поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.10.2011 Язмыш

Пар каен әле һаман яши

(Булган хәл)

Бүгенге көндә туксанга җитеп килүче Хәерлебанат апаны да каһәр суккан сугыш тол калдыра. Ул Мансур исемле егеткә кияүгә чыгып, сөйгәне белән бер ел да дүрт ай гына яшәп кала. Ә ире сугышта билгесез югалгач, өметен өзмичә һаман аны көтә. Яшь хатынның кулын сорап килүчеләр булса да, аның йөрәге берсен дә кабул итми.

 

Шулай беркөнне йоклап ятканда Хәерлебанатның ишеген шакыйлар. Ачып җибәрсә, каршында нәкъ менә яңа гына төшендә күргән ир-ат басып тора.

 

Исәнләшеп түргә узгач, кунак үзенең кем икәнлеген, Хәерлебанатны ничек, ни өчен эзләп табуын, аның иренең сугышчан дусты булуын сөйләп бирә, хатынга ире язган һәм җибәрә алмыйча калган хатларны, бергә төшкән соңгы фотосурәтне тапшыра.

 

- Каты яралангач, Мансур сиңа язган хатларын, медальләрен миңа бирде, ә синең рәсемеңне түш кесәсеннән алып үпте дә, һәрвакыт йөрәк түремдә булсын, дип, үзе белән кабергә куярга кушты, – дип сөйли көтелмәгән кунак.

 

Үләр алдыннан Мансур:

 

- Минем Хәерлебанатымны эзләп тап та аңа хатларым белән фотосурәтемне тапшыр. Әгәр дә син аңа өйләнергә риза булсаң, мин бу дөньядан тынычлап китәр идем. Син аны бәхетле итәрсең, дип уйлыйм. Бергә булыгыз, соңгы теләгем шул, – дип васыятен әйтеп калдыра һәм иптәшенең кулын ныгытып кыса да күзләрен мәңгелеккә йома.

 

- Җан дустымны үз кулларым белән җирләдем. Каберенә билге дә куйдым, - дип сөйләвен дәвам итә ир. Ә бу мизгелләрдә хатынның күзләреннән аккан күз яшьләрен бергә җыйсаң, мөгаен, кечкенә күл булыр иде.

 

Шул вакытта Хәерлебанатның үткән бөтен гомере күз алдыннан уза. Ялгыз тормыш көтүе бик авыр була шул аңа. Өе, абзарлары искергән, салам-печәнен әзерләргә ярдәмчесе юк, утынын кисәргә, бакча казырга көче җитми. Ә бригадирдан кирәк эшкә ат сорасаң: «Кичен килермен, синнән бер ярты», - дип җанны катыра.

 

Кайвакыт булышырга күрше ирләрен чакырсаң, хатыннары көнләшүдән нахак сүзләр ягып, тавыш күтәрәләр. Бервакыт кырда ашлык төягәндә шундый күңелсез хәл була. Хәерлебанатның кинәт кенә бик каты итеп эче авырта башлый. Сукыр эчәге ялкынсынгандыр, дип аны район хастаханәсенә җибәрергә булалар. Ат караучы аксак бер абзыйдан хатынны хастаханәгә илтүен соралалар.

 

Юл урман аша үтә икән. Нәкъ аны узганда арбаның бер тәгәрмәче ватыла. Эче авыртуына көчкә түзсә дә, Хәерлебанат ир-атка тәгәрмәчне ясарга булыша. Моны шул вакытта район үзәгеннән кайтып килүче авылдашлары күреп ала һәм кайткач та гайбәт сата башлый. Шуннан соң теге аксак абзыйны хатыны өеннән куып чыгара. Ә Хәерлебанат бу хәлләрдән соң, операциядән өенә кайтканда, туктаган юлчы машиналарга да утырырга куркып, ялгызы җәяү генә юл тота.

 

Шуларны күз алдыннан үткәреп, кимсетелүдән, ялгызлыктан туйган хатын иренең сугышчан дустына кияүгә чыгарга ризалык бирә дә инде. Аның исеме дә, сөйгәненеке кебек, Мансур була бит!

 

Мансур колхозда бригадир булып эшли. Озакламый гаиләдә ике кыз, бер малай дөньяга килә.

 

Матур гына тормыш корып җибәргән Хәерлебанатның хыялы да тормышка аша. Ул беренче иренең каберен күрү бәхетенә ирешә. Мансур, иптәше җан биргәч: «Әгәр дә исән булып, Хәерлебанат белән бергә яшәсәк, дустымның каберен табып, аның рухына догалар кылырбыз һәм кабер ташына исемен язып калдырырбыз», – дип сүз биргән була.

 

Хәерлебанат иренең кабер туфрагын сыйпап, аңа тыныч йокы тели, күңел түрендәге серләрен сөйли, үзенә бәхетле тормыш теләп калдырганы өчен рәхмәтләр укый. «Мин бәхетле, син бер дә кайгырма. Без сине һәрвакыт исебезгә алып, үлгәнче догадан калдырмабыз», – дип хушлаша сөйгәне белән аның кабере янында хатын.

 

Алар ире белән туган яктан туфрак алып барып, Мансурның каберенә, өй каршыларына ике каен агачы утыртып, аның кабереннән алып кайткан туфракны сибәләр.

 

- Ирем белән 55 ел гомер иттек. Ул бакыйлыкка күчте инде. Мансур мине бәхетле итте. Гомере буе мине яман сүзләрдән, әрнүләрдән саклап-яклап яшәде, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстердек. Ул мине бервакытта да рәнҗетмәде, авыр сүз әйтеп хәтеремне калдырмады. Меңнән-мең бәхил мин аңа. Балалар белән гел аның каберен чистартып торабыз.

 

Моңсу чакларда бакчага чыгып, пар каенны кочаклыйм да алар белән серләшәм, туйганчы елыйм. Биредә сөйгән ярым беренче иремнең кабер туфрагы сибелгән бит, ә назлы каеннарны сөекле ирем Мансур белән утырткан идек. Икесенең дә урыннары оҗмахта булсын инде, – дип, тәрәзә аша пар каенга төбәлгән күзләрендәге яшьләрне сөртте Хәерлебанат апа...

 

 (Исемнәр үзгәртеп бирелде).


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ 41 | 08.10.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»