|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2011 Шоу-бизнес
“Эрмитаж”да кабат “бомба” әзерләнә20 октябрь көнне “Музыкаль бомба” дискотекасына килер өчен ким дигәндә 3 сәбәп бар! Беренчесе - купон тутырган һәркем лотерея уенында катнашып шәп телефон, бер дигән MP3-плеер, хәтер сыешлыгы бик зур булган флешка һәм бик күп кызыклы бүләкләр ота ала. Икенчесе – клаберлар мөкиббән киткән DJ Ali уйнаячак. Өченчесе - дискотекада сине зур түземсезлек белән Иркә, Зиннур, Ландыш, Дилә, Мәликә, Илназ Гарипов, “Хамай”, Салават Миңнеханов, Гөлназ Солтанова, “Эссе”, Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев, Илназ Баһ, Илмира Нәгыймова, Эльвира Титова, Гөлназ Баталова, Роберт Ямгуров, Аиша, Вероника Кузнецова, Сәяр-Инсаф, Алинә Бәширова, Ленар Сәйфиев, Булат Җиһаншин, Ильнур-Айрат, Эмиль Айзатулла, Алинә Шәрибҗанова, ди-джей Радик һ.б. көтә. Көзге кичтә моңсуланып утырма. “Музыкаль бомба”да рәхәтләнеп күңел ач!
--- |
Иң күп укылган
|