өенә илтеп куйды. Ул, ничек кирәк алай, ат белән безне үзебезнең авылга кайтарды. Башка вакытларда сосма (аш чүмече. – Г.Җ.) белән менеп төшәргә күп сорамаган әни бу юлы әрләмәде, бер сүз әйтми кочаклап алганы гына истә.

 

– Камил абый, сезнең авылның исеме шәл бәйләүчеләргә бәйлеме ул?

 

– Аны бөтен кеше шулай уйлый. Әмма шәлгә бәйлелеге юк аның. Кул осталары гомер бакый күп булса да, шәлне аны безнең авылда күптән түгел генә бәйли башладылар. Ә Шәле сүзе «шальной»дан алынган дип уйлыйм. Бездә гаҗәп төртмә телле, төрле тип халык. Алар, бер-берсе белән үртәшеп, сүз көрәштереп яшәде. Без бәләкәй чакта авыл кырые агач төбеннән генә тора иде. Халык урман куенына килеп урнашкан булган. Чукындыру заманнарында исә авыл кырыенда кара багана торган – бу чукынмаучы авыл символы. Янәсе, кереп кенә карагыз, үзегезне сөннәтләп чыгарачакбыз.

 

– Сездән алай, шәһәргә китим әле, дип ашкынучылар да күп булмагандыр инде. Кул сузымы җирдә генә Казан үзе...

 

– Бездә эшчән, чыныккан халык яши. Базар икътисады заманы килгәч, күпләр куркып калды. Ә шәлелеләр – юк. Без бит гомер буе базар белән яшәгән йөремсәк халык. Безне өчебезне ялгызы үстергән әнием Мәдинә дә (әти мин – төпчеге туган елны үлгән) миңа йон оекбаш җиткерә алмый интекте. Элек иске аэропорт аша Казанга 35 км озынлыкта ат юлы бар иде. Халыкка базарга барып, бәрәңгесен сатып кайту пүчтәк эш булды. Атнасына ике тапкыр брезент белән капланган машина авылга килеп, базарчыларның товарларын алып китә иде. Әмма, әйтәм ич, китәм дигән кешегә паспорт бирмичә интектергән түрә булмады. Китәсең килә икән – юлыңа ак җәймә.

 

Дөнья буйлап – Актаныш кешесен

 

– Сезнең ак җәймә – Актаныш булдымы?

 

– 19 яшемдә мин, су бораулаучы булып, Актаныш ягына киттем. Мин аңа, андагы кешеләргә үлеп гашыйк булдым. Ягы да, кешеләре дә үлеш мәхәббәтле анда. Шуңа мин гел, актанышлыларны бөтен дөньяга үсенте-рассада итеп утыртасы бар, дим. Аның серен дә беләм мин – су ул. Без менә Лаеш, Питрәч, Саба, Теләче – дүртәүләп бер Мишә елгасына карап утырабыз. Ә сездә!.. Агыйдел, Сөн, Кама, Ык, Шәбез... Аның кадәр матурлык янәшәсендә яшә дә, матур да булма, имеш! Мин дә андагы матурлыкка таң калып йөргән кеше. Бүген дә Актаныш икенче ватаным кебек. Куян, Актанышбаш, Суыксу, Чалманарат, Күҗәкә, Чат, Каенлык... Кара, мин Актаныш ягындагы авылларны үз районымнан да әйбәтрәк беләм бугай.

 

– Чикләвеге беренче мәхәббәт имәнендә булгандыр, бәлкем?

 

– Әлбәттә, Актаныш чибәренә гашыйк булдым. «Чишмә» колхозында су бораулаганда күреп таң калдым да башны югалттым. «Ком сәгате», «Сакау күке» романнарымдагы Фазыл – әнә шул яшьлектәге мин инде ул. Әмма безгә бергә булырга насыйп булмады. Гомерем буе шул Актаныш кызын оныта алмый яшәдем.

 

– Камил абый, мин никтер ир кешенең йөрәгендә сөю сакланмыйдыр дип уйлый идем...

 

– Яза торган кеше дөрес кеше түгел бит инде ул. Ир кешенең бит аның язмышы беренче хатын-кызына бик бәйле. Ул вакытта минем кыюлык җитмәгәндер, әмма мин аны гомерем буе күңелемдә йөрттем.

 

– Соңыннан бер күрешеп, еллар дәвамында үзгәрми сакланган образның бүгенге чынбарлыгына күз саласыгыз калган.

 

– Мин аны Казанга килеп төпләнгәч, адреслар өстәле буенча эзләп тапкан идем. Аның фамилиясе бик тиз үзгәргән иде... Аңа ничек хат языйм, яки, барып, гаиләсенә кыенлык китереп йөрим инде?! Әмма мин аны утыз елдан соң барыбер барып күрдем. Нәкъ әнә син әйткәнчә, тазарган, ямьсезләнгән хатын күрермен дә, күңел утырыр, дигән идем. Ә юк, ул бүген тагын да матурланган. Шуңа ике роман да күз яшьләре белән язылган...

 

Үкендертәм әле мин сине

 

– Кулга каләм алып, яза башлауда да Ул гаеплеме?

 

– Бердәнбер сәбәбе шул гына. Мин аны шаккатырырга тырышып, үкендертәм әле мин сине, дип яза башладым. Юкса үзем режиссура бүлеген тәмамлаган идем. Миңа сәхнә дә, әдәбият та бертигез якын. Сәхнәне белгән кеше әдәбиятка җырлап килеп керә. Аннан, бөтен әсәрләрем дә автобиографик – батыр язам, дим. Минем кебек дөресен язучылар бик сирәк. Шуңа да укучы якын кабул иткәндер.

 

– Иң беренчесе һәм язылып ята торганы турында беләсе килә.

 

– Беренчесе битендә мәхәббәт чокыры булган кыз турында язылган «Мәхәббәт чокыры» хикәясе. Аннан соң «Ком сәгате», «Сакау күке», «Уен», «Игезәкләр йолдызлыгы» романнары язылды. Хәзер «Мин иртәгә яшим» дигәне язылып ята. Әле үземә күрә бер нәтиҗә дә чыгардым: минем һәр әсәр кичке унда – свиданиегә чыгып китә торган вакытта гына языла башлый икән. Иртәнгә кадәр язам, ягъни свиданиедән кайтып җитү вакытына кадәр. Бу романым да шул ук тәртиптә языла. Бусында минем биографиядәге бик күп ялгышлар фаш ителә.

– Нинди ялгышлар инде ул?

 

– Төп ялгышым – ятимлекне онытып бетереп булмады. Авылда бит ул үзен бик сиздертә, ә шәһәрдә, хикмәти Хода, бөтен кеше дә бертигез. Икенчесе – хатын-кызда бик иртә ялгышып, мин хәзер кемгә кирәк инде, дигән түбән бәя булу, амбицияләр булмау.

 

– Мин әллә ир-атның хыянәтеме икән дигән идем...

 

– Әгәр мин хәзер, гомер бакый хыянәт итмәдем, дисәм, ирләр миннән кычкырып көләчәк. Әлбәттә, хыянәт иттем, дисәм, өйгә кайтасы бар. Әле мин матурлыкны күрер, аның алдында сизгер булыр яшьтә...

 

Үзем, үзем, үзем

 

 – Камил абый, кайсы якынрак – сәхнәме, эшләгән матбага чараларымы?

 

– Мин «Чаян» журналында – 12, Язучылар берлегендә 8 ел эшләдем. «Казан утлары»нда инде унбер ел. Мин бит, кайда гына эшләсәм дә, эшемне ярата торган кеше. Әмма бер сыйфатым бар – киткән җиремә кайтмыйм. Әйләнеп кайту – җиңелү ул. Халык язучы дип таныса да, үземне язучы дип кычкырып әйтергә уңайсызланам. Батраклык психологиясеме шунда... Сәхнәне дә яратам. Зөфәр Хәйретдинов, Ганс Сәйфуллин, Мирсәет Сөнгатуллин, бүген Рәсим Низамов, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров, Вил Усманов кебек сәхнәдә сатираны сыйдыра алучы, аны аңлаучы җырчылар белән эшләү ошый. Акча өчен эшләмим, татар эстрадасында алып баручы буларак акча эшләп булмый.

 

– Гаиләгездә Сез нинди әти?

 

– Үзем, үзем, үзем, дигән әти. Бөтен нәрсәне дә бары тик үзем генә эшлим. Улым Рушанга – 27 яшь, кызым Алсу 24ен тутырды. Хатыным Клараны укыган вакытта күреп ошаткан идем. Шуннан бирле янына беркемне дә якын җибәрмәдем. Матур озын чәчләренә ушым киткән иде, сигез яшькә кечерәк кызга өйләнгәнгә утыз елдан артып киткән икән инде.

 

– Әңгәмәне йомгаклап, тирә-юнегездәге Дөнья турында сорыйсым килә. Матурмы ул?

 

– Дөнья искиткеч матур. Мин аның матурлыгына кайчак телсез калам. Әмма аның чын матурлыгы барыбер нигезгә, үзең туган авылга бәйле. Шәледә өй салып ятуым да шунлыктан. Үзем салган өйдән Сабан туена чыгып, күргән һәр авылдашым белән рәхәтләнеп сөйләшеп, ашыкмыйча гына үз өемә кайтып, андагы бәхетле мизгелләргә кинәнәсем килә...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»