поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.10.2011 Җәмгыять

Лондонда яшәүче шагыйрь, галим Рөстәм Сүлти: "Монда кирәклегемне сизсәм, бәлки, кайтырмын"

Үзгәртеп кору елларында татар әдәбиятында Рөстәм Сүлти (Рөстәм Сүлтиев) исемле үзгә фикерле, үткен каләмле яшь шагыйрь пәйда булган иде. Күп тә үтмәстән каядыр югалды үзе. Кемдер аны чит илгә китеп барган, кемдер аны иҗаттан ераклашкан икән дигән сүзләр таратты... Англиянең Лондон шәһә­рендә яшәүче Рөстәм Сүлти шушы көннәрдә бездә кунакта булып китте. Имеш-мимешләргә юл куймыйча гына, сорауларыбызга туры җаваплар бирде.

– Рөстәм әфәнде, бервакыт танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулла: "Әдәбиятыбызга Рөстәм Сүлти исемле өметле яшь егетебез килеп кергән иде, кинәт кенә чит илгә китеп барды, югалды", – дип искә төшереп утырды. Ни өчен чит илгә китәргә булдыгыз әле?

 

– 1990нчы елларда, "тимер пәрдә" төшкәч, илдә зур үзгә­решләр башланды. Университетны тәмамлаган гына идем. Төрки дөнья турында күбрәк беләсем, шулай ук дини белемемне ныгытасым килде. Ниһаять, Төркиядә укырга карар кылдым. Аспирантурага кердем, берничә ел анда эшләдем. Хәзер бит тирәнтен белем алу өчен инглизчә өйрәнергә кирәк. Шул максат белән Англиягә китәргә булдым. Анда укыганда ук миңа, университетка төрек теле укытучылары кирәк, дип тәкъдим ясадылар. Шулай итеп, Лондонда төпләнеп калдым. Әлегә...

 

– Фикерегезне "әлегә" дип тәмамладыгыз. Туган якларга кайтырга исәбегез бармы әллә?

 

– Барыннан да элек бу әниемнең гозере инде. Казанга шулкадәр кайтарасы килә аның. Сорашып кара инде, эш табылыр, бәлки, дип өзгәләнә. Ләкин бирегә кайту да җиңел булмаячак. Чөнки монда әдәбият һәм сәнгатькә хөрмәт белән карау юк. Һәрхәлдә, шулай тоелды. Әгәр үземнең монда кирәклегемне сизс­әм, бәлки, кайтырмын, иншаллаһ. Беләсезме, мин иҗатташ дусларым белән аралашканда алардан, без – биредә кирәксез кешеләр, дигән фикерне еш ишеттем. Әлегә миңа Англиядә калырга кирәк дип саныйм.

 

– Белүемчә, сез Лондонның Мидлсекс университетында мөгаллим булып эшлисез. Анда нинди фәннәр укытасыз?

 

– Мин чит илләрдән килеп укучыларга инглиз телен өйрәтәм. Шулай ук төрки халыклар фольклоры әдәбиятыннан да дәресләр бирәм. Европа илләренең халык авыз иҗаты белән дә кызыксынам мин. Лекцияләремдә күбрәк татарлар турында сөйләргә тырышам. Кызганыч, Европада татарлар турында бөтенләй белмиләр диярлек. Гадәттә, безне монголлар белән бутыйлар. Татарстанны Монголия янында дип уйлыйлар. Болгарлар тарихы белән аңлата башлагач, Болгариядәге халыкмыни сез, дип гаҗәпләнәләр. Мин безнең тарихны төрки тарихка бәйләп аңлатам, дөресрәге, төрки татарлар дип төшендерергә тырышам.

 

– Ни өчен безнең талантлы, белемле зыялыларыбыз чит илгә китеп бара? Заманында дөньякүләм танылган шахматчы Гата Камский да, безне монда кешегә дә санамадылар, дип үпкә белдергән иде.

 

– Гата Камский хаклы. Аккан су барыбер үз юлын табар, диләр бит. Әгәр кеше чынлап та талантлы икән, билгеле дәрә­җәгә ирешә ала. Ә чит илләрдә гыйлемле белгечләргә хөрмәт һәм ихтирам бар. Кызганыч, безнең илдә нәрсәгәдер ирешү өчен талант кирәкми. Танышлык яки туган-тумачалык ярдәмендә генә югарыга үрмәләргә мөмкин. Шуңа күрә талантлылар чит илгә китеп бара да инде.

 

– Мин монда кирәк түгел, дисез. Англиядән Татарстан белән еш элемтәгә керәсезме? Язган шигырьләрне юллыйсызмы?

 

– Иртән эшкә килүгә үк, татар дөньясында ни бар икән, дип интернеттагы хәбәрләргә күз йөгертеп чыгам. Ә шигырьләрне бер юллап карадым. Әмма ул журналда (исемен әйтмим) басылып чыкмады. Шуннан инде яңадан җибәрәсем дә килмәде.

 

– Безнең галимнәрнең хезмәт хаклары чит ил кешесенә көлке булып тоела. Россиягә кайтмауның сәбәбе, иң беренчедән, акча мәсьәләсенә барып тоташа.

 

– Беләсезме, Татарстан бе­лән Лондонны чагыштыру дөрес тә түгелдер, бәлки. Чөнки Лондон – дөньяның иң кыйммәтле шәһәр­ләреннән берсе булып то­ра. Ашау-эчү, кием-салым, транспортта йөрү кыйбат. Университетта эшләгән кеше буларак исә шуны әйтә алам: тормыш итәр өчен хезмәт хакым җитәрлек, мин канәгать. Ә мәктәп укытучыларының хезмәт хаклары югары дип әйтеп булмый. Еллык керем 20-25 мең фунтны тәшкил итә. Күпләр укытучы булып эшләүгә аяк терәп каршы.

 

– Ни өчен?

 

– Чөнки андагы тәрбия, уку-укыту системасындагы проблемалар бернинди кысаларга сыймый. Балаларны контрольдә тоту бик кыен. Монда, әлбәттә, илдәге кануннарның да тәэсире бар. Мәсәлән, мәктәптә нинди генә проблема килеп чыкса да, укучы һәрвакыт хаклы. Ә укытучы хаксыз. Укучы мөгаллимгә суга да, кычкыра да ала. Берәр нинди хәл килеп чыкса, берсүзсез укытучы гаепле булачак. Ата-аналар да балаларына тиешле тәрбия бирә алмый. Мәктәптә укучыларга телефон номерлары өләшәләр. Әгәр өегездә берәр нинди проблема килеп чыкса, әтиегез кычкырса, йә әниегез сукса, кыерсытса, менә шушы номерга шалтыратып шикаять калдырыгыз, диләр. Мондый шалтыратулар ике-өч тапкыр кабатланса, дәүләт баланы алып китә, ата-ананы исә хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкин. Минем бер танышым бар. Аның баласы 11 яшендә. Компьютерда бик күп уен уйный икән бу. Улым, бик күп вакытыңны сарыф итәсең, өй эшләреңне кара, дип әйткән булган. Шул бала: "Мин хәзер бу номердан шалтыратам, аннан сине төрмәгә ябачаклар", – дип куркыта икән әтисен. Дини гаиләләрдә тәрбия мәсьәләсе җиңелрәк. Чөнки Аллаһтан курыккан балада ата-анага мәхәббәт, аларга ихтирам тәрбияләп була әле. Гомумән, дәүләтнең мәгариф системасындагы проблемаларын сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел.

 

– Ә Англиядә дингә караш нинди?

 

– Татарстанны мөселман мәмләкәте дип атыйлар. Ә мин, Англия күпкә мөселманрак, дип әйтер идем. Мәсәлән, яулык ябу, сакал үстерү, намаз уку – андагы кешеләр моны табигый хәл бу­ларак кабул итә. Аэропортта, вок­залда гыйбадәт бүлмәләре бар. Кереп, рәхәтләнеп намазыңны укый аласың. Эштә дә моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Әгәр синең ниндидер гозерең булса, җиткерә аласың. Үз­ләре дә, берәр ярдәм кирәк тү­гелме, дип һәрдаим мөрәҗәгать итеп тора. Дөрес, кайбер җир­ләрдә, мөселманнар аз булган шә­һәрләрдә гыйбадәт бүлмә­лә­ре булмаска да мөмкин. Мин бер­вакыт аэропортта намаз укыр­га урын тапмагач, полиция хезмәткәрләре үзләренең бүл­мәләрен тәкъдим иттеләр. Беләсезме, аннан соң: "Киләчәктә на­маз уку бүлмәсен булдырырга ты­рышачакбыз", – дип гафу үтен­деләр хәтта. Шуны да әй­тер­гә кирәк: Англиядәге кеше­ләрдә рухи бушлык хөкем сөрә. Аларда чиркәүгә йөрү үз гомерләрендә ике тапкыр гына буладыр, мөгаен. Берсе – өйлә­неш­кән­дә, икенчесе – җеназа вакытында. Ә исламның үзенә тарту көче бик зур. Әйтик, үткән ел анда 5 мең 200 кеше мөселман динен кабул иткән. Мондый сан моңарчы булмаган, ел саен 1 мең тирәсе кеше генә ислам диненә күч­кән, ди белгечләр. Үткән ел исә менә шундый рекорд куелган. Дингә яшьләр күп килә. Чиркәүләрне мөселманнар сатып ала башлады, чөнки намаз укырга биналар җитми. Бигрәк тә Төнь­як Бөекбританиядә элеккеге чир­кәүләр бүген мәчет вазыйфасын башкара. Бинаның тышкы кыяфәте элеккечә кала, ә эчке ягын үзгәр­тәләр. Лондонда чир­кәү кыяфәтендә калган мә­четләрнең берничәсен күргән бар.

 

– Биредән киткәнегезгә егерме еллап вакыт узып китсә дә, Татарстанга кайтып йөрисез. үзгәреш сизәсезме соң?

 

– Ике елга бер кайтырга тырышам. Әмма күп вакыт туган авылым Шыгырданда (Чуашия Республикасы) үтә. Бу юлы Казанда озаграк калырга исәплә­дем. Шигырьләр җыентыгын чыгарырга исәп бар. Казан бик үзгәргән, төзекләнгән, Европа стандартларына шактый якынайган. Әмма кешеләрнең менталитеты шул ук калган. Әйтик, банкка, хастаханәгә килеп кер­гәндә, һаман да элеккеге хезмәт күрсәтү системасы сакланып калганлыгына инанасың. Бөтен җиһазлар, биналар үзгәргән, ә кешеләр шул кимәлдә калган. Кайвакыт Европаны да уздырып җибәрәләр икән әле. Бер көнне Камал театры яныннан узып барам, полиция туктатты: "Юл кагыйдәләрен боздыгыз", – дип миңа шикаять белдерделәр. Җит­мәсә, качып утыралар әле. Дөньяның бер генә илендә дә мондый кагыйдәләр юк, дип аңлатырга керешкән идем. "Сез­дә сфетофор юк мәллә?" – дип кырыс кына җавап бирделәр. Полиция хезмәткәрләрендә элеккеге мин-минлек үзгәрмә­гән икән әле.

 

Аннан күңелемне әрнеткән тойгымны әйтми булдыра алмыйм. Студент вакытта Иске Татар бистәсендәге тарихи биналар карап, алар белән танышып йөрергә ярата идем. Хәзер шаккаттым, андагы йортларны җи­мереп бетергәннәр икән ләбаса. Бу биналар Лондонда булсамы, аларны күз карасы кебек сакларлар, ә инде бик нык искергән икән, шул ук бинаны яңадан торгызырлар иде. Иске Татар бистәсен ничек бар, шул килеш сакларга кирәк иде дә бит. Чөнки чит ил­дән килгән туристларга бу бик тә кирәк. Инглиз кешесенең яңа биналарга исе китми, ул аны Лондонда, Парижда да күргән. Татарстанда тарихи биналарның кадерен белмиләр. Бик күп шәһәрләр­дә елгалар юк. Ә бездә Казансу елгасын корытып, стадион төзеп маташалар. Шаккатмалы. Бер кечкенә елга булып кына калган икән. Ходай биргән нигъмәтләрнең кадерен белмибез, җәмә­гать.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 188-189 | 07.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»